Выбрать главу

Безнең ишегалды электән үк тап-такыр җир иде, менә шул такырны да бәбкә үләне басып китте. Моңарчы шәрә яткан яки сирәк кенә кылган үскәләгән тау түбәләрен дә тездән куе үлән кап- лады. Былтыр чәчелеп тә чыкмый калган урыннарда арыш һәм бодай күкрәп үсте. Безнең якта үзеннән-үзе әнә шулай үсеп киткән арышны – «ту арыш», бодайны «ту бодай» диләр. (Яңадан туган мәгънәсендә булса кирәк.)

Ачлыктан кипкән, бетеренгән халыкның авызы, ниһаять, табигать биргән беренче ризыкларга тиде. Башта, тугайлар ачылгач та, төче юа, кузгалак бик күп булды, шунда ук койма-читән буйларын яшь кычыткан каплап алды, аннары озак та тормый якын урманнарда какы, балтырган өлгерде. Болар барысы да ризык иде. Инде табигатьнең шушы һәм тагын күп кенә нигъмәтләренә ялганып, кеше үзе чәчкән-утырткан азыклар да бер-бер артлы әкренләп өлгерә башлады. Кыскасы, халык ачлыктан чыкты, ачтан үлү куркынычы бетте.

Әмма бу гаять матур килгән бәрәкәтле җәйдә дә өс-башлары тетелеп беткән ач хәерчеләр, керләнеп, бетләп беткән арык ятим балалар (беспризорниклар) бик күп иде әле. Хәерчеләргә оя кирәк, эш кирәк, шуларны тапканнан соң гына алар Дәүләкән урамнарында күренми башладылар. Тик хәер сорашуны кәсеп итеп алганнары гына һаман йөриләр иде әле, ләкин тора-бара андыйлары да бик аз калды. Ә ятим балаларга килгәндә, аларның вакларын власть органнары җыеп алдылар, зурраклары исә, Дәүләкәнне ташлап, Уфа яки Самара якларына китеп бардылар бугай. Дәүләкәннең Габдулла исемле бер малае да шуларга ияреп киткән дип ишеттек. Бу Габдулланың гыйбрәтле тарихы бар, җае чыкса, бәлки, сөйләрмен дә әле.

Гаҗәп, миңа да Дәүләкәннән китәргә өч кенә ел калган икән инде. Ә нәрсә ул өч ел? – күз ачып йомганчы үтә дә китә. Без хәзер ун-унбиш елның үтеп киткәнен дә сизмичә калабыз, шушы еллар дәвамында күргәннәребез дә бик сыек, сөйлим дисәң, рәтләп сөйләр нәрсә дә юк. Ә менә Дәүләкәндә торасы калган өч елым шактый ук озын да һәм күргән-кичергәннәргә бик бай да булган икән. Бу бит, дусларым, җитмештән җитмеш өчкә җитү түгел, ә унөчтән уналтыга җитү – бу бит бөтенләй башка!.. Малайлыктан чыгу, балигъ булу – менә нәрсә ул минем өч елым… Һәм моның нинди үткен-тирән кичерешләр белән бәйләнгәнен, шәт, үзегез дә бик яхшы белә торгансыздыр…

Тик ничегрәк дәвам итим икән күргән-кичергәннәрне?.. Кыска вакыт, озын яшьлек – нәрсәдән башларга?..

…Менә ачлыктан соң килгән гаҗәеп җәйне сөйләдем мин… Шушы җәйдән илдә туклык башланды. Ләкин зарыгып көткән туклыкны табигать кенә түгел, тормыштагы көтелмәгән зур үзгәреш тә китерде: бу үзгәреш нэп дигән яңа бернәрсә иде – без менә шуның гаять хикмәтле чорына кердек. Нэпның нәрсә икәнен, кем аны зарури табып, гамәлгә керткәнен барыбыз да тарихтан беләбез, шуңа күрә мин аның илебез тормышында нинди зур роль уйнаганын монда язып тормыйм. Минем бары Дәүләкәндәге нэп турында гына сөйлисем килә – үз күзем белән күргәнне, үзем белгәнне генә.

Мәгълүм булганча, нэп хосусый сәүдәгә киң юл ачты. Патент ал да сату итә башла – полный рөхсәт!.. Бер ел үттеме икән, Дәүләкәндәге моңарчы ябык торган кибет-магазиннар ачылып бетте диярлек. (Кай арада һәм кайдан товары табылган?) Бу коммерция шаукымы бик күпләрне һәм бик тиз үзенә тартып алды. Элекке «купич»ларны әйткән дә юк, сәүдә алар өчен хәләл кәсеп, бу көнне алар, билгеле инде, көтеп кенә торганнар. Шулай ук элекке приказчикларның да күбесе җиң сызганып сату итәргә кереште. Мәсәлән, биш приказчик, бер сәүдәгәр «Алга» ширкәте төзеп, Басыйр купецның ике катлы магазинында эш башлап җибәрделәр. Тиз арада «Алга», чынлап та, бик алга китте, Дәүләкәндәге иң эре сәүдә фирмасына әйләнде. Элекке сәүдәгәр һәм приказчиклар гына түгел, моңарчы сәүдәнең нәрсә икәнен дә белмәгән кайбер кешеләр дә, хәтта үсмер малайлар да, «җиңел табыш»ка кызыгып, вак-төяк белән аяк өсте генә булса да сату итәргә тотындылар.

Гомумән, алу-сату, алыш-биреш эшләре бик җәелде, көчәйде, базарлар бик җанланды, авылдан һәртөрле азык-төлек күпләп керә башлады, чәйханәләр һәм сыраханәләр ачылды, пекарнялар күпереп торган ап-ак калач, булочниклар (мәсәлән, Эрлих дигән немец булочные) төрле тәмле нәрсәләр пешереп чыгарырга кереште. Шул ук немецлар сыр, май, колбасалар эшләп чыгара башладылар. Шәйморат башкорт бал коеп сатарга тотынды, ә кымызны инде әйткән дә юк – һәр көнне Көрмәнкәйдән, Акколайдан, Шәриптән китереп кенә торалар.