Выбрать главу

Без туйның бары тышкы, шау-шулы ягын гына күрдек, эчендәге хәлләрне, туйга кадәр һәм туйдан соң ниләр булганын белми дә калдык. Бер төркем хәрбиләр бер кич шаулап утырдылар да таралдылар, ә икенче көнне егет Маһинур апаны каядыр алып та китте. Һич көтмәгәндә, уйламаганда!.. Сугыш вакыты бит әле, җитмәсә!.. (Хәер, сугыш дип тормаганнар, җае чыкса өйләнешә биргәннәр.) Ләкин шулай да соңыннан, күп еллар узгач инде, төш шикелле генә булып калган бу сәер туйны искә төшергән чакларда мине, нигәдер борчып, һаман бернәрсә уйландыра иде: кем булды соң ул егет, кая алып китте икән чибәр кызны, өйләнешүенең ахыры ни булып бетте икән?..

Әлбәттә, егет командирларга итек тегүче гади солдат кына булмагандыр инде. Булса, бәлки, элек итекче булгандыр, әмма хәзер ул ниндидер зур гына хәрби урын биләп торучы булырга тиеш иде. Моны аның үз-үзенә нык ышанган тәвәккәл кыяфәте дә, хөр сөйләшүе, иркен хәрәкәтләре дә, хәтта өстендәге кием-каешлары да күрсәтеп тора иде. Кунакларының да бит күбесе командирлар да комиссарлар иде, димәк, ул үзе дә шулар дәрәҗәсендәге кеше булгандыр инде.

Аннары Маһинур туташ, ай-һай, гади солдатка гына чыгар идеме икән? Ул бит ни җитте генә кыз түгел иде. Күзгә бәрелеп торган бер сылу, матур иде. Шәһәрдә үскән, һичшиксез, мәктәп күргән, ниндидер матур гадәтләрне дә отып алган – үзен бик мөлаем тота да белә, каушамый-кызармыйча сөйләшә дә белә. Туйда да бит аңа һәммәсе, бөгелә биреп, «туташ» кына дип дәштеләр. Юк, Маһинур туташ кемгә чыгуын бик яхшы белеп чыккан булырга тиеш.

Кызыллар ул чагында Уфаны кулларында озак тота алмадылар, ташлап чыгарга мәҗбүр булдылар. Шәһәрдә тагын аклар… Дөрес, озакка түгел, берничә айдан кызыллар аларны яңадан сөреп чыгардылар. Бу юлы инде бөтенләйгә!.. Маһинур апа кияве белән Уфага кире кайттылармы, юкмы – белмим. Һәрхәлдә, безнең тирәдә күренмәделәр.

Ә монда Хәйретдин абзый юаш-сабыр карчыгы белән икәү генә үзенең шул ярым подвалында торып ята. Киндер алъяпкычын бәйләгән, себеркесе-көрәге кулында, һәр көн караңгыдан торып, кыштыр-кыштыр урам себерә, ишегалларын көри. Гүя дөньяда яшәүнең мәгънәсен дә ул бары шул ялгызак эшеннән генә таба иде.

Аклар Уфаны соңгы тапкыр, ялгышмасам, мартның урталарында алдылар. Кояшлы көннәр иде, челтәрләнеп, уалып карлар эри, түбәләрдән шабырдап тамчылар коела. Менә шундый көннәрнең берсендә, иртән торсак, кызыллар чигенгән, шәһәргә аклар кереп тулган. Бу юлы да чын сугышны күрмәдек, төнлә шәһәрнең төрле җирендә булгалап алган атыш тавышларын да язгы тирән-рәхәт йокы аркасында ишетми калганбыз. Шулай да бу атышларның бер корбанын безгә күрергә туры килде. Урамга чыксак, бездән ерак та түгел, урам уртасында карга йөзтүбән капланып бер кеше ята. Барып карадык. Өстендә бер кат эчке күлмәк тә зәңгәр галифе, итекләрен салдырып алганнар, ак чолгаулары гына торып калган. Яланбаш, куе бөдрә чәчләре кан белән укмашып каткан. Башына атканнар… Мин күз генә салдым да тизрәк кире чаптым. Кем булгандыр инде ул, ләкин гади солдат кына булмаска тиеш. Кызылларның шәһәрдән китеп өлгермәгән берәр зуррак кешесе булмады микән?..

Әнә шулай, кешене ансат кына үтереп ташлаганнар. Мине бу куркытты – үтерүнең җиңел, гади генә булуы куркытты. Менә сиңа чын сугыш!.. Ә безнең бит гел шуны күрәсебез килә иде моңарчы, әмма ак карда канга батып, күлмәкчән генә яткан матур кеше мәете кинәт мине айнытып җибәргәндәй итте. Чынлап та, сугышның бөтен эше кеше үтерү ләбаса! Ходаем, ничек итеп соң мондый ерткычлык белән килешмәк кирәк?! Беренче мәртәбә әнә шундый тетрәнү кичердем мин ул көнне…

Кызыллар китеп, күпмедер вакыт узгач, безнең буш яткан зур залга бер татар офицеры кереп урнашты. Озын буйлы, киң җилкәле, мәһабәт бер кеше иде ул. Өсте-башы өр-яңадан, аягында йомшак хром итекләр, иңендә көмеш погоннар… Аны Сәлимгәрәй морза Җантурин улы диделәр.