Әнә шулай мәсьәләне хәл иткәннән соң, алар ашык-пошык җыенып, балаларны ни бары белән җылы киендереп, төеннәрен һәм капчыкларын күтәреп, ноябрьнең җепшек кар явып торган болганчык бер иртәсендә Дәүләкән вокзалына чыгалар. Күрше-тирәдән озата төшүчеләр дә байтак кына – тимерче картның бөтен оясы белән диярлек ерак сәфәргә күтәренеп чыгуы үзенә күрә бер вакыйга!.. Ул чакта поездларның кайчан киләсе билгеле түгел (расписание дигән нәрсә дә юк иде шикелле), нинди поездга ничек эләгеп китәсен берәү дә белми, шуңа күрә көнозын сагаларга кирәк. Озата төшүчеләр саубуллашып һәм бәхилләшеп берәм-берәм китеп бетәләр. Болар сабыр гына көтәләр, көн уза, кич җитә, вокзал эче төенле-капчыклы халык белән шыгрым тулы – энә төшәр урын да юк. Арыган-талчыккан балаларын йоклатып чыгар өчен кире өйләренә кайталар. Икенче көнне дә, өченче көнне дә шул ук хәл кабатлана – ничә тапкыр чыгып, ничә тапкыр кайтырга мәҗбүр булалар. Ахырда карт күрә: әйе, китеп булырлык түгел икән, соңгарак калган икән шул!.. Халык купкан, халык ачлыктан кача! Шушы бәләкәй генә Дәүләкән станциясенә дә тирә-як авыллардан ничәмә йөз халык килеп тыгылган. Кайсылары – Себергә, кайсылары – Ташкент ягына (болары күпчелек). Ә юлларда – мәхшәр!.. Сирәк кенә узгалый торган пассажир поездлары тамбурларына хәтле тулып килә, шуңа карамастан халык ташлана, андагы талаш-тартыш, елау-чинау – якын барырлык та түгел! Күпләр товар поездына эләгеп, аның да вагон түбәләренә менеп, ә кайбер ялгыз-кыюлар ике вагон арасына да утырып китәләр. Менә шушы мәхшәрне берничә көн рәттән күзәткәч, Миңнегали карт, ниһаять, кулын селти: юк, булмый, Ходай җылы оябыздан аермасын, ди дә, бала-чагасын ияртеп, вокзалдан бөтенләй кайта да китә.
Бәлки, бу хәерлегә дә булгандыр. Юллар бик начар, бик куркыныч. Коточкыч тыгызлык, пычрак-шакшы, тифның беткәне юк. Кешеләр вокзал идәннәрендә, вагоннарда үләләр. Талау, урлау, бер-берсен югалтулар булып кына тора. Әле шушы кечкенә Дәүләкән станциясендә дә вак караклар башы-күзе тонган халыкның әйберләрен күз алларында урлап китәләр. Бездән түбән яр астында торучы Сөбханкул исемле бер кара малай көн саен диярлек вокзалдан караңгы төшкәндә генә берәр капчык яки кәрзин күтәреп кайта торган иде. Урлаганын яшереп тә тормый, киресенчә, мактанып сөйли генә… Әнә шулай Дәүләкән вокзалында күпме тәүлекләр аунап ятып-ятып та, поездларга эләгә алмыйча, әйберләрен урлатып, кире өйләренә яки авылларына кайтып китүчеләр дә аз булмады. Миңнегали карт, ичмасам, андый казага дучар булмыйча гына бу «һиҗрәт»тән торып калды.