Выбрать главу

Без, ваклар, атышларның кайчан туктаганын белми дә калдык – төеннәр өстендә йоклап киткәнбез. Иртән торсак, дөнья тынган, кояш күтәрелгән, зурлар күптән аяк өстендә, мәш килеп нидер эшләп йөриләр… Аклар чыгып киткәнме, кызыллар кергәнме – белүче юк. Зал якка табын әзерләгәннәр, һәммәсе бергә чәй эчәргә җыеналар. Сугыш әз генә тындымы, кеше үзенең гадәттәге эшенә тотына икән. Мин моны соңыннан, Ватан сугышы вакытында күреп тә гаҗәпләнгән идем. Әйтик, немецлар берәр станция тирәсен бик каты бомбага тотып китәләр, йортлар җимерелә, яраланучылар, үлүчеләр дә була, ә тере-исән калганнар аз гына исләрен җыйгач та үзләренең көндәлек эшләренә тотыналар – мичен яга, ашын пешерә, керен юа, дуңгызын, тавыкларын карый… Әнә шулай кеше дигәнең, үлем-һәлакәт дип тормый – һаман да яшәвен белә!

Мәгълүм булганча, Уфаны легендар Чапай дивизиясе азат итә, шәһәргә дә беренче булып Чапай дивизиясе керә. Ләкин кайсы числода, кай вакытта? Мин моны бары хәзер генә язма чыганакларга (мәсәлән, Уфа тарихы дигән китапка) карап ачыкладым: Чапай дивизиясе Уфага 1919 елның 9 июнендә, кичке сәгать сигездә кергән! Ә без моны бары икенче көнне генә белдек – икенче көнне инде шәһәр терелгән, халык урамнарга сибелгән, йортларга кызыл флаглар эленгән иде. Бу инде якты, кояшлы чын бәйрәм көне иде!

Уфаны аклардан азат итү әнә шулай шактый тиз төгәлләнде, сугыш каядыр Урал эченә таба китте. Без дә, ниһаять, тынычландык дияргә дә ярый. Хәзер инде сугыш якынлашкан саен, башны саклар өчен анда-монда китеп йөрергә туры килмәс, Алла боерса! Кызыллар ягында бөтенләйгә торып калдык булса кирәк – шулай сизә күңел! Бик әйбәт, хәзер тотарга да Дәүләкәнебезгә кайтып китәргә!..

Ләкин без тиз генә кайтып китә алмадык. Сәбәбе – атыбыз юк, безнең яктан атта килүчеләр дә юк, ә поезд белән кайтырга тимер юл күпере ватык… Шулай итеп, җәйне ирексездән Уфада үткәрергә туры килде. Торуыбыз һаман шул ук күк йортта, тик без аның икенче катыннан югарыдагы иркен чардагына күчтек. Бу чардакта, безнең шикелле үк, башын саклар өчен Бөредән килгән Мостафа исемле кеше бала-чагалары белән тора иде – менә шулар, Уфа тирәсендә сугыш беткәч тә, үзләренең шәһәрләренә кайтып киттеләр. Шулай ук икенче катның янәшә ике бүлмәсендә торучы Гали абзый да гаиләсе белән башка фатирга чыгып китте. Зур йорт берьюлы бушап калды. Түбәндә, подвалда, дворник Хәйретдин абзый, югарыдагы чардакта без, ә менә уртадагы бушап калган зал белән бүлмәләргә кемнәр кергәндер – һич кенә дә хәтерли алмыйм. Тик бер генә нәрсәне беләм: бу йортта энем белән миннән башка бүтән бала-чага калмады.

Ә уйнарга малайлар кирәк. Җәйнең иң матур айлары, көннәр дилбегәдәй озын, вакытны кая куеп бетерерлек түгел. Күрше-тирәдә дә безгә тиң татар малайлары күренми – нишләргә, кайдан табарга?!

Кайчагында, ара ерак булса да, Таһирны күрергә дип, җизниләргә баргалый идек. Безне монда бик әйбәт каршы алалар, бигрәк тә Таһир янына килүебез өчен куаналар, чөнки ул, бичара, авыру бала, урамга чыгып йөрерлек хәле юк, гел диярлек өйдә генә утыра. Җизнинең әнисе Һаҗәр әби дә бәрхеттәй йомшак тавышы белән: «Менә, Таһирымның дуслары килгән, рәхмәт төшкерләре, әйдә узыгыз, уз, сүэклеләрем!» – дип каршы ала иде.

Таһирның уенчыклары да, китаплары да күп. Без аларның иркен балконнарына чыгып, шуның чиста идәнендә рәсемле китаплар актарабыз, шашка да уйнап алабыз, эре шакмаклардан биек йортлар да өябез. Таһир бик юмарт малай иде, теләсә нәрсәсен үзе үк безгә көчләп бирергә тырыша иде. Билгеле, аның безне бер дә җибәрәсе килми, ә без, таза малайлар, безне урам тарта, урамга чыгып, Идел тавының чокыр буйларында йөрисебез килә. Таһирның хәтерен саклап һәм Һаҗәр әбидән дә уңайсызланып, түзә алган кадәр утыргач, без шулай да кузгалабыз. Нигә болай бик тиз дип гаҗәпләнәләр Һаҗәр әби дә, Срур тутакай да, ләкин барыбер безне чәй эчермичә җибәрмиләр. Ә Таһир боек, бер сүз дә әйтми, гүя үз хәлен аңлый, без чыгып киткәндә, әбисенә тотынып, ишек төбендә басып кала. Бәлки, соңыннан әкрен генә елый да торгандыр… Менә хәзер искә төшкәндә үкенү хисе бәгырьне сыкратып куя: ник без, ике юньсез, Таһир мәрхүмне шулай нәүмиз калдырып киттек икән?!