Әйткәнемчә, ачлыкның иң рәхимсез чагы егерме икенче елның кышына һәм яз айларына туры килде. Дәүләкән урамнарында өйдән өйгә кереп, хәер сорашып йөрүчеләр бик күбәйде. Болар барысы да диярлек тирә-як авыллардан килгән ачлар. Һәм иң гаҗәбе – нәкъ менә авылларда ачлык отыры каты булды. Ә Дәүләкән – тимер юл буенда, бөтен әтрафның ашлыгы бирегә агылып килә иде, байлары да күп иде заманында, ат аунаган җирдә төк кала дигәннәр – менә шушы өмет ул бичараларны куып китергән дә булса кирәк. Әмма ләкин Дәүләкән үзе ач, үзе бер кабым сыныкка тилмереп утыра, инде азыклырак кешеләр бар икән, аларның капкалары көне-төне биктә. Һәм шул капкаларга сугылып, көчкә генә сөйрәлеп йөргән хәер эстәүчеләр ахырда урамда ук егылып үлә торганнар иде. Әгәр дә берәрсенең ишегалдында егылып үлә калса, аның гәүдәсен дә урамга чыгарып ташлыйлар иде. Моны гаеп итүче дә юк иде шикелле, чөнки урамда яткан үлекләрне махсус тәгаенләнгән кешеләр җыеп алып, каядыр илтеп күмәләр иде.
Бу ачлыкның бөтен хикмәтләрен сөйләп бетерерлек түгел. Мин әле бер Дәүләкән хәлләре турында, аның да үзем күргән һәм истә калганнарын гына сөйлим. Ә бит коточкыч ачлык бөтен Рәсәйне Уралга чаклы «биләп» алган иде. Мондый зур территориядәге ачлык төрле җирдә төрлечәрәк булгандыр, билгеле, әмма иң авыр-катысы Идел (Волга) белән Урал арасына туры килгән иде бугай… Һәм шушы регион эчендә дә төрлечәрәк үткәндер инде ул фаҗига… Безнең Дәүләкәнгә килгәндә исә, әйтергә кирәк, аның үзендә дә һәм әйләнә-тирәсендә дә ачлык бик көчле булды. Бик күп халык читкә качты, йортында калганнар исә ачтан кипте, корыды, бик күбесе бер сыныкка тилмереп үлде дә… Адәм баласы ниләр генә ашамады ул кышны!.. Урамнарда этләр, мәчеләр калмады, хәтта балалар югалу турында да сүзләр чыккалады. Монысына никтер ышанасы килмәде, ахрысы, күңел кабул итмәгәндер, аннары каяндыр, читтән, ерактан килгән сүзләр иде алар… Әмма Дәүләкәннең үзендә булган икенче бер нәрсәне мин һич тә оныта алмыйм – бик нык уелып, утырып калды ул минем хәтердә!.. Бу – самосуд дигән нәрсә. Мин моны үз күзем белән күрдем. Ул елны, билгеле инде, урлаулар күбәйде, кеше келәтенә төшү, абзардан сарыгын яки кәҗәсен урлап сую, ә базар көннәрендә агайларның йөкләреннән берәр нәрсәсен чәлдереп китү гадәти бер эшкә әйләнде. Менә шуның өчен урлаучыга бер генә хөкем – самосуд! Эләккән каракны милициягә биреп тору юк, базар халкы тоталар да гөр килеп вата башлыйлар. (Милиция ул чакта бик аз булды микән – нишләптер күренми дә иде.) Бу бик кансыз кыйнау, ерткычларча кыйнау… Ничек башлана ул?.. Әкрен генә чайкалган базар мәйданында менә берзаман, кинәт көчле өермә купкандай, халык шау-гөр килеп бөтерелә башлый. Кемнедер тотканнар!.. Барысы да шунда таба йөгерә, урлаганын күрсә-күрмәсә дә, «карак»ка ташлана, кулына ни эләксә, шуның белән ватарга тотына. Эләккән кеше уртада орчыктай бөтерелә, әйләнә-тулгана, башын-битен сакларга тырыша, баштарак: «Ай-ай, нишлисез, агайлар? Туктагызчы, агайлар!» – дип кычкырып та карый, аннары бераздан тавышы өзелә-тына, бары дөп тә дөп суккан тавышлар гына ишетелеп тора.
Бервакытны минем алдымда Иске Көрмәнкәйнең Хәйдәр исемле егетен шулай эләктереп алып тукмый башладылар. Ул озын, таза егет иде, кемнәрнедер селтәп тә ыргытты, ләкин базар уртасында котырган халыктан ычкынып буламы соң?! Урлаганмы, нәрсә урлаган – күргән-белгән кеше юк, ә тукмаучылар инде, этләр өере шикелле, Хәйдәрне урап та алдылар. Менә, мәсәлән, чабата-чыпталар сатып торучы Яшел Ибрай дигән кеше, тавыш купканны ишетү белән, чанасыннан озын күсәк суырып алды да, изге бер эшкә ашыккандай, тизрәк шунда таба чапты. Ул инде шул күсәге белән «карак»ка бер-ике тапкыр тондырмыйча әйләнеп килмәячәк.
Мондый кыйналудан бик сирәк кеше исән кала, күп вакытта үлек гәүдәсен ташлыйлар да китәләр. Җавап бирүче юк, җавап бирүчене табып та булмый, чөнки бу самосуд – бөтен базар аңа катнашкан. Ләкин Хәйдәр ниндидер могҗиза аркасында исән калган иде. Соңыннан әле ул Көрмәнкәйдән безнең спектакльләргә дә килеп йөрде. Ярата иде егет «уен» карарга. Ә менә Дәүләкәннең үз егете Нәгыйм белән «эшне» тиз бетерделәр. Аны, бичараны, базар мәйданына якын гына бер йортның ишегалдыннан котырган халык дөмбәсли-дөмбәсли алып чыкты. Имеш, шул ишегалдында урлап суелган кәҗәнең тиресе табылган… Нәгыйм утлы табада биегәндәй зыр-зыр бөтерелә, үзе ачы тавыш белән: «Юк, минем гаебем юк, агайлар!» – дип үкерә… Шул чакта кемдер артыннан йөгереп килде дә моның башына таза күсәк белән берне кундырды да… Егетнең өстенә әйтерсең бер чиләк канны коеп җибәрделәр – бөтен алды-арты буйлап шыбырдап акты да китте. «Аһ!» дип кенә өлгерде Нәгыйм һәм шунда ук башын учлап җиргә дә чүкте.