Без егылып китә яздык: «Туташ, ха-ха-ха!..» Белеп дәшәме, әллә белмичәме бу чукынган?! Әлбәттә, белептер, әмма ник бер уңайсызлану әсәре яки көлү галәмәте чыксын ки аның йөзенә! Гүя бик дөрес һәм бик урынлы дәшкән ул Казаннардан кайткан студент егеткә! Зурлаган, янәсе!.. Әнә шулай эчләребезне катырган иде, мәрхүм!.. Мәрхүм дим, чөнки шул ук елның көзендә, без киткәч инде, Шакирны Смолин дигән бер малай мәктәп коридорында атып үтергән. Егет ниндидер зур урында эшләүче кешенең улы, имеш, атасының револьверын кесәсенә тыгып, мәктәп кичәсенә килгән булган. Араларында низаг нәрсәдән чыккандыр – Хода белсен! Җинаятьне тикшереп тору да, үтерүчене хөкем итү дә булмаган – шау-шусыз гына үткән дә киткән. Шакир кечерәк кенә таш кибет тотучы Зариф абзыйның улы иде, ләкин атасы аның үзеннән алдарак үлгән иде бугай… Бергә үскән тиңдәшләрне югалтулар әнә шулай бик иртә башланды.
Инде яңадан малай чакка чигенсәк, шуны әйтергә кирәктер: безнең бер дә урамнан кермичә көнозын биләмдә югалып йөрүебез атакай белән инәйне бик борчый, хәвефләндерә иде. Билгеле, алар безнең берәр бәлагә таруыбыз өчен генә түгел, эшсезлектән, күп йөрүдән азып-тузып китүебез өчен дә куркалар иде. (Аларча әйткәндә, безне төрле «эт-коштан» бик саклыйсылары килә иде.) Әмма нихәтле генә борчылсалар да, вакыт-вакыт берәр гаебебез өчен ачулары бик килсә дә, безгә сукмыйлар иде. Инәйне инде әйткән дә юк, хәтта атакай да кул күтәрми иде. Тик бер генә тапкыр, мин көн буена каядыр югалып торып, кичкырын гына кайтып кергәч, ул, ниһаять, түзмәде – бик җилле генә минем яңакка салып җибәрде. Шуннан башка аның миңа бүтән чирткәне дә булмады. Ләкин алар икесе дә безне бик каты үгетли торганнар иде. Каршыларына утыртып, әйбәтләп аңлатырга тырышып, яхшы сүзләр белән ялвару катыш, шелтә катыш, инәй исә елый-елый да без ике юньсезне үгетлиләр иде. Һәм бу кечкенә намусыбызга тия торган үгетләүләр миңа, мәсәлән, бик авыр тәэсир итә иде. Еш кына мин эчемнән, ник кыйнамыйлар, кыйнасыннар гына иде, ичмасам, дип үрсәләнеп тели дә торган идем… Кул җәзасы бит авырттырса да ничектер тиз онытыла, ә менә сүзнең тәэсире, юк, тиз генә онытылмый икән ул… Белмим, ата-ана нәсыйхәте ул чагында безне күпме генә төзәткәндер, әмма соңыннан, еллар узгач, искә төшергән чакларда, вөҗдан авазы шикелле, җанны борчый, үкендерә һәм уйландыра. Әйе, без, кызганычка каршы, ата-ана борчылуын еш кына бик соңга калып аңлый башлыйбыз.
Ләкин шулай да бичараларны борчый-борчый безнең күп йөрүебез файдага да булгандыр, ахрысы… Без бозылмадык та, азмадык та (димәк, үгетләүләр бушка китмәгән), әмма инде бөтен Дәүләкән әтрафын айкап йөрүдән дә туктап тормадык. Иртә яздан башлап кара көзгә чаклы!
…Менә берзаман Дим кузгала, Дим ярларыннан чыгып ташый башлый. Мәһабәт күренеш! Бер-ике көн тоташтан боз китә, боз өстендә печән чүмәләсе, тирес өеме, берәрсенең кара мунчасы китә. Су арта-җәелә торгач, каршыдагы Көрмәнкәй тавына барып җитә. Тугайдагы әрәмәлекләрнең нечкә очлары гына күренеп тора. Җәен-кышын тар ярларында бормаланып тын гына аккан елгабыз ташу вакытында әнә шундый мәһабәт, көчле бер дәрьяга әйләнә!
Водокачка янындагы кояшка караган яр башы саркып кибә башлагач та, без шунда кузна уйнарга тотына идек. Бу – язгы уеннарның беренчесе, шуңа инде тиздән бүтәннәре дә ялганып китәчәк… Водокачка яры үзе дә минем өчен бик истәлекле урын – малай чакта гына түгел, үсеп егет булгач та, миңа бу урынны күп таптарга туры килде. Иң элек мин шуны хәтерлим әле – революциягә чаклы монда каталажка дигән алама гына бер ызба да тора иде. Дәүләкән «төрмәсе» – сукбайларны, хәерчеләрне, вак каракларны шунда китереп япканнар. Революциядән соң каталажканы туздырып ташладылар. Аннары мондагы яр башы Дим буйларына, аның киң тугайларына карап торыр өчен бердәнбер диярлек иркен-ачык урын да иде. Без инде ак күлмәк, кара чалбар киеп, билне зинар яки тар каеш белән буып йөрүче көяз егетләр булгач, башта вокзалга барып, берәр пассажир поездын озатып җибәргәннән соң, ашыкмыйча гына шушы водокачка ярына килеп, каршыбызда ачылган, еракларга җәелеп киткән тын, якты, гүзәл манзарага сүзсез генә күпмедер вакыт карап тора идек. Мин бу гадәтебезгә хәзер дә гаҗәпләнәм: көн дә диярлек шушы урынга килеп, яр башыннан карап тору безне ничек туйдырып бетермәде икән?.. Күрәсең, туйдырырлык булмаган Димкәй буйлары; күрәсең, үзенә тартып, бәйләп торган бу сихри манзара! Хәер, без моны шул чакта ук инде аңлый да идек, белә дә идек – аерылып китәчәгебезне, әмма мәңге оныта алмаячагыбызны белә идек.
Шулай ук җомга көннәрен егетләр-кызлар Дим өстендә гармун тартып, җырлашып йөрер өчен дә көймәләргә төялеп шушы ярдан кузгалып китә идек һәм әллә кайлардан әйләнеп, тәмам арып, әйтеп биргесез шатлык-канәгатьләнү кичереп, яңадан шушы ук яр читенә көлешә-көлешә кайтып төшә идек. Кайда калды ул чаклар? Кая китеп, таралып, югалып бетте ул егетләр белән кызлар?.. Кайткан вакытларымда япа-ялгыз водокачка ярына барып, Дим өсләренә тик кенә карап торам – сүз катар, искә төшерер өчен янымда көймәдә йөрүчеләрдән берәү дә юк, берәү дә калмаган…