Выбрать главу

Кинәт байның соңгы язмышы турында бер хәбәрем дә юк. Дәүләкәндә озак төпләнеп кала алмаган булса кирәк – мин Казаннан кайтып йөргән чакларда, ягъни егерменче елларның азакларында, Гыйният абзый үзе юк, ә шәп таза йорты тора иде. Анда кайбер туганнары һәм әлеге ялчысы Нури агай яшиләр иде. Нури йортны караучы да, саклаучы да иде бугай.

Шушы әйберне язарга җыенгач, Гыйният абзый турында сорашып карадым – белүче булмады. Тик кемнәндер «Гыйният ачтан үлгән» дигән гаҗәп сүзне ишеткәнмен һәм шуны блокнотыма язып та куйганмын. Кайда, кайчан, нишләп? – бу сорауларга җавап юк, күрәсең, сөйләүче үзе дә белмәгәндер. Билгеле, минем моңа һич тә ышанасым килмәде – кайчандыр Дәүләкән тегермәннәрен кулында тотканга күрә генә түгел, ә бигрәк тә аның революциягә чаклы ук инде утны-суны кичкән кеше булуын белгәнгә күрә дә ышанасым килмәде. Хәер, безнең заманда кемнәр белән ниләр генә булып бетмәде. Алла сакласын, бака чакмасын, им дә тапмассың, дип әйтә торганнар иде без малай чакта. Уйнап әйтелсә дә, уйлап әйтелгән!..

Тагын нәрсә әйтәсе калды Дәүләкәндәге нэп турында? Әйе, бу вакытта тагын дин көчәйде дип тә әйтергә була. Тиз арада мәчетләр җанланды, җомга намазына йөрүчеләр күбәйде, елына ике килә торган Гает бәйрәме дә бик күтәренке үтә башлады. (Гражданнар сугышы вакытында һәм ачлык елында бу эшләр тәмам сүрелгән иде.) Сәүдәгәр халкы, авылның хәлле кешеләре, гомумән, динне тотарга яраталар – бу электән үк билгеле. Ләкин фәкыйрь-фөкарәләрдән һәм хезмәтчеләр белән һөнәрчеләрдән дә мәчет юлын таптаучылар аз түгел иде (һәрхәлдә, җомга намазын калдырмыйлар иде). Бу туклыкка һәм иминлеккә ирешүнең бер галәмәте булмады микән?.. Ачлык вакытында бит югыйсә мәчетләр бөтенләй бушап калган иде. (Мәсәлән, хәзерге вакытта да халыкның күпмедер өлеше дин тота яки дин кушканны эшләргә тырыша – бу бит инде хәерчелектән, бөлгенлектән, нужадан түгел, һәрхәлдә.) Нэп елларында исә халыкның иң зур күпчелеге иске заман тәрбиясен алып калган кешеләр иде әле. Шулай булгач, диннең вакытлыча көчәеп китүе дә шактый табигый бер күренеш иде.

Дин йогынтысыннан әле без яшүсмерләр дә азат түгел идек. Бигрәк тә аның бәйрәмнәреннән… Елына ике килә торган Гает бәйрәме, мәсәлән, минем хәтердә малай чакның кызыклы һәм нигәдер сагышлы бер истәлеге булып хәзер дә әле саклана. Көтеп ала идек бит, әзерләнгән була идек, елый-елый яңа кием сорый идек… Бәйрәм көне килеп җиткәч, бик иртә генә торып, зурлар кушканча «тәһарәтләнү», кичтән әзерләп куйган чиста яки яңа киемнәрне киеп алу, аннары атакайга ияреп гает намазына, ә мәчеттән чыккач, зиратка бару – болар барысы да ничектер күңелне сафландырган, мәгәр шулай да мәҗбүри булган гамәлләр иде. Инде менә шулардан соң, коймаклап бәйрәм чәен дә эчкәч, без үз иркебездә, без бәйрәм белән дә үзебезчә хозурланабыз. Тизрәк урамга чыгабыз, очрашабыз, җыелышабыз, мактаныша да башлыйбыз. Баеракларның өстендә бәйрәмгә дип тегелгән яңа тужурка-чалбар, фәкыйрь яки ятимнең өстендә кичтән әнисе юып киптергән чиста күлмәк-ыштан. Баераклары кесәләренә чикләвек, кәнфит тутырып чыккан – алар ландрин суыралар, фәкыйрьнең дә ыштаннарына ябыштырган кесәләре буш түгел – алар исләре дә китмичә генә чырт-чырт көнбагыш яралар… Әмма нәкъ менә бәйрәмнәрдә адәм балалары арасындагы тигезсезлек үзен аеруча әрнеттереп сиздерә дә түгелме соң? Тик шулай да безнең малайлар, аңлапмы-аңламыйчамы, һәрхәлдә, изге бәйрәм хакына бу тигезсезлеккә әллә ни игътибар итмәскә, үзара дуслык-татулыкны берничек тә бозмаска тырышалар иде. Бөтен кешеләргә килгән бәйрәм ич бу!.. Тукай абыйлары да шуңа сөенгән ләбаса! Ә ул инде тигезсезлекнең нинди ачы нәрсә икәнен бик яхшы татыган, белгән шагыйрь.

Бар күңеллелек бөтен дөньяда, бар бер ямь бүген.Нәрсәдән бу? – Мин беләм: бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!
Бер мөкатдәс хис белән һәрбер кеше хәйран бүген,Уйный сазым да минем бәйрәм көен: бәйрәм бүген!

Әмма ләкин дөньяны бер генә көнгә ямьләндергән изге бәйрәмнәр безнең өчен бик тиз үтеп китте. Һәм «тигезсезлекләр» дә, әйтергә кирәк, тиз арада бөтенләй үзгәрде – ничек итеп, кая таба – анысын соңрак күрербез.