Выбрать главу

Зур су буе бала-чага өчен һәрвакытта куркыныч. Дим дә әнә шундый елгалардан – зур су, тирән су. Бигрәк тә немецлар елганы нәкъ Дәүләкән турысында буып, биш катлы таш тегермән салгач, Димнең өске ягы бик тирәнәеп, киңәеп киткән, түбән ягы исә тау шарлавыгы сыман котырып ага торган булып калган. Ә без, Эткол малайлары, барыбыз да елганың өске ягында торабыз. Монда кечкенәләр өчен генә түгел, зурлар өчен дә су керер урын табуы читен – елганың яры стена шикелле тирәнгә төшә дә китә. Йөзә белмәсәң, син дә керү белән таш шикелле төпкә китәсең. (Әти-әниләр, Дим ул бала-чаганы үзенә тартып ала дип, юкка гына безне куркытмыйлар иде.) Ләкин шуңа да карамастан без көнозын диярлек су буеннан кайтып керми идек. Яшерә алмыйм: бу башбаштаклыгыбыз белән без инәй бичараны күп саргайттык. Тугыз баладан соң күргән «ике бөртек» өчен ул, билгеле инде, кан калтырап тора иде. Еш кына яр башына килеп, кулын маңгаена куеп, зәгыйфь күзләре белән түбәндә чапырдаучы балаларга карап тора, судан менеп килүчеләрдән «күрмәдегезме минекеләрне?» дип сорап та карый һәм күп вакытта бернәрсә белә алмыйча борчылып, сызланып кайтып та китә. Әлбәттә, инәйнең борчылуы бик урынлы булган – мин, мәсәлән, өч тапкыр Дим төбенә чак-чак кына китмичә калдым. Ләкин уйлый белү дә юк, инәйнең хәленә керү дә юк, урамга чыктык исә, малайларга иярәбез дә китәбез. Баштарак, әле кечерәк чагыбызда, өйдән ерак китмичә, Арыслангәрәй тыкрыгыннан гына төшеп, Комач суында җыен бала-чага быкырдаша торган идек. Монда тирән түгел, хәтәр чоңгыллар да юк, әмма төбе бик алама – тубыктан батарлык мәте генә… Баскан саен быгыр-быгыр итеп өскә эре күбекләр калка. Аз гына чапырдауга су тәмам болгана, дегеттәй карала, коенып чыкканда борын төпләренә «кара мыек»лар утыра… Әйтергә кирәк, Комачның төбе буеннан-буена әнә шундый мамыктай калын мәтеле, зурраклар аның бер төшендә дә су керми торганнар иде. Нигә ул алай дисәгез, мин моның сәбәбен соңрак аңладым: Комач буена утырган бөтен йортларның мал абзарлары, бәрәңге бакчалары суга карый, менә шунлыктан бөтен абзар сулары, тирес-туфраклар Комачка агып төшә дә. Ничәмә еллар буена ул шулай килгән һәм шулай Комачны пычратып та бетергән. Кыскасы, Димдә су күп, ә коеныр урын аз иде. (Безнең Казандагы шикелле.)

Үсә төшкәч, без дә, билгеле, Комачта быкырдауны ташладык. Әйбәт урын эзләп, ераккарак китә башладык. Иң әйбәт урыннарның берсе – ул каршы яктагы Комач белән Димне тоташтыр- ган ерым иде. Озын гына бу ерымның Димгә барып чыккан җире шактый ук тирән, суы да чиста, әмма яры сөзәк, төбе такыр комлык – рәхәтләнеп коена торган урын иде. Ләкин анда барыр өчен иң элек көймә белән аргы якка чыгарга кирәк. Ә көймә сирәк кешедә генә, чылбырын казыкка урап, бикләп куелган, безнең ише малай-шалайга сорасаң да бирмиләр. (Күрше Борһан абзый үзенең буяулы яхшы көймәсен улларына да алып китәргә рөхсәт бирми иде.) Шулай да берәрсенең батып яткан ташландык «тагарагын» суыннан бушатып, такта белән ишә-ишә аргы якка чыгып китә торган идек. Аннары инде тугай буйлап, күлмәкләрне өстән сала-сала, ерым тамагына чабабыз. Һәм, барып җитү белән, ыштаннарны төшереп кенә җибәрәбез дә, чаптыр-чоптыр суга кереп тә китәбез. Монда тәмам күгәреп беткәнче коена торган идек.

Безнең су керергә йөри торган янә берничә урыныбыз бар иде. Шуларның берсе һәм иң кызыктырганы – Димнең буадан түбән җире иде. Әмма буа асты су керер өчен бик хәтәр урын – без энем белән икәү беренче баруыбызда ук шунда харап була да яздык. Бик яшь идек шул әле, энемә – тугыз, миңа унбер яшьләр чамасы булгандыр – зуррак малайларга ияреп, алар ни эшләсә, шуны эшләп йөри торган чагыбыз. Ә алар буа астында да су керүдән курыкмыйлар иде.

…Искә төшергәч, хәзер дә әллә нишләп китәм!.. Шактый биек буа өстеннән шарламадай ишелеп төшкән су котырып-дулап, яман шаулап ага. Монда суга керү түгел, янына бару да куркыныч. Әгәр, әйтик, таза ат керә калса, бу котырган агым аны да мәтәлдереп алып китәчәк. Ләкин берничә йөз адым түбәнрәк төшкәч, елганың читләрендә агым беркадәр әкренәя – менә шул төшләрдә инде кыю малайлар батыраеп суга керәләр. Монда комлык, вак ташлык, су бик чиста, хәтта бераз салкынрак та кебек. Тик шулай да бик сак булырга кирәк – эчтәрәк агым ифрат көчле, эләксәң, йомычка урынына ала да китә.