Выбрать главу

…Кызу кулдан тотындык без команда төзергә… Теләүче күп, талаш-ызгыш китте, чак сугышып та китмәдек, ләкин Таһирдан барыбыз да курка идек. Менә ул күкрәккә төртә-төртә исемнәрне әйтеп чыкты һәм үзе үк капитан да булды. Унбер бәхетлеләр арасына мин дә эләктем.

Икенче көнне рус малайларына әйттек, безнең команда әзер, уйнарга да була, дидек. Теге барысын да белүче малай (ялгышмасам, аның фамилиясе Маслов иде бугай) бездән сорый: командагызның исеме бармы, булмаса кушарга кирәк, ди. Нинди исем? Безнеке менә «Искра» дип атала, сез дә табыгыз!.. Алай икән, диештек без, йә, нинди исем кушабыз? Арадан берәвебез кабаланып әйтте: «Ә безнеке «Очкын» булсын», – диде. Рус малае сорый: «Нәрсә ул учкун?» Аңлаттык. Юк, ярамый, ди, безнекен алгансыз, ди… Таба алмыйча аптырап беттек, уебыз һаман ут, ялкын, төтен кебек бер үк төрле исемнәр тирәсендә әйләнә дә әйләнә. Ахырда бер зирәкнең башына һич уйламаган исем килде. Әйдәгез, «Байрак» кушабыз!.. Без шунда ук моны эләктереп алдык: «Шәп! «Кызыл байрак» булсын!» Мактана биреп рус малаена да әйттек, ләкин күпне белүче егет безгә, исем кыска булырга тиеш, диде: или кызыл, или байрак!.. Шулай итеп, без «Байрак» кына булып калдык.

Хәзер инде кайда уйнау мәсьәләсен хәл итәргә кирәк иде. Гимназия күршесендә ак чиркәү, аны узгач тигез чирәмлек – барыбыз да шунда киттек. Баш булып йөрүче малай җитәкчелегендә без зур гына мәйданның чикләрен билгеләдек, аның ике як башына ташлар өйгәләп «капка» ясадык. Аннары җитәкчебез үзе мәйданның нәкъ уртасын билгеләде – уен шуннан башланырга тиеш икән. Уенның төп максаты – каршы якның капкасына туп кертү. Һәр команда шуңа омтыла – үз капкасын саклый, каршы якка һөҗүм итә. Уенны дөрес алып бару өчен судья булырга тиеш икән әле – ул сыбызгы кычкыртып башлата, ул туктата, кагыйдәне бозган өчен штраф та «түләтә» (ягъни каршы якка тупны типтерә).

Хуш, егетнең сөйләгәннәрен аңлаган шикелле булдык, инде тизрәк уйнап карыйсыбыз килә. Ләкин көтелмәгән бер хәл килеп чыкты: футбол уйнар өчен өстә җиңсез күлмәк, кыска ыштан, аякта ботинкалар булырга тиеш, имеш!.. Билгеле, андый махсус кием безнең беребездә дә юк иде (сабый чакта төпсез ыштан кигән бар, әмма балаксыз ыштанны күргәнебез дә юк әле). Нишләргә? Шуннан уйлаштык та әйттек: юкны таба алмыйбыз, күлмәкләрне салып ташлыйбыз, ыштан балакларын сызганабыз, и… яланаяк уйныйбыз, дидек. Рус малайлары, ни әйтергә белмәгәндәй, безгә бераз карап тордылар да: «Чурт с вами, уйнагыз!» – диделәр… Һәм менә ике көннән соң микән, «Искра» белән «Байрак» арасында чын уен башланды. Өйрәтүчебез үзе үк судья да булды. Башта ике капитан шобага тотышты, «Искра»ныкы өскә чыкты – уенны алар башлаячак. Без урта сызыктан арткарак чигендек, «судья» өреп тутырган зур тупны җиргә куйды, сыбызгысын кычкыртты һәм уен башланып та китте… Һәм бер минут та үтмәгәндер, рус малайлары тупны безнең капкага илтеп тә керттеләр. Капкада торучы теге… ничек әле, аты коргыры? – голкипер Гыйззәтулла селкенергә дә өлгермичә авызын ачып кына калды. Яңадан без инде уртадан башладык. Уен бик тиз кызып китте, судьяның сыбызгысын ишеткән дә, тыңлаган да юк, тупны кем эләктерсә, шул алга таба куа да куа, калганнар барысы да аның артыннан өерелешеп чабалар гына… «Пас» дигән нәрсәне белүче дә юк, киресенчә, безнең малайлар тупны күбрәк үзенә генә эләктерергә тырыша, чөнки аның да куасы, аның да капкага тибәсе килә.

Безнекеләр арасында бик шәп йөгерүчеләр бар иде, мәсәлән, Таһир белән Шакир, мин дә ул чакларда бик шәп йөгерә идем. Менә шуның аркасында без дә «Искра» капкасына берничә туп керттек. Ләкин уен барыбер «Искра» җиңүе белән бетте. Һәм ул шулай бетәргә дә тиеш иде, чөнки рус малайларының беренче уйнаулары гына түгел, аннары барысының да аякларында ботинка… Ботинкага каршы яланаяк уйнап кара әле син! Ул көнне без барыбыз да диярлек көчкә-көчкә генә басып, аксый-туксый кайттык… Соңрак инде без дә остара башладык, акыллырак уйный башладык. Ә ботинкага каршы чабаталар киеп алдык. Үзе җиңел, үзе ипле, ботинкадан куркып тору да юк, тик бер генә кимчелеге бар – тупка катырак типсәң, аяк чабатадан бүселеп килә дә чыга, хәерсез!.. Ләкин аңа каршы да әмәлен таптык – киндерәне бәйләгәндә чабата башына да кидереп ала торган булдык. Кыскасы, эшләп туздыра алмаган чабаталарны менә шул чакта туздырып бетердек.

…Дәүләкәннең яшел чирәмендә мин ике генә җәй футбол дигән бу гаҗәеп мавыктыргыч уенны уйнап кала алдым. Казанга киткәч, билгеле, туп тибеп йөрүләр бик тиз онытылды, яшь кенә башка шунда ук бүтән уй, бүтән кайгылар кереп тулды. Дөресен генә әйткәндә, без барыбыз да уен яшеннән тиз чыктык. Бер-ике ел үтүгә, минем яшьтәшләрнең күбесе укырга китте, калганнары эшкә керде – алар өчен дә башка чор – тормышка керү чоры башланды. Ә без уйнаган уеннарны безнең арттан килүче малайлар дәвам иттерергә тиешләр иде. Тик мин белмим, нинди уеннарны алар сайладылар икән?.. Уеннар да бит искерә, үзгәрә, онытыла… Шартлары да үзгәрә – әйтик, без үскәндәге иркенлекләр юк инде алар… Әмма уен ул бетә торган нәрсә түгел, уен ул – мәңгелек!.. Мәхәббәт кебек, җыр кебек, тормышның үзе кебек… Уйнаучылар да килә тора, үтә тора, китә тора бу дөньяда!