Выбрать главу

Хәер, кем аны уйлап тора?! Барысы да керәләр, без дә керәбез!.. Йөзәбез, чумабыз, уйныйбыз, һәм… эчкәрәк керүдән дә сакланабыз. Ләкин барыбер саклану җитмәгән, күрәсең, менә бервакытны каты агым энемне эләктереп, бөтерә-бөтерә алып та китте. Аны тотыйм дип кенә үрелгән идем, мин дә йомычкадай актым да киттем. Эш харап!.. Алдан бата-калка энем бара, аның артыннан мин… Ләкин таш шикелле төпкә китмибез әле, чөнки көчле агым үзе безне күтәреп, уйнатып кына илтә дә илтә. Тик кайчанга хәтле? Ычкынып чыгуны уйлаган да юк… Ә алда, ерак та түгел, Дим күпере. Яр буеннан кемнәрдер, безгә нидер кычкыра-кычкыра, шул күпергә таба йөгерәләр. Әллә аларны ишетеп, әллә үзем белеп, мин дә энемә кычкырдым: баганага ябыш, күпер баганасына!.. Башта ул күпергә җитеп, баганаларның берсенә ябышты, аннары мин килеп җитеп, икенчесенә тотындым. Бу минуттагы хәлебезне мин аңлата алмыйм, тик шуны гына беләм – без еларлык та, сүз әйтерлек тә хәлдә түгел идек… Шул арада яр буйлап йөгерешкән кешеләр, күпергә кереп, безне кул сузып кына баганалардан тартып алдылар. Әнә шулай коткардылар безне. Ләкин моңа бер дә гаҗәпләнмәгез. Башкорт агайларының баганалар өстенә аркылы-торкылы чыбык-чабык салып, күп итеп салам түшәп салган күперләре әнә шулай бик тәбәнәк була, тар гына була, бер башыннан җигүле ат керсә, икенче ярдагысы көтеп тора – гомерем буена оныта алмадым мин шул ястык кебек йомшак Дим күперләрен!

Без инәйгә бу хәлне сөйләмәдек, билгеле. Гомумән, андый куркыныч хәлләрне һәрвакытта яшерә торган идек, чөнки без үзебезнең «ике генә бөртек» булуыбызны аңлый идек инде. Әмма ләкин кемдер соңыннан инәйгә безнең икәүләп агып китүебезне җиткергән. Күрәсең, инәйнең курку-тетрәнүе артык көчле булгандыр инде, безгә сүз әйтергә, безне тиргәргә аның тәкате җитмәде, бары өстебезгә карап елады гына ул…

Белмим, калган батуларым турында сөйләп тору кирәк микән? Мәсәлән, яңа гына туңган, әле сыгылыбрак та торган боз өстендә кызык өчен юри чабып йөргәндә уелып төшеп китүемне (ярый, малайлар озын колга сузып, тартып алдылар) яки Димнең иң киң җиреннән, күлмәк-ыштаннарны башка урап, йөзеп чыкканда хәлдән таеп чак-чак кына батмыйча калуымны – юк, кирәкмәстер, ахрысы… Зур су буенда торгач, аның ише хәлләр була инде ул.

Әмма, мәгълүм ки, һәрбер азапның тора-бара бер рәхәте яки яхшы нәтиҗәсе дә булып куя. Менә без дә, инәйне елата-елата булса да, бата-калка маташа торгач, ниһаять, бик шәп йөзәргә өйрәндек. Хәзер безгә диңгез тубыктан – Димнең бер төшеннән дә куркып тору юк. Бигрәк тә энем Илдархан бик шәп, бик матур йөзә иде. Ул төз буйлы, киң күкрәкле малай иде, Димнең иң тирән җиреннән дә чумып мәте ала торган иде. Аңа кушаматны да малайлар «Күкен» дип бирделәр. Бу – балык исеме. Кечкенә үзе, әмма бик тере-җитез балык. Хәзерге заман кибетләрендә сатыла торган килька дигән мәшһүр балыкны белмәгән кеше юктыр инде – Димдәге күкен дә төсе, кыяфәте, зурлыгы белән нәкъ менә шул гаять популяр килька төсле үк иде. Ихтимал, алар бер үк токымнандыр да әле – исемнәре үк туры килеп тора бит!

Ничек кенә булмасын, без, чынлап та, суда күкен шикелле җиңел генә йөзәргә дә, чумарга да өйрәнеп беткән идек. Кайларга гына бармый идек тә кайларда гына коенмый идек. Җәйләр эссе, көннәр озын, суга шулхәтле ияләштек ки, мин хәтта бервакытны су өстеннән атлап кына китүемне дә хәтерлим. Ышанмыйсыз, көләсез?.. Ә мин ышандым, чын-чынлап ышандым! Хәлбуки, тип-тигез су өстеннән җиңел генә атлап китүем ул, билгеле инде, бары төштә генә булган, әмма шулкадәр ачык, шулкадәр чын төш булган ки, мин аны ирексездән өнем итеп кабул иткәнмен, өнемдә йөрдем дип шуңа сөенә-сөенә ышанганмын да. Малай чакның төшләре дә әнә нинди була икән ул!

Хәер, ни гаҗәп, агымсу белән бәйләнгән төшләр хәзергә кадәр миңа һаман кергәли торалар. Төшемдә йә берәр елга ярларыннан чыгып ташый башлый, йә шәһәр урамнарыннан котырып-шаулап су ага, йә чиксез киң дәрья уртасыннан капланып китәргә торган кечкенә көймәдә барам, имеш, – барысы да әнә шундый хәтәр куркыныч төшләр… Әйткәнемчә, шушы яшемә хәтле кабатлана торган төшләр!.. Ләкин кайдан бу төшләр, ни өчен алар озак еллар дәвамында һаман кергәли торудан туктамыйлар?.. Бу сәер хәлнең серен мин бераз сизенсәм дә, ачык кына белми идем. Тик 1979 елны «Юматау» санаториендә бер врачның йокы һәм төшләр турында сөйләгән лекциясен тыңлагач кына, эшнең сере, ниһаять, ачылган кебек булды. Баксаң, кешенең кайчан да булса үтә көчле, тирән кичергән берәр вакыйгасы гомерлеккә җуелмаслык булып баш миендә «язылып» кала икән. Һәм шушы язылып калган вакыйга, гәрчә онытылып бетә язса да, төрле вариантларда аның төшенә дә кергәли тора икән. Димәк, минем дә төшләремә кергән куркыныч су ташулары әлеге шул малай чакта берничә мәртәбә Димдә бата язуымның нәтиҗәсе икән ул!.. Булыр, врач сүзенә ышанмый мөмкин түгел.