Без хәзер «егерме беренче ел ачлыгы» дип сөйлибез һәм язабыз. Әйе, бу дөрес, ачлыкны егерме беренче ел китерде, әмма чын ачлык үзе егерме икенче елның кышына һәм язына туры килде. Бөтен нәрсәне яндырган-көйдергән коры җәйнең ахыры ачлы-туклы булса да, ничектер үтте, ә менә кышка кергәч, ачлыкның шәрә сөяк куллары халыкны чынлап торып бугазыннан буып алды дияргә ярый. Хәер, ачлыкны күрмәгән яки күрсә дә, җиңел үткәргән кешеләр дә, билгеле, булды. Болар элекке елның икмәген ашап бетермәгәннәр (мәсәлән, безнең күрше Арыслангәрәй агай кебекләр), шулай ук хәле җитеп алдан запас хәстәрләгәннәр… (Ул көзне азык юклыктан мал бик күп суелды. Шул чакта һәркем ничек тә булса күбрәк ит алып калырга тырышты. Безнең атакай да бер чибәр генә тана түшкәсе алып куйган иде.) Әмма иң кирәге, иң заруры, иң кадерлесе шулай да икмәк икән!.. Икмәк белән генә кеше тук, икмәк кенә кешене ач үлемнән саклап кала икән! Ә икмәк юк, ашарга түгел, иснәп карарга да юк… Әгәр кайдадыр, кемдер кулында бодай яки арыш булса, ул инде дөньяның иң бай кешесе… һәм андый байлар да бар иде бугай, чөнки бер пот арыш онына ачтан интегүченең таза келәтен яки ярты ызбасын сатып алучылар да булды. Аннары Дәүләкән базарына да чыккалый иде он дигән нәрсә, ләкин дә инде ул онны кесәсе тулы алтыны булган кеше генә алса ала алгандыр. Кыскасы, икмәк юк. Шуңа күрә икмәксез елны «ачлык елы» диләр дә.
Ул елны икмәк урынына йөри торган бердәнбер ризык, әйткәнемчә, алабута булды. Алабутаны бөтен халык ашады. Без дә аны кыш буе ашадык. Әмма ләкин алабутаның бары үзеннән генә пешерелгән кап-кара «икмәк» ашар өчен бик әче, бик тәмсез һәм туклыклыгы да юк дәрәҗәсендә аз. Өстәвенә үзәкне көйдерә, саруны кайната, эчне дә бозып бетерә. Аңа ни дә булса, мәсәлән, бәрәңге яки тары оны кушарга кирәк – шул чакта гына аны икмәк итеп ашап була. Тик кайдан алырга бәрәңге белән тарыны?
Безгә алабутаның үзен дә, аңа кушарлык тары онын да Ташлыкүлдән Кашшаф җизни китерә торган иде. Ташлыкүл бөтен тирә-якта бердәнбер туграк авыл булгандыр, ахрысы, ә Кашшаф җизни бик ярдәмчел бер кеше иде, мәрхүм!.. Кыскасы, без алабута ашарга мәҗбүр булсак та, хәтәр кышны ачыкмыйча гына уздырып җибәрдек.
Ачлыктан тормыш сүнә, кешеләр сүнә. Мин бик яхшы хәтерлим, мәсәлән, малайлар арасында бергә уйнаулар бетте. Җәй көннәрендә элеккечә көтүебез белән тугайларга чыгып, сулар кереп йөрсәк тә, көзен инде, бигрәк тә кышка кергәч, җыелышып шар сугулар, шаулап чана шуулар тынды, тукталды. Якын-тирәдәге дусларым юньләп урамга да чыкмый башладылар. Аларның инде кайберләрен ачлык әкрен генә буа да башлаган иде. Туграк яшәүчеләр дә өйләреннән чыкмыйлар – куркалармы, ачларны күрәселәре килмиме – аңламассың…
Мин үзем урам аша каршыда гына торган Габдрахманнарга ара-тирә кергәли идем. Алар ишле семья, әниләре Бибикамал апа белән җиде җан, ә әтиләре Хәсән абзый холера вакытында үлеп киткән иде. Хәсән абзый – вак сәүдәгәр, кайчандыр җиләк-җимеш белән сату иткән, ишле булсалар да әйбәт, тук торганнар. Хәзер, йорт башы үлеп киткәч, алар бик тиз бөлгенлеккә төштеләр һәм бик иртә ачыга да башладылар. Зур уллары, бик көязләнеп йөрергә яратучы Ибраһим абый, ул чагында кайда булгандыр – хәтерләмим. Аңардан кечерәк Таифә апа китапханәдә эшли иде. Калганнары ике кыз, ике малай – ваклар, тик Габдрахман гына минем чамада. Менә шул ваклар барысы да ачтан шешенделәр. Эчләре күпкән, битләре өртелгән, әллә нинди ямьсез күксел төскә кергәннәр. Әкрен генә кыймылдыйлар, үзара әкрен генә сөйләшәләр, күбрәк ятып кына торалар. Ләкин арада иң ачыкканы Габдрахман булды шикелле, чөнки ул, унике яшьлек малай, элек тә ашарга комсыз иде, йөргәндә дә гел ни дә булса чәйни иде, аннары бөтен нәрсәне, мәсәлән, төрле үләннәрне тәмләп карарга ярата – яраса ашый, ярамаса, төкереп ташлый иде. Ә хәзер көннәр буе ач, тәрәзә каршына баскан, урамга тик карап тора. Ул шешенү генә түгел, әллә ничек картлар сыман булып киткән, авыз тирәсе җыерчыкланган, битенә бала төкләре бәреп чыккан иде. Мин җиң эченә яшереп кенә аңа чуенда пешкән берәр бәрәңге яки он кушылган алабута икмәге керткәләдем. Ул шуны, мине озатырга чыккан булып, өй алдында гына ашый иде. «Әни биргән генә миңа җитми шул» дип һаман зарлана иде… Шулай да Бибикамал апа балалары ачлыкны ничектер кичерделәр, берсе дә үлмәде, барысы да исән калды.
…Себергә ычкына алмыйча калган Миңнегали карт семьясы да ачлыктан бик интекте. Якын торгач, Зөфәрне күргәли идем, беткән егет, сөяккә генә калган, йөзе дә күм-күк – бала төге басып бетергән. Аңа бит инде унҗиде яшь, туярлык ашар өчен берүзенә генә күпме кирәк! Ничек әле чыдый диген!.. Ә кечеләре Санияләр, Әхтәмнәр?.. Хәер, ни хәлдә ятканнарын әйтә дә алмыйм – яннарына керергә уңайсызлана идем. Миңнегали карт үзе дә бик бетеренде, әмма чүкечен кулыннан төшермәде. Алачыкларыннан тимер чүкегән тавыш гел ишетелеп тора иде. Ул бит татарлардан бердәнбер тимерче – ачлык вакытында да аңа эш бетеп тормаган, күрәсең… Һәм шушы аларны ач үлемнән коткарды да булса кирәк.