Әнә шулай үтеп китте безнең малай чакның, авыруларга, бөлгенлеккә карамастан, тагын бер кызыклы, ваемсыз кышы. Иске мәдрәсәдә ята-тора дин белән фәнне бергә укып йөрүебез дә шул кышта тәмам булды. Икенче кышны инде без Мөфәххар картның Марҗа базары каршындагы озын-карсак йортында бары «сәвитчә» фәннәр генә укыдык. Шулай итеп, безне диннән аердылар, ләкин бөтенләй үк түгел. Егерме икенче елның көзеннән башлап дин сабагын укытуны мәчеттә оештырдылар. Без әле, Коръәннәребезне күтәреп, кичләрен мәчеткә дә йөрдек. Намаз бүлмәсенең йомшак киезенә тезләнеп, зур түгәрәк ясап утырган килеш карт хәзрәтнең үзеннән һәм аның чатан мәхдүменнән сабаклар алдык. Ләкин бу укып йөрүнең бер дә ата-анасы булмады. Ник дисәң, малайлар бик усалланды, хәзрәт килгәнче мәчет эчендә тузан куптарып сугышалар, бер-берсенең каталарын, итекләрен яшерәләр. Азгынлык хәтта шуңа барып җитте ки, тыныч кына укып утырганда малайларның берәрсе күршесенең салып куйган бүреген алып, түгәрәк уртасына шап иттереп ыргыта. Мескен хәзрәт куркуыннан сискәнеп, агарынып китә, ә малайлар берни булмагандай башларын түбән иеп, китапларына төртелеп утыра бирәләр. Ник берсе тынын чыгарсын, ичмасам! Хәзрәт «Кем бүрке, кем ташлады?» дип сорап та тормый, чөнки барыбер беркем дә бер сүз әйтмәячәк. Һәм бүрек дәрес беткәнче түгәрәк уртасында ятачак.
Билгеле, мондый сансызлык, йөгәнсезлек дин сабакларының дәрәҗәсе төшүдән, дин укып йөрүнең кирәкмәгән бер эшкә әйләнүеннән, бары атайлар мәҗбүр иткәнгә күрә генә йөреп маташудан килә иде. Шул ук вакытта малайлар барысы да көндез совет мәктәбенә йөриләр, анда фән дәресләре үтәләр, ә фән ул диннең капма-каршысы, фән Алланы да, динне дә инкяр итә. Дин ул иске дөнья калдыгы, изүче сыйныфларга хезмәт иткән, хәзер исә эшче-крестьянга яңа тормыш корыр өчен белем кирәк, фән кирәк… Әйтәсе дә түгел, бу үзе бик гади, үзе аңлаешлы өйрәтүләр малайлар күңеленә көннән-көн ныграк сеңә бара иде. Аннары 1923–1924 елларда Дәүләкәндә комсомол хәрәкәте дә көчәеп китте. Татар һәм башкорт яшьләреннән дә комсомолга керүчеләр була башлады. (Ә комсомолга керүче ул инде иң элек Алла белән мулладан йөз чөерә.) Бер үк вакытта мәктәпләрдә «пионерлар хәрәкәте» дигән өр-яңа бернәрсә дә барлыкка килде. Барабан, быргы, кызыл галстук, кыска ыштан – болар барысы да бик кызыклы, бик мавыктыргыч иде. Кая монда дин сабагы?! Оят ул хакта уйларга да!.. Атай йодрыгы да инде куркытмый. Кыскасы, ике кыш малайларны көчләп азаплаганнан соң, мәчеткә йөреп уку үзеннән-үзе диярлек тукталды, бетте.
Инде иске мәдрәсәдән аерылган чагыбызга – егерменче елның язына кайтыйк. Миңа шушы язда унбер яшь тулды. Балалыктан чыгып барам, ләкин яшүсмер түгел әле (дип уйлыйм). Һа, баксаң, миңа Дәүләкәннән чыгып китәргә бары биш кенә ел калган икән ләбаса! Үз юлымны табарга, үз көнемне күрергә!.. Ә бит минем бернәрсә көтмәгән, уйламаган иң ваемсыз чагым әле… Нинди тиз өлгерә икән адәм баласы! Ә шулай да бу калган биш ел турында күпме язасым бар. Сугыштан соңгы кырык елыма караганда да күбрәк һәм минем үзем өчен әһәмиятлерәк тә диясем килә.
…Без бик күп уйный идек. Хәер, бөтен җирдә дә бала-чага күп уйный, ләкин Дәүләкәндә аеруча, чөнки мондагы малайларга уеннан башка эш тә юк. Күбесенең аталары йә сәүдәгәр, йә хезмәткәр, йә һөнәрче – берсендә дә крестьян эше белән бәйләнгән хуҗалык юк, ишле мал-туар да юк, шул сәбәпле аларның малайлары вакытларын урам таптап та уйнап уздыра. (Безнең тирәдә крестьян эше белән шөгыльләнүчеләр Арыслангәрәй агай да Гатаулла карт, тагын мөәзин абзый – менә аларның улларына җәйге эш өсләрендә уйнап йөрергә туры килми иде. Кешене эшкә өйрәткән иң шәп «мәктәп» тә – крестьян хуҗалыгы.) Һәм без, эшсез малайлар, шактый күп идек. Урамга чыктык исә, өч-дүрт йорттан унлап малай җыелабыз. Нишләргә, кая барырга, нәрсә уйнарга?..
Уеннар, уеннар… Нинди генә уеннар уйнамый идек без!.. Алар күп, һәр вакытның үз уены, мәсәлән, җир туңгач, шар сугу башлана. Каты тамырдан ясалган йомры шар, кулларда карама яки имән кәшәкә, малайлар, егетләр урамның буеннан- буена кара-каршы торып, шомарып беткән шарны урамның бер очыннан икенче очына таба куалар. Бу уенга, кызыгып китеп, хәтта бичәле ирләр дә чыгып кушыла иде.
Кышын кар утыргач, билгеле, күбрәк чана шуу – Арыслангәрәй тыкрыгының яры биек, текә, без шуннан буран уйнатып шуабыз. Түбәндә тип-тигез, ап-ак Комач өсте – безнең чаналар карны ерып, әллә кая хәтле китәләр. Монда да без узыша-узыша шуабыз.
Кар китеп, җирләр кипкәч, йөгертмә туп, чокыр туп уйнау… Шәп уеннар, бигрәк тә йөгертмә туп – күпме чослык, өлгерлек, тизлек кирәк бу уенда! (Хәзер уйныйлар микән бу уенны? Шәһәр эчендә күргәнем юк, аңа иркен мәйдан кирәк, без, мәсәлән, кырга чыгып уйный идек.)