Безнең әфисәрләр турында яхшы сүз ишеткәнебез юк иде. Шуңа күрәдер инде бу татар әфисәре бездә ирексездән курку катыш зур кызыксыну уятты. Ниндирәк кеше ул – усалмы, явызмы, әллә андый түгелме? Инәй көн дә аңа поднос белән чәй кертә. Шул чакта без энем белән инәйгә ияреп барабыз да, залга кермичә, ишек төбендә торып калабыз. Безне анда кертмиләр, ишек ачылган чакта гына без мәһабәт-көяз әфисәрне күреп калабыз. Гомумән, аңа беркем дә кереп йөрми, хәтта үзе кебек әфисәрләр дә аның янына килми иде бугай – ничектер хәтердә калмаган. Ә без, ике малай, һаман ишек төбендә чуалабыз, кайчагында кыюланып йозак тишегеннән дә карыйбыз. Һәм гаҗәпләнәбез: ни өчен бу әфисәр абый, кулларын артка куеп, залның бер башыннан икенче башына гел йөреп кенә тора. Ничә карама шулай – авыр уе бар төсле башын иеп, йомшак хром итекләре белән тавышсыз гына басып йөри дә йөри… Бәлки, шуңа күрә аның янына керергә дә ярамагандыр… Ул үзе дә бит бик сирәк кенә чыгып китә торган иде. Инәйгә ул абыстай дип дәшкән, чәй керткән саен рәхмәтен әйтеп калган, ләкин без бер генә тапкыр да аның берәү белән дә сөйләшкәнен ишетмәдек.
Бездә күпме торганын һәм кайчан чыгып киткәнен дә хәзер инде әйтә алмыйм. Кызыллар тәмам якынлашкач кына киткәндер, мөгаен, ләкин без белми дә калдык. Әйтерсең ай күрде, кояш алды бу бик сәер әфисәр абыйны!..
…Инде җәйгә дә кердек. Урамдагы юкәләр, чокыр буендагы карт тирәкләр ямь-яшел яфракта. Алма бакчалары бер атна буена, ак күбеккә күмелгәндәй, чак кына бал исе аңкытып, күпереп утырдылар. Койма буйлары, канау читләре яшь үләнгә күмелде, юлдагы таш араларыннан да төртеп чыкты – ул чакта безнең урамда асфальт дигән нәрсә юк иде. Без инде көне буе тышта, урамда, чокыр буйларында йөрибез, кайчагында, чит малайлардан куркып тормыйча, Спасский урамының аргы башына, Мөфти мәчете каршысына ук барып чыгабыз. Мәчет үзе иркен ихата эчендә, ә урам буйлап аның яшел калай түбәле озын таш коймасы сузылган. Бик матур шактый киң урам, нәкъ уртасыннан тар гына бакчалар тезелеп киткән. Менә шуларның берсеннән икенчесенә әйләнмәле капкаларын үтеп бара торгач, Агыйделнең текә яры өстендәге үзенең чокыр-чакырлары, борылмалы юллары, биек агачлары һәм куе куаклары белән гаҗәп кызыклы, күңелле, ямьле икенче бер зур гына бакчага барып керәсең… Бу бакчаны ул чакта Случевский бакчасы дип йөртәләр иде, ә аңа илтә торган киң урамны шул заманда ук инде Тукай урамы дип атыйлар иде. (Хәтеремдә шулай саклана.) Аннары безнең үзебездән ерак та түгел тагын бер бакча булган әле – без җәйгә чыккач кына аны «таптык». Бу – хәзерге Луначарский бакчасы… Карт бакча булса кирәк, ул чагында ук инде агачлары юан, биек, очлары бер-берсенә тоташып, бөтен җирне күләгәләп тора иде. Аның бер коймасы безнең урамга да карый, без шуның тактасы каерылган җиреннән кереп йөри идек. Кышны сукыр тычкан шикелле йорт тирәсеннән ерак китмичә үткәргәнгә күрә, безнең хәзер җәйге хөрлектән файдаланып күбрәк йөрисебез дә, күбрәк күрәсебез дә килә иде. Мәсәлән, «Синтральный» урамны! Әле Дәүләкәндә чакта ук минем: «Уфа диләр, Уфа диләр, – Уфаны күрсәң иде, «Синтральный» урамында подручка йөрсәң иде!» – дип җыр- лаганны да ишеткәнем бар иде. Баксаң, ул «Синтральный» бездән ерак та түгел икән. Большой Казанский буйлап берничә чат киткәч тә, нәкъ уртасына барып чыгасың. Нәрсә күрдек без анда? Зур-зур таш йортлар күрдек, урам уртасыннан шак та шок чаптырып узган извозчикларны күрдек, аннары бик әкәмәт киенгән хатын-кызларны һәм көмеш погонлы бик көяз әфисәрләрне күрдек. Мәгәр безнең ише малай-шалай бөтенләй юк диярлек – күрәсең, иртәрәк әле безгә «синтральный» урамнарда йөрергә.
Әнә шулай зур кала белән чынлап таныша башлагач кына, тагын «шомлы» хәбәр таралды: кызыллар, имеш, Уфага якынлашып киләләр! Бик яман киләләр, ди, Дәүләкәнне алганнар, инде Чишмәгә җиткәннәр, имеш!.. Бу юлы да акларның гомере кыска булып чыкты, март урталарында кергәннәр иде, ә хәзер июнь башлары, – димәк, өч ай да торырга өлгермәгәннәр. Сугышның якынлашуын бик тиз сизә дә башладык. Шәһәрдә ыгы-зыгы көчәйде, солдатлар күбәйде, кичләрен урамнарга чыгып йөрүләр бетте (катгый рәвештә тыелган дип әйттеләр), ә бер ике-өч көннән кайдадыр еракта тонык кына күк күкрәгәндәй туп тавышлары да ишетелә башлады. Ул да булмый, калага яралы солдатларны да ташый башладылар. Большой Казанскийдагы өч катлы зур гына таш йортка аяклары, куллары, башлары ак марля белән чорналган, күбесенең каннары да саркып торган яралыларны арбалардан бушатканнарын мин үзем дә күреп тордым.
Кызыллар Уфага бик тиз килеп җиттеләр. Июньнең беренче атнасы булды микән – бик матур кояшлы озын көннәр иде, җылы, җилсез, йомшак төннәр, шәһәр бакчаларында сандугачлар да чут-чут сайрый иде әле – менә шул чакта Агыйдел ягыннан туп тавышлары гына түгел, кабаланып такылдаган пулемёт тавышлары да ишетелә башлады. Димәк, сугыш якын, сугыш каядыр Агыйдел буенда гына!.. Көндез үк Срур тутакай, Һаҗәр әби, кечкенә Равилне күтәреп, авыру Таһирны җитәкләп, безгә килделәр. (Җизни үзе юк, аклар кергәч, каядыр яшеренгән.) Алар зират тавына якын гына торалар, түбәндә Агыйдел күпере, кызыллар шуннан киләләр, шәһәргә дә шуннан торып аталар – бик куркыныч икән анда. Ә без шәһәр эчендә, еракта, аннары без торган йортның бик таза подвалы бар – билгеле, монда хәвефсезрәк… Кичкә таба, мендәр, юрганнар күтәреп, барыбыз да шунда төштек. Шәһәр өстенә ату көчәйде, кайдадыр гөрселди, ухылдый, «шап» иттереп тә куя – без «ләхәүлә»не укып, тыңлап кына ятабыз. Төн буе дәвам итте бу мәхшәр!.. Безнең тирәгә снаряд төшеп шартлаганын сизмәдек, әмма шәһәрне тетрәткән бер көчле шартлау котыбызны алды алуын… Нәрсә булды, нидер ишелеп төштеме, әллә күккә очтымы – аптырадык, тик соңыннан гына акларның Агыйдел күперен шартлатканын белдек.