Выбрать главу

Бөтен уеннарны да санап чыгу кирәк микән? Һәр җирдә дә алар булгандыр дип уйлыйм. Мәсәлән, кузна уенын кайда гына белмиләр иде! Тик бер генә нәрсәне искә төшерәсем килә: кузнаның бит әле бәрә торганы була. Бездә аны нәлти, диләр. Ул авыр булырга тиеш. Ә авыр итәр өчен без башта зуррак кузнаның төбен үткен пәке очы белән кыра-кыра тишәбез дә шуннан соң чүмеч белән утлы күмер өстендә эретелгән кургашны чүпрәккә урап тоткан кузна эченә ипләп кенә коябыз. Менә шул кургашын тутырылган авыр-саллы кузна бәрә торган нәлти була да инде. Аны ун адымнан бик туры ыргытсаң, парлап тезелгән кузналарны кырып кына саласың!

Бик оста уйнаучылар була торган иде. Кайчагында бөтен кузна бер кулга кереп бетә – откан малай ыштан бөрмәсенә кыстырган күлмәгенең эченә тутырып кайтып китә. Кузна бит ул акча бәрабәренә йөри диярлек. Оттырып бетергәч, син аны берәүдән дә бушка ала алмыйсың. Сатып яки әйбергә алмаштырып кына алып була иде. Шуңа күрә кузнаны бервакытта да ташламыйлар, киндер капчыкка яки зуррак тартмага тутырып, киләсе язга чаклы чормада саклыйлар.

Әмма ике уен турында сөйләмичә булмас, ахрысы. Чөнки малайлар уенында да заманның үзгәрүе чагыла. Аларның берсе бездә генә очрый торган иске уен иде, икенчесе – читтән кайткан яңа уен. Иске уенның тәгаен исеме инде онытылган, ләкин ул җәя белән укка бәйләнгән иде. Җәйгә чыктык исә, без үзебезгә җәя белән ук ясый торган идек. Дим тугаенда таллыклар күп, юанрак талдан җәя бөгәбез, туп-туры, нечкәсеннән ук ясыйбыз. Каеннан да бөгә идек, ләкин тал яхшырак бөгелә, сынмый, нечкә, әмма таза сүс бау белән бөгеп бәйләгәч, кыл шикелле тартылып тора, атар өчен дә каты була. Ук өчен нечкә талны каерысыннан әрчибез, киптерәбез, турылыйбыз, аннары бер очындагы йомшак үзәгенә башак утыртабыз һәм барып кадалганда эчкә кереп китмәсен өчен укның башак утыртылган җирен нечкә тимерчыбык белән бик каты урап куябыз… Ук башагы ике төрле була – без башак һәм балта башак. Без башак тишеп керә, ә балта башак кисеп төшерә. Без башакка калын энә дә ярый, ә менә балта башакны махсус ясарга кирәк. Моның өчен без дага кадагын поезд үткәндә рельс өстенә куеп таптатабыз, аннары бик әйбәт иттереп тигезлибез һәм үткерлибез. Исеменнән күренгәнчә, ул чынлап та балта йөзенә охшап тора.

Хуш, ә уен үзе нидән гыйбарәт?.. Әйтик, дүрт-биш малай бергә җыелабыз, иңдә – җәя, кулда – берничә ук. Шуннан элеватор артындагы кырга чыгып китәбез. Барып җиткәч, бер-беребездән читтәрәк торып тезелешәбез дә берәр укны һәммәбез бергә һавага атып җибәрәбез. Һәм карап торабыз: кемнең угы биегрәк оча?.. Шул арада уклар төрлесе төрле җиргә төшеп кадалалар. Иң биек менгәне, билгеле, аз гына соңга калып төшә. Менә шул укның хуҗасы инде ату хокукын ала, ягъни үзенең угы төшеп кадалган җирдән торып, башкаларның утырып торган укларына төзәп ата башлый. Тидерсә – ук аныкы, тидермәсә – хуҗасына кала.

Бу уен берничә мәртәбәләр кабатлана. Берәүләр укларыннан язалар, икенчеләр ук башагы җыеп алалар. (Сынган ук кирәкми, аны ташлыйлар.) Монда малайларның ике төрле сәләте сынала: беренчедән, укны һавага мөмкин кадәр биегрәк ату өчен көч кирәк, икенчедән, төшеп кадалган укларга тидерер өчен бик үткен күз кирәк. Шәп, кызыклы уен!.. Миңа калса, бу уен бик борыннан сакланып килгән булырга тиеш. Хәзер юк инде ул, күптән онытылган.

Ниһаять, Дәүләкәнгә… футбол килде. Егерме дүртенче елның җәендә булды бу шаккатыргыч вакыйга!.. Моңарчы һич күргән, ишеткән нәрсәбез түгел иде. Кемдер каяндыр (билгеле, зур шәһәрдән) күреп кайткан булырга тиеш. Башта рус малайлары күннән теккән зур тупны тибеп уйный башладылар. Без авыз ачып карап торабыз, аңларга тырышабыз. Ике төркемгә бүленеп, кара-каршы торып уйныйлар, үзенә күрә ниндидер тәртип-кагый- дәләре дә бар, ахрысы…

Әйтергә кирәк, ул елның кышында элекке гимназия бинасында безне, бишенче сыйныфтан башлап, рус балалары белән бергә укыттылар. Рус малайлары һәм кызлары белән класста гына түгел, уйнаганда, йөргәндә дә әкренләп аралаша башладык. Кыскасы, туп тибү белән безнең бик кызыксынганны күреп, алар, ниһаять, безне дә уенга катнашырга чакырдылар. Без инде сикерә-сикерә риза! Арадан берсе – бу уенны бик белгәне – безгә төшендерде: ике команда булырга тиеш, без менә үзебезгә команда төзедек, сез дә үзегезгә аерым команда төзегез. Унбер кешедән артык ярамый. Яшь ягыннан да бер чамарак булсын – бик кечкенәләрне яки бик зурларны алмаска. Аңладыгызмы?.. Арадан бер толковый иптәшегезне капитан итеп сайлагыз.