Уфада электән үк торучы Каргалы халкы күп, шулар арасында безгә бик якын туганнар да бар. Аларның берсе – Мортаза җизниләр, икенчесе – Ибраһим абзыйлар. Дәүләкәннән килгәч, без һәркайсында кунакта булган идек, ләкин кышкы айларда барып йөрергә туры килмәгән иде. Ә хәзер, җәйгә чыккач, һәм сугыш куркынычы да үтеп киткәч, без, ике малай, аларны да искә төшердек.
Мортаза җизниләр Иске Уфада торалар, җитеп килгән ике кызлары бар (Рәкыя апа белән Суфия), тик малайлары гына юк. Шулай да без, ара ерак булуга карамастан, берме, икеме тапкыр аларга да бардык. Әйтергә кирәк, безнең халык бала җанлы, төче тел белән сөеп (безнеңчә – сүэп) каршы ала, янәшә утыртып сыйлый, сораша, мактый, ә озатканда үгет-нәсыйхәтен дә әйтеп кала. Әле ялгыз гына җибәрмиләр дә – кечерәге Суфия апа безне җитәкләп дигәндәй өебезгә чаклы китереп тә куя иде.
Икенче якын кардәшебез Ибраһим абзыйлар бездән ерак та тормыйлар иде. Әнә безнең урамның аргы очында Мөфти мәчете күренеп торамы – менә шул гөмбәзле мәчетнең артындагы Бельская дигән урамда аларның йортлары. Бу йортка инде без бик теләп барабыз, чөнки анда берьюлы өч малай – Хәбибулла, Идиятулла һәм Хәсән. Янә ике кызлары да бар: иң олысы – Мәхмүзә тутакай, иң кечесе – Рәисә. (Төпчек кызлары бик чибәр иде, соңыннан Казанга килгәч, профессор Хәмит Мөштәринең җәмәгате булды.) Өч малайның миңа тиңрәге Идиятулла – бөтен уеныбыз, йөрүебез аның белән иде. Урамнары Уфа тавының нәкъ кашыннан уза. Тау биек, текә, чокырлы-чакырлы, ак ташлар чыгып тора, тар сукмакларда кәҗәләр йөри, түбәндә Агыйдел ялтырап ята. Иделнең аръягы – кара яр, тар аланлык, шуны үткәч тә куе урман башлана; уңда челтәрле тимер күпер, сулда тәбәнәк кенә агач күпер, шуны чыккач та, калын урманны кисеп, еракка-еракка озын юл китә. Без әнә шул көмештәй Агыйдел суында коеныр өчен текә, ташлы сукмаклардан көненә ничә төшеп, ничә генә менми идек – кош йөрәге кебек булган ул чакта безнең йөрәкләр.
Уфа урамнарында кызыл йолдызлы, корал аскан хәрбиләр бик күбәйде, гомумән, шәһәр бик җанланды, хәрәкәт, шау-шу көчәйде, әмма кайда ниләр эшләнә – анысыннан без хәбәрсез. Без зурлар дөньясыннан читтә, без үзебезнең кечкенә дөньябызда яшибез. Ләкин шулай да бер бик мөһим вакыйганы мин үз күзләрем белән күрдем. Әлеге аклар ваттырып киткән тимер юл күперен Уфа эшчеләре ничектер тиз арада гына яңадан торгызганнар иде. Агыйдел ярында менә шул күперне ачуга багышланган тантана булды. Халык күп җыелган иде. Без, малайлар да, шунда чабышып бардык. Күпернең бер башы белән яр читенә җимерелеп төшкән челтәр торыгын (пролётын) калын бүрәнәләрдән киң-таза бура итеп өелгән терәк өстенә күтәртеп куйганнар. Юлны ялгаганнар. Хәзер шуны сынап карау булырга тиеш.
Уфа станциясе ягыннан, комташ төягән берничә ачык платформаны артыннан этәреп, кара паровоз килде. Күпер алдында бераз гына туктап торды. Аннары, зәһәр генә кычкыртканнан соң, платформаларын этәреп, бик әкрен генә күпергә керә башлады. Халык тын да алмыйча карап тора – нишләр, бүрәнәләрдән өелгән терәк күтәрерме, исән генә үтә алырмы? Ә паровоз һаман әкрен генә керә-керә, ниһаять, күпернең хәтәр җирен үтеп китте. Каты итеп гудок бирә-бирә, аргы якка кызу гына барып та чыкты. Бу якта тынлы оркестр дәртле генә марш уйнап җибәрде, халык кулларын болгый-болгый, кат-кат «Ура!» кычкырды… Бик кызыклы, бик күңелле булып калды бу тамаша безнең өчен дә… Әмма кызыклы гына түгел, гаять әһәмиятле дә булган ул тамаша. Менә шуны күрергә туры килде безгә!
Әнә шундый вакыйгаларга бай кызыклы җәйне үткәреп, без, көз кергәч тә, үзебезнең Дәүләкәнебезгә кайтып киттек. Алып кайтучылар очраклы юлаучылар иде. Агыйдел аша агач күпердән дөбердәп чыкканнан соң, биек тау башындагы зур калага һаман борылып карый-карый бардык. Бик әкрен һәм бик озак ераклаштык без аңардан… Аерылышу һәрвакытта ямансу!.. Без аның төз, озын урамнарына, биек таш яки матур агач йортларына ияләшкән идек, үзебезне инде чын шәһәр малайлары итеп тә тоя башлаган идек – кайткач, бәләкәй генә Дәүләкәнебезгә тиз генә күнегә дә алмабыз кебек иде… Хуш инде, хуш, биектәге ак кала! Син безне онытсаң да, без сине онытмабыз беркайчан да!