Ниһаять, июльгә дә кердек, яртысына да җиттек… Җәй уртасы, челлә башланды, күк йөзе әллә нинди кургашын төсендә, атналар буе анда бияләй хәтле генә дә болыт әсәре күренгәне юк. Кояш иртәнге сәгатьтән башлап кыздырырга тотына, көнозын аяусыз яндыра, көйдерә, ә кичен җирнең канын эчкәндәй кызарып-бүртенеп, ялкау гына тагын аязга бата. Димәк, иртәгә дә шушындый ук мәрхәмәтсез көн булачак.
Хәзер инде быелгы җәйнең тоташтан корыга китүе һәркемгә ачык иде. Бик хәтәр, бик шомлы!.. Бу инде ачлык килә, ачлык якынлаша дигән сүз. Аның галәмәтләре дә күз алдында: айларга сузылган корылыктан җир кара чуен шикелле яргаланып катты. Үләннәр күптән саргайды, кипте, корыды – көтү йөргән җирләр тузанга әйләнде диярлек… Ач сыерлар көтүдән күзләре тонып, өйдәге азмы-күпме ризыкка йөгерә-йөгерә кайталар. Сарыкларның авызлары кара туфрак – алар җир кимерәләр. Әмма иң хәтәр-хәвефлесе – чәчкән игеннәрнең тәмам харап булуы иде. Берсе дә юк – көзге арыш та, язгы бодай да, арпа белән тары да. Сипкән орлыкны да алып булмас, диләр агайлар. Мин бик яхшы хәтерлим: бодай, мәсәлән, сирәк кенә чыгып, кашык буе үсәр-үсмәс катып калган иде. Җитмәсә, аның һәрбер ач башагын саранча сырып алган… Бу хәшәрәт шул җәйдә генә, каяндыр болыты белән килеп, кырларны тоташ баскан иде. Үзе эре, үзе соры, үзе һичнидән курыкмый – узып барышлый чыбыркы белән суксаң, башак белән бергә сынып төшә, әмма очып китәргә уйламый да… Аннары шушы кипкән, беткән басуларны да чүп үләне басып киткән иде. Дәүләкән тирәсендәге күп кенә басуларны аерып та булмый – әллә чәчелгән җир, әллә кысыр яткан кыр?! Тик немецларның гына кырларын танып була, чәчелгән кадәресе болай чиста гына, ләкин барыбер сирәк, ач башаклы… Кыскасы, ипекәй булмаячак, ачлык һәр йортның капкасы төбенә килгән иде инде.
Бәхетсезлек җитәкләшеп йөри дигән сүз бар. Бу бигрәк тә быелгы шикелле афәтле елларга туры килә дә икән. Авылларда әледән-әле зур янгыннар чыгып торуы шуның бер мисалы. Ут ялап кына алды – якынына барырлык та булмады, дип сөйлиләр. Һәм гаҗәп тә түгел. Җитмәсә, менә шушы коточкыч эссе корылыкка ияреп, моңарчы күз күрмәгән, колак ишетмәгән гаять куркыныч бер үләт – ваба (холера) чире безнең Дәүләкәнгә каяндыр килеп керде. Ярый әле артык озакка бармады, шулай да күп кенә йортларга кереп чыгарга өлгерде. Безнең әбекәйне алып китте, күршебез Сәлимҗан агайны, Габдрахманнар әтисе Хәсән абзыйны алып китте. Көн дә мәчет ихатасында җеназа укыйлар, көн дә салмак кына чиркәү сугалар… Әмма гаҗәбе шул – бу үләт ни сәбәптер гел олыларны, карт-корыларны чүпләде, ә менә безнең ише малайларга тимәде диярлек, һәрхәлдә, мин белгәннәрдән берәү дә китмәде.
Әнә шулай үтте яки үтеп тә бара инде бу һич онытылмас фаҗигале җәй! Тарихта үзенең кара урынын алган, халык хәтерендә гомерлеккә сакланып калган «егерме беренче ел ачлыгы»ның башы иде инде бу! Ләкин ачлык үзе ни дәрәҗәдә көчле, каты булачак – ул кадәресен берәү дә белми иде әле… Ел нинди генә булмасын, җәй бит әле, яланнардан нидер табып була, азмы-күпме бәрәңгесе, яшелчәсе бар, сыерлар чәйлек, аш пешерерлек кенә булса да, сөт бирә, тавыклар күкәй салгалый, әле чынлап ачыккан кеше дә юк… Мин моны үзебезнең хәлдән дә беләм. Дөрес, безнең бер таяк та чәчкән, утырткан нәрсәбез юк, ләкин без дүрт кенә тамак, сыерыбыз бар, тавык, үрдәкләребез бар. Билгеле, атакай да тик ятмый. Хосусый сәүдә тыелган булса да, базарлар элеккечә һаман булып тора, анда кулдан гына нидер саталар, алалар… Атакай күбрәк менә шунда анысын алып, монысын сатып дигәндәй, хәрәкәт итә… Хәрәкәттә – бәрәкәт, диләр бит…
Быелгы урып-җыю әллә булды, әллә юк – аны күрми дә калдык. Элекке еллардагы шикелле арбаларга төялеп уракка китүләр, ындыр табакларына фурман тутырып көлтә ташулар бөтенләй булмады да… «Игеннәр» урак белән дә, машина белән дә урып алырлык түгел иде. Аны күп урында кул белән йолкып кына алдылар. Бары немец утарларында гына косилка тавышы ишетелгәләде – анда ашлык чалгыга эләгерлек булган, дип сөйләделәр. Аларның кырлары бушагач та, кайбер хатын-кызлар капчык алып, шунда башак җыярга йөри башладылар. Башак җыю беренче мәртәбә, бәлки, шул елны башлангандыр да, чөнки элек мондый эшне ишеткән дә, күргән дә юк иде.