Выбрать главу

Бер тирәдәрәк торучы бер тиңрәк малайлар без шактый идек. Күршедә генә – Борһан абзыйның Зәкәриясе белән Яхъясы, алар янәшәсендә – Арыслангәрәй агайның Таһиры. Каршыда гына – Габдрахман, аның күршесендә – Мөхәммәтгали белән Муллагали, ә алар күршесендә – Габделбарый белән Гомәр, та- гын Гыйззәтулла, инде безнең яклап, аз гына түбәнрәк – Хәкимҗан белән Шакир… Күрәсез, якын күрше-тирәдә генә күпме малай! Инде шуларга энем белән мине дә кушарга кирәк. Һәм без, шушы малайлар, урамга чыктык исә, гел бергә – көтүебез белән бергә йөрибез, бергә уйныйбыз. Әмма бертөсле генә малайлар түгел идек – һәр җәһәттән без бик нык аерыла торган идек. Дәүләкән халкы бик чуар булган шикелле, без дә бик төрле-төрле идек. Безне саф авыл малайлары да дип булмый, шулай ук чын шәһәр малайлары рәтенә дә кермибез. Безнең беришеләребез ярлылыкта, бөлгенлектә яшәсә, икенчеләребез тук-таза тормышта яши идек. Шулай ук безнең арада атасыз яки инәсез калган ятимнәр дә бар иде. Менә ни өчен без тәрбия җәһәтеннән һәм характерларыбыз белән бер-беребездән бик нык аерыла идек. Мәсәлән, Зәкәрия белән Яхъя көн саен малайлар көтүенә ияреп, бөтен уеннарга да катнашып йөрмиләр иде. Чөнки аталары каты тота. Хәтерлисездер, аларны кечерәк чакларында ишегалларыннан да чыгармыйлар иде. Сафиулла абзыйның Габделбарые да сирәк катнаша – ул әдәпле һәм тыйнак, малайларның кайвакытта артык башбаштакланып китүләрен яратмый иде, ахрысы, андый чакта ничек тә читтә торырга тырыша иде.

Иң хөр-йөгәнсез малайлар Таһир, Габдрахман, Гыйззәтулла, Шакир иде. Алар төркеменә, билгеле, мин энем белән үземне дә кертәм. Без эшсез малайлар идек, безнең бөтен «гамәлебез» урам таптау, бертуктаусыз уйнау, каядыр китеп югалу һәм ачыккач кына өйгә кайтып керү иде. (Дөрес, мин, кулыма кызыклырак китап эләксә, урам уеннарын онытып та тора идем.) Малайлар һәр заманда да шул бер үк малайлар инде – мәнсезлек тә, шуклык та, ызгыш та, рәнҗеш тә җитәрлек булган. Яраган белән ярамаганны еш кына аерып та тормаганбыз. Шулай ук әхлак-әдәп ягыннан да, әйткәнемчә, бертөсле генә булмаганбыз. Менә Габдрахманны гына алыйк – акыллы, сүзгә тапкыр малай, әмма бик хәйләкәр һәм мәкерле!.. Ул бүтәннәрне берәр ямьсез эшкә котырта, ә үзе гел читтә торып кала. Нәтиҗәдә ул – яхшы, ә теге – начар. Шулай оятка кала торганнар иде аның коткысына бирелгән малайлар… Миңа Габдрахман белән күп йөрергә туры килде, аның әнә шул әшәке гадәте, әче теле, мыскыллап көлүе еш кына ачуымны китерсә дә, ни сәбәптер мин аны ярата идем. Бәлки, бүтәннәрдән аерылып торганга күрәдер?! Әче теле өчен без аны «черки» дип йөртә идек. Үзенчә сәләтле малай иде ул!..

Габдрахман тик берәүдән көлүдән тыела, берәүне котыртудан саклана – бу Таһир иде. Арыслангәрәй агайның Таһиры турында мин язган идем инде. Бик кыю, көчле һәм… гарьчел малай! Кагылсаң – тукмый да ташлый. Без барыбыз да аңардан курка идек.

Ә менә Шакир, киресенчә, бик тиз коткыга бирелеп китә, шунда ук алдын-артын уйламыйча эшли дә ташлый. Аңа тик кызык кына булсын! Шуның белән бергә ул да бик кыю, гайрәтле һәм сугышырга да бик чос малай иде. Үзеннән шактый олыраклар белән дә ул бәрелешүдән һич куркып тормый – яшь үгез шикелле башын иеп, акны-караны күрмичә ташлана. Бу җәһәттән Шакир белән Таһирны бертигезләр дияргә дә ярый, шуңадыр, ахрысы, алар беркайчан да бер-берсенә кагылмадылар. Әгәр аларга сугышырга туры килсә, икесенең берсе беткән булыр иде дип уйлыйм мин әле хәзер дә.

Шакир көләргә дә, көлдерергә дә ярата торган бик шук малай иде. Ниндидер балаларча беркатлылык һәм эчкерсез самимилек бар иде аңарда. Кайчагында җитди күренергә тырышса да, сүзе-кыланышы барыбер көлке килеп чыга иде. Һич онытасым юк кечкенә бер вакыйганы.

1926 елның җәй башында без Фәтхелислам белән икәү беренче мәртәбә Казаннан Дәүләкәнебезгә кайттык. Фәтхелис- лам – студент, ә мин – китап кибетендә курьер булып эшләүче. (Дәүләкәндә курьерның нәрсә икәнен дә белмиләр.) Казан хәтле Казаннан кайткач, безнең дәрәҗә зур һәм игътибар да безгә зур. Ул чакларда инде без барыбыз да малайлыктан чыкканбыз, берәүләребез егет булып җиткән, икенчеләребез менә-менә булырга тора.

Икенчеме, өченчеме көнне үк без әнә шул бергә уйнап үскән күрше дусларыбыз белән имәнлеккә барырга булдык. Имәнлек тау ягында, тимер юл аша чыгып барырга кирәк… Киттек, тимер юлга җиттек, шул чагында каяндыр каршыбызга Шакир килеп чыкты. Без әле аның белән күрешмәгән идек. Менә ул ашыкмыйча гына яныбызга килде дә үзенчә җитди-әдәпле генә итеп башта Фәтхелисламга дәште:

– Исәнмесез, Фәтхелислам туташ!