Баштарак мондый самосуд күренешләре мине әллә ничек миңгерәүләтте, өнсез итте, гүя ирексезләп-көчләп үзенә бәйләде. Әмма бер-ике «тамаша»дан соң мин инде бу ерткычлыкны күрә дә, күтәрә дә алмый башладым. Базар эчендә берәр шиклерәк тавыш-гауга куба башлау белән үк, ак-караны күрмичә, тизрәк үзебезгә таба чаба торган идем… Тәмам авыруга сабыштыра язды ул «самосуд» дигән нәрсә мине… Еш кына бизгәк тоткандай калтырануымны тыя алмыйча азаплана идем.
Ә хәзер адәм баласының ерткычлыгына алай ук исем китми. Ерткычлыкның җир йөзендә бер генә көн дә бетеп торганы юк. Менә алтмыш ел буена мин аны күреп, күрмәсәм – ишетеп киләм. Әмма ләкин дә кешенең үзе кебек кешегә, бигрәк тә химаясыз җан ияләренә күрсәткән ерткычлыгына мин бервакытта да ияләшә алмадым, алмыйм һәм алмаячакмын!.. Табигатем башка минем…
Хуш, тагын ниләр минем хәтердә саклана? Алтмыш елдан соң искә төшерүләре бик читен, бик күбесе, әлбәттә, онытылган. Бары тирән эз калдырганы гына сакланган. Һәм әнә шундый тирән, әмма яхшы эз калдырган тагын бер вакыйганы беләм мин. Ул да булса Совет дәүләтенең ачларга ярдәме! Әгәр дә бу ярдәм килеп җитмәсә, ачлыкның корбаннары, һичшиксез, тагы да күбрәк булачак иде.
Иң элек шуны әйтергә кирәк: бик авыр-фаҗигале ел булуга карамастан, мәктәпләрдә укулар бетеп тормады – ач балаларның килә алган кадәресен ач укытучылар һаман әкрен генә укыта бирделәр. Егерме беренче елның көзендә безне тагын икенче урынга – русларның элеккеге «городское начальное училище» дигән асты таш, өсте агач зур бинасына күчерделәр. Укуларыбыз хәзер иркен, якты классларда бара, укытучыларыбыз да берәү генә түгел, төрле фәннәрдән берничә. Хәзер инде бик куанып, рәхәтләнеп укыйсы иде дә бит, тик менә каһәр суккан ачлык… Белмим, укуларны без язга чаклы суза алган булыр идек микән, әмма – мең шөкер! – кыш уртасыннан безне мәктәптә бер тапкыр ашату башланды. Кайдан килде бу изге ярдәм? Дәүләкәндә 1918 елда ук оештырылган потребкооперация җәмгыяте бар иде. Менә шул кооперациянең зур таш магазинында ниндидер «Ар» дигән оешма исеменнән ачларга азык бирә башладылар. Кемнәргә нинди азык һәм күпме биргәннәрен хәзер инде әйтә алмыйм, ләкин мәктәп балалары өчен шуның кухнясында пешерелгән ап-ак икмәк, дөге боткасы һәм бик тәмле какао биреп җибәрәләр иде. Көн саен берәр укытучыбыз өч-дүрт малайны ияртеп әлеге таш магазинга бара иде дә безгә дигән икмәкне чиста капчыкка, ә ботка белән какаоны капкачлы савытларга салып, чана белән тартып алып кайта иде. Шуннан соң түземсезлек белән көтеп алган шул гаять тансык ризыкларны безгә бик тигез генә итеп бүлеп бирәләр. Безнең хәзер букчаларыбызда кашык-савытларыбыз бар – менә шуңа салдырып алабыз да бер бөртеген дә әрәм итмичә ашап, ялап куябыз.
Бу көненә бер ашау… Бәлки, ул ашау безнең кече телебезгә дә йогар-йокмас кына булгандыр, әмма шушы ашау аркасында бик күпләр ач үлемнән котылып калды…
Ике елдан соң Ленин вафат булгач, балалар теленә ничектер үзеннән-үзе «Ленин бабай» дигән сүз кереп китте. «Ленин бабай»га багышлап шул чакта күпме шигырь язылмады, күпме җыр чыгарылмады! Ачлык фаҗигасе әле онытылып бетмәгән иде, аны кичергән балалар да һаман әле шул ук балалар иде. Миңа калса, «Ленин бабай» дип бик якын, үз итеп дәшүдә әнә шул балаларның да бөек юлбашчыга эчкерсез тирән рәхмәтләре һичшиксез ишетелә иде.
Егерме беренче ел ачлыгы табигый буларак безнең әдәбиятта да чагылмыйча калмады. Әмма аның иң фаҗигале, иң ачык-шәрә күренешләре Галимҗан Ибраһимовның «Адәмнәр» исемле әсәрендә тасвир ителгән иде. Әнә шул артык «натуральный», артык берьяклы булуы өчен ул әсәр үз вакытында каты гына тәнкыйтькә дә юлыкты.
Егерме беренче елның рәхимсез корылыгыннан соң килгән егерме икенче елның җәе гаҗәпләнеп бетмәслек һәм сокланып туймаслык булды. Менә алтмыш елдан артык инде мин аның кебек җәйнең булганын белмим, хәтерләмим… Күпмедер охшаганы булгандыр, бәлки, әмма теге җәй шикелле күңелдә сакланып калганы юк, булмады… Ихтимал, бик зарыгып көтеп алганга күрә ул безгә шулай гадәттән тыш ямьле, ягымлы, бәрәкәтле булып күренгәндер дә… Юк, аның өчен генә түгел!
…Ничегрәк килде соң егерме икенче елның җәе?.. Язлар җитеп, кошлар килгәч һәм җир яшәргәч, майның урталарыннан ук көннәр ничектер озакка утырды. Көндезләрен җилсез, аяз, ә төннәрен җылы яңгыр явып үтә. Бу һәр көнне диярлек шулай кабатлана – кичтән күк читендә болытлар кабара, төнлә ашыкмыйча гына килеп, шифалы яңгырын сеңдереп кенә коеп китә, ә иртән күк йөзе офыктан офыккача чалт аяз, дөнья тагын ялт иткән! Кояш тигез генә кыздыра, курай селкенерлек тә җил юк, ә җир рәхәткә талгандай тирләп, парланып ята. Агачлар, үләннәр, чәчкән-утырткан нәрсәләр барысы да парниктагы шикелле күзгә күренеп үсә-күтәрелә… Әнә шундый җәй килде ул елны тәмам арыккан, интеккән табигатькә һәм бөтен җан ияләренә!