Выбрать главу

Тукта, сүз малай чак турында иде бит әле… Язгы ташу турында иде.

Назланып, сазлар чиртеп,Уйный-җырлый яз килә.Яз килә!Ямьләр ягыннан илгәАккош, каз килә.. . . . . . . . . . . . . . .

Кызганыч, Димгә аккошлар килми иде. Ә кыр казлары бик биектән каңгылдашып уза торганнар иде. Безнең тугай күлләренә кыр үрдәкләре килә, сазлыклырак түмгәкле урыннарга тәкәрлекләр килә – ефәк «мөгезле», нечкә тәпиле бик нәфис кош. Күп иде алар – килүче кошлар!.. Һавада, җирдә, суда – тик күрә бел дә ишетә бел!

Ә яз артыннан шул тынгысыз кошлар белән бергә безнең өчен дә бик озын җәй киләчәк. Безгә дә күпме «очарга», суларга чумарга, ялан-кырлар таптарга туры киләчәк… Ул заманда спорт-физкультура дигән нәрсәне белгән юк. Әмма шушы яшькә хәтле җитүне мин барысыннан элек әнә шул малай чакта кошлар шикелле өзлексез хәрәкәттә булудан күрәм. Һәм нинди һавада бит әле?! Эльбрус түбәсендә яткан кардан да чистарак – исе юк, төсе юк, белми идек без һаваның нәрсә икәнен дә! Саф тирес исен яратыбрак исни идек, чөнки аны тоеп-белеп була иде.

Аннары без җәй буена күпме поливитамин ашый торган идек. Җир ачылганнан алып беренче кар төшкәнчегә кадәр. Иң элек ташу китеп, тугайлар кибә төшкәч тә, каршыдагы болынга чыгып, букча тутырып, төче юа җыябыз. Юа яшь, йомшак, әчесе юк, без аны болай да ашыйбыз, кайткач ипи белән дә, куаска турап та ашыйбыз. Юадан соң кузгалак чәйнәргә тотынабыз. Әчкелтем, сусыл-тәмле. Кызганыч, ул чагында безнең инәйләр ашын пешерә белмәгәннәр (әллә теләмәгәннәр). Кузгалак артыннан бер-бер артлы төрле үләннәр китә, исемнәре инде онытылып та бетә язган, ләкин без аларның ашарга яраганын ярамаганыннан бик әйбәт аера белә идек. Ул арада какы, балтырган өлгерә. Имәнлеккә менеп, шуларны кочак-кочак җыеп кайтабыз. Ул да булмый, тугайдагы әрәмәлектә карлыган (карагат) һәм бөрлегән дә өлгереп җитә. Аз гына алданрак җир җиләге дә өлгерә. Кайсына барырга, кайсын җыярга? Әлбәттә, башта җиләккә, чөнки җиләк вакыты иртәрәк үтеп китә. Ә карлыган белән бөрлегәнгә соң түгел, куак төбе саен ишелеп ята, аларны ашый-ашый да авызлар камашып бетә иде. Тагын бер бик шәп витамин – бу әлморын (башкортча), ягъни гөлҗимеш! Ул көзгә таба гына өлгереп җитә, бик озак кызара, ә беренче кыраулар өтеп алганнан соң балланып та китә. Хикмәтле җимеш! Без, Дим өсте туңгач, шуа-шуа аргы якка чыгып, гөлҗимешне куагыннан өзеп ашый идек. Җыеп бетергесез күп була торган иде. Кадерен белмәгәнбез. Җыеп киптермәгәнбез, әмма гомерлеккә җитәрлек итеп ашап калганбыз.

Шушы өч нәрсә – саф һава, өзлексез хәрәкәт һәм табигать җимешләре безне үстерде, саклады, чыныктырды. Мин моны сабый чактан исән калып, хәзер дә әле сау-сәламәт яшәүчеләргә карата әйтәм. Әмма моның өчен безгә сабый чакта «сират күпере»н кичәргә, ягъни һәртөрле йогышлы авырулардан котылып калырга кирәк булган. Хәер, соңрак та безне сагалаган төрле хәтәрләр аз булмады, әмма иң куркыныч-әшәкесе безнең ныгып өлгермәгән малай чагыбызга туры килде.

Менә 1921 елга да кердек. Елның башы – таза кыш. Ап-ак кар, юлдан чыксаң – тездән батарлык, челлә вакытында гадәттәге каты суыклар да булды, февраль-март бураннары да котырып узды, кыскасы, елның килеше бер дә хәвефләндерерлек түгел иде ләбаса… Шулайрак саклана минем хәтердә егерме беренче елның кышы.

Көтеп алган яз да кичекмичә килеп җитте. Вакытында кары да эреде, бозы да китте, ташуы да булып узды, ялан-кырлар да яшәрде. Табигатьтә бернинди тайпылыш юк, һәммәсе үз нәүбәтендә елдагыча килеп тора. Шулай хәтерлим… Халык чәчүгә төште, маллар көтүгә чыкты. Тик шушы вакытта беренче яңгырлар булып узды микән? Мөгаен, булгандыр, булмыйча калмагандыр… Чәчү өстендә бит еш кына суытып та җибәрә, салкын яңгыры да килеп җитә, хәтта кайчагында ап-ак кар да җирне каплап китә. Бу язын андый карны хәтерләмим, әмма салкыны белән беренче яңгырлары булып узгандыр – һәр иртә язда булмыйча калмый ул.

Ләкин шулай да халыкта елның килешеннән хәвефләнү кайчанрак башланды икән?.. Әйтүе бик читен, чөнки хәвефләнү алай тиз генә һәм кинәт кенә килми ул… Халык сабыр, халык көтә белә… Соңгы чәчүләр дә бетте, май да үтеп китте, җәйгә дә кердек. Беренче иртә яңгырлардан соң айга якын вакыт узды. Май аяз булды диярлек, июнь дә аяз тора, әгәр шуннан июль дә аязга китсә?.. Халык көтә, сораша, чувашлар нәрсә әйтә, төрле елларны исенә төшерә – бу инде чынлап борчыла башлау иде. Эткол урамының әле бер очында, әле икенче очында бала-чага, яшь-җилкенчәкләр куыша-куыша су сибешәләр, узып баручы мөхтәрәм абзыйларның да өстенә берәр чиләк суны тондыралар – ачуланган кеше юк, тик яңгыр гына килсен!.. Ә кайбер авылларда халык, хәзрәтләре белән бергә, тәкбир әйтә-әйтә кырга чыгып, ятимнәргә карга боткасы пешереп, ничәдер рәкәгать намаз укып, Ходайдан яңгыр сораганнар, имеш… Шуннан соң Ходайның хикмәте, ботканы ашап бетерүгә, кинәт гарасат купкандай, күкрәп-яшенләп яңгыр килгән дә, ди, бөтен дөньяны иңләп, ишеп-ишеп яварга да тотынган, ди… Хәзрәтләр читек-кәвешләрен салып, ыштан балакларын сызганып, чапаннарын башларына каплап, манма су булып кайтканнар, ди… Әнә шулай ышанып сөйлиләр, сөйлиләр дә, аннары тыналар. Чөнки андый яңгырның якын-тирәдә генә түгел, бөтен өяздә дә булмавы иртәме-соңмы ачыклана торган иде.