…Ярый, болары мәсьәләнең бер ягы, ваграк ягы… Без әле нэпның тагы да зуррак һәм мөһимрәк нәтиҗәсен күрдек: Дәүләкәнгә бөтен әтрафтан әүвәлгечә иген агылып керә башлады. Ә бу инде ил байлыгы – бөтен нәрсәдән дә кадерлерәк! Ул инде элекке шикелле вагоннарга төялеп, Россиянең үзәк шәһәрләренә озатыла. Икмәк Дәүләкәннең борынгы даны иде, менә шул даны кайтты аңарга. Шул ук вакытта аның моңарчы тик торган мәшһүр тегермәннәре дә хутка китте. Аларның «Якир», «Труд», «Гардер» тегермәннәре кебек бик зурлары дәүләт кулында иде. Вагракларын хосусый кулларга да бирделәр шикелле. Мәсәлән, Үтәмишевләрнең биш катлы тегермәннәре ачлык елның кышында утырып янганнан соң, шуңардан ничектер зарарланмыйча калган бер өлешендә алар яңадан ашлык тарттыра башладылар… Көзен-кышын өзлексез иген кереп торуның тагын бер кызыклы галәмәте – ул да булса ачлык елында кырылып бетә язган күгәрченнәрнең кинәт бихисап үрчеп китүендә иде. Ашлык бушаткан җирләргә алар кара болыттай төшеп утыралар, һавага күтәрелә башласалар, канат тавышларыннан колак тонып китә иде.
Дәүләт тегермәннәренең башына «хуҗа» итеп Гыйният дигән кеше куелды. Ул Дәүләкәннең бер извозчик улы булган, ләкин без аны элегрәк күреп белми идек, революциягә чаклы ул гел читтә йөргән. Извозчик Хәбибулла абзыйның Сафый исемле янә бер улы һәм Галимә исемле җиткән кызы да бар иде. Боларын әзрәк хәтерлим: Сафый (Сафиулла) абый чибәр генә гармунда уйный иде, ә сеңлесе Галимә спектакльләр куюда катнашып йөрде.
Гыйният хакында, үзе кайтып күренү белән бер үк вакытта диярлек, төрле сүзләр дә чыкты: ул, имеш, ниндидер яшерен партиядә торган, партия өчен акча кирәк булгач, банкларны басуда катнашкан, үзе, имеш, патша жандармнарыннан гел качып йөргән. Булыр да! Бәлки, шуның өчен аны Дәүләкән тегермәннәренә җитәкче итеп куйганнардыр да. Әмма ләкин бу «җитәкче» иң элек үзе өчен гаять өлгер, чын хуҗа булып чыкты. Бер-ике ел да үтмәгәндер, Гыйният абзый Дәүләкәннең иң шәп урынында, ягъни әлеге без барып йөри торган водокачка янындагы ачык мәйданда, калай белән япкан, такта белән тышлаган, биш-алты тәрәзәсе Дим буйларына карап торган бик шәп йорт салдырып җибәрде, зур-иркен ишегалдына шулай ук калай белән яптырып ак мунча, конюшни, сарай, тагын ниндидер каралтылар салдырды, бөтен ихатасын такта койма белән әйләндереп, таза-чибәр капка бастырып куйды. Шуларның барысын да, ягъни йортыннан алып капка-коймасына кадәр, лимон төсендәге сарыга буятты. Моның кебек йорт Дәүләкән купецларының да бик күбесендә юк иде. Үзе ул кара айгыр җиккән, йомшак күн утыргычлы, рессорлы тарантаска утырып кына йөри башлады. Һәм озак та үтмәде, халык аңа «Кинәт бай» дигән исемне дә такты. Бу кушамат бик тиз таралды, абзыйның исем-фамилиясен дә оныттылар, телдә бары «Кинәт бай» гына калды.
Хәзер, ярты гасырдан соң, мин тегермәннәр «хуҗасы»н гаепләргә дә, хөкем итәргә дә җыенмыйм. Асылда, мин аны белмим, күргәләвем дә бик аз, тик шуны гына әйтә алам – ул заманда Гыйният абзый кебек кинәт баеп китүчеләр аз булмады. Бу хәлләр барысы да әлеге шул нэп дигән хикмәтле нәрсәнең җимешләре иде.
Шулай да минем, малай башым белән, Гыйният абзыйга бер этлегем тиде. Эш шунда: Мәрвәр утарыннан килеп, Дәүләкән мәктәбендә бер кыш укыган Гобәйдулла дустым Кинәт бай турында бәет чыгарды. (Хәтерләсәгез, Гобәйдулланың «һөҗү» белән мавыкканын «Дәүләкән» өлешендә сөйләгән идем инде.) Менә монда да шәкертнең кулы тик тормаган, Кинәт байны үзенчә фаш итеп тоткан да бәет язган. Миңа килеп, сер итеп кенә укып күрсәтте. Бәет, ахрысы, икебезгә дә кызык тоелгандыр, һәм без аны үрчетергә булдык. Ике кулдан куш дәфтәр битенә берничә нөсхә итеп күчердек. Шуннан соң апрель аеның җылы, караңгы бер кичендә (бу 1924 елның язы иде) шул күчермәләрне бер-ике урам чатына, мәчет коймасына, Гыйният абзыйның үз капкасына да ябыштырып куйдык. Бу эшнең үзебез өчен бик хәтәр икәнен, ахрысы, сизгәнбездер, чөнки бүтән беркемгә дә әйтмәдек, сөйләмәдек, эчебездән тындык.
…Икенче көнне бәетне күргәннәр, укыганнар, хәбәре дә таралып өлгергән. Безнең үзебезгә дә «Кинәт байларга бәет чыгарганнар!» дигән «яңалык» бик тиз килеп җитте. Ул гына түгел, Кинәт байның ялчысы, Сабан туйларында көрәшүче озын-таза Нури абзый әйткән, янәсе: «Кем язганын белсәм, ботыннан тотып җиргә бәрәм!» – дигән, имеш. Без моны да ишеттек. Ләкин серебез ачылмады, белүче булмады, куркыныч узды, бәет үзе дә тиздән онытылды. (Бала-чага эше дип карадылар булса кирәк.) Ә Гыйният абзаңа нәрсә? – утырган урыны биек, йөрткән аты шәп – сыңар төге дә селкенмәгәндер, билгеле… Тик минем күңелдә генә ниндидер ямьсез бер юшкын утырып калды. Күрәсең, яшерен эшне яшьтән үк яратмаганмындыр инде.