Ә бер-ике елдан инде совет бәйрәмнәре өстенлек ала башлады. Аларның иң зурлары, билгеле булганча, Октябрь белән Май бәйрәмнәре иде. Аларны аеруча дәртләнеп һәм шатланып бәйрәм итүчеләрнең күпчелеге дә, билгеле, яшьләр иде. Шулай ук Дәүләкәндә революция вакыйгаларына катнашучыларның да читкә китмәгәннәре исән-саулар – алар оештыручылар, алар беренче сафта!.. Ләкин Октябрьнең еллыгы көзнең иң шыксыз, пычрак чагына туры килгәнлектән, бәйрәм итү башлыча мәктәпләрдә, клубларда үткәрелә иде. Ә менә Беренче май бәйрәме язның аяз, матур көненә туры килсә, бик күңелле, тантаналы уза торган иде. Үзенә күрә демонстрация дә, митинг та булып ала, төрле уеннар да оештырыла, кыска гына вокзал урамы да әкрен генә гулять итеп йөрүче, киенешкән яшьләр белән тула иде.
Шундый бәйрәмнәрнең берсе белән бәйләнгән кызык кына бер вакыйга әле дә булса исемдә: нәкъ Беренче май көнне безнең Дәүләкән белән Яңа Шәрип арасындагы тигез кырга энә карагына охшаганрак кушканатлы кечкенә генә яшел аэроплан төшеп утырды. Ишеткәнебез бар, әмма җиргә төшкәнен моңарчы һич тә күргәнебез юк иде. Шунда ук бала-чага, яшь-җилкенчәк барыбыз да кырга чаптык. Тыныбыз бетә язып барып җиттек, чорнап алдык, карап торабыз бу әкәмәт аэропланга! Әнә ул нинди икән! Янында зур күзлекле, озын колаклы күн бүрек кигән очучысы да басып тора. Һәм көлемсерәп кенә җыелган халыкка аңлата: «Мин осоавиахимнан килдем, ди, сезгә шушы очкычны махсус күрсәтер өчен, ди, инде утырып карарга теләүче булса, мин аны очыртып та килә алам», – ди.
Димәк, утырып очарга да була?! Бусы инде гаҗәп-хәйран! Моңарчы бит әле Дәүләкәндә һичкемнең аэропланга утырып караганы юк иде. Кем генә башлап утырыр икән?.. Ләкин ни өчендер утырырга ашкынып торучы юк. Күрәсең, берәүнең дә җирдән аерылырга йөрәге җитми. Ә очучы кыстый: «Курыкмагыз, килегез, машинам бик әйбәт, исән-сау шушында китереп төшерәм», – ди… Башкалар бер-берсенә карашып, икеләнеп торган арада,бер кәҗә сакаллы агай алгарак ерып чыкты да: «Кая, булмаһа үзем осып караем әле», – диде. Ул аты белән килеп туктаган бер йөк ташучы икән. Бүреген батырыбрак киде дә, чыбыркысын тоткан килеш, очучы ярдәме белән аэропланга менеп тә утырды. Шунда ук очучы үзе дә менеп урнашты. Бераздан аэропланның алдындагы агач калаклары зырлап әйләнергә тотынды, аннары, үзе кузгалып, кыр өстеннән сикергәләп китте… китте дә, отыры кызурак чабып, ахырда җирдән дә аерылды. Халык, артыннан йөгереп, шаулап, бүрекләр чөеп, агайны озатып калдылар.
Аэроплан башта Дим тугайлары өстеннән Әлшәй ягына таба китте, Акколайларны узгач, Түлән буена борылды, шул чакта бераз күздән дә югалып торды, аннары тимер юл буйлап Дәүләкәнгә таба кайтты һәм яңадан нәкъ шушы урынга исән-имин төшеп тә утырды. Бөтен очуына бер унбиш-егерме минут вакыт киткәндер… Аэроплан туктауга, агайны күтәреп алып җиргә бастырдылар. Ул шунда ук геройга әйләнде. Бала-чага, артыннан калмыйча, көтүләре белән ияреп йөри башлады… «Йә, агай, ничек булды, ниләр күрдең? – дип сораучыларга ул, исе китмәгәндәй, гади генә: «Әйбәт булды, дөньяны күрдем, тик менә колак кына тонды», – дип җавап бирә иде. Ә малайларның, кабаланып: «Адәм ничек күренә, атлар, сыерлар?..» – дип кызыксынуларына каршы ул, көлемсерәп: «Аттың дүрт аягы ла күренә, ә мона сусканың аяктары бөтенләй күренмәй», – дип җавап биргән иде… Шулай итеп, Дәүләкән тарихында аэропланга беренче мәртәбә утырган кеше йөк ташучы бер башкорт агае булып чыкты. Тик кызганыч, исеме генә елъязмаларга кереп калмады.
Инде үз хәлебез турында да сөйләргә вакыттыр… Әлбәттә, истә калган кадәресен арттырмыйча һәм киметмичә. Билгеле, без- нең атабыз да нэп башлану белән сәүдә эшенә кереште. Әйткәнемчә, сәүдә аның өчен хәләл кәсеп иде. Әмма электән үк килгән бер гадәте (яки комарлыгы) бар – ул һәрвакыт йөрү белән бәйләнгән сәүдәне ярата иде. Шуңа күрә кибет ачмады, бернинди ширкәткә кушылмады, ә искечә ялгыз башы йөреп сату итәргә тотынды. Башта ул Самар юлын таптады. Авыл халкында кием-салымга кытлык бик зур иде, өс-баш күптән искергән-тузып беткән, яңаны тектерергә һәркемнең дә кулыннан килми, бик күпләр үзенә кирәкне талчуктан эзли торган иде. Талчуктан киенү бик гадәти бер эшкә әйләнгән иде ул чакта. Безнең атакай да, менә шуны исендә тотып булса кирәк, Самар талчугыннан берничә капчык кием-салым тутырып кайта иде дә шуларны Дәүләкән базарында һәм якын-тирә базарларда кулдан сатып йөри иде. Әйбәт сәүдә димәс идем, вак эш, дәрәҗәсе дә түбән, әмма нишләсен башка чарасы булмагач?! Картның мондый «сәүдәгә» тотынырга мәҗбүр булуының төп сәбәбен мин бары соңрак кына аңладым.
Самар талчугына атакай мине дә берничә тапкыр ияртеп алып барды. Минем эшем аның үзен дә, алган әйберләрен дә сагалап йөрү – мин бу «мөһим» эшкә ярыйм, миңа инде ундүрт яшь.