Выбрать главу

Самар – зур шәһәр, мин белгән Уфадан да, һичшиксез, зуррак… Зур-зур таш йортлар да монда күбрәк. Станциясе дә ифрат зур – үтеп чыга алмаслык юлларда тезелеп торган кызыл эшелоннарның да исәбе-хисабы юк.

Беренче мәртәбә барып төшкәч тә, мине бик гаҗәпләндергән нәрсә – вокзал мәйданындагы извозчикларның төрле яктан атакайга «князь» дип дәшүләре булды. Валлаһи менә, әле берсе, әле икенчесе: «Князь, әйдә кил, утыр, утыр!» – дип чакырып кына торалар. Башта мин моны мыскыл итү дип аңладым, бик гарьләндем һәм сакаллы русларга чынлап торып ачуым да килде. Тик соңыннан гына белдем: татарга «князь» дип дәшү көлү дә, мыскыл итү дә түгел икән, бу бик күптән руска кереп калган бер гадәт икән ләбаса!

Ә Самар талчугы – галәмәт!.. Вокзалдан ерак та түгел зур мәйдан, еллар буенча чүмәләдәй өелгән кырмыска оясы кебек өзлексез мыжгып-кайнап тора. Шулай ук ул өзлексез бөтерелеп, чайкалып, гүләп тә тора. Монда әйтерсең бөтен Рәсәйнең сатучысы һәм алучысы, сукбай һәм зимагуры, карагы һәм жулигы җыелган – ерып йөрерлек тә, читенә барып чыгарлык та түгел!.. Искиткеч уяулык кирәк монда, югыйсә күз ачып йомганчы акчаңнан да, әйбереңнән дә колак кагарсың!

Самар ул Себергә һәм Урта Азиягә китә торган иң озын юллар өстендә тора. Шуңа күрә монда кырык яктан килеп тыгылган кырык милләт халкы бутала. Монда сатылмаган нәрсә юк – аларны белеп тә бетерерлек, санап та чыгарлык түгел. Без кием-салым карыйбыз, безгә кием-салым кирәк. Һәм бу «товар» да мең төрле. Өр-яңасы да, тузып беткәне дә – кайсын телисең, рәхим итә күр!.. Берәрсенең кулындагы ошаганрак әйберне карый башлау белән, ниндидер шикле кешеләр безне чорнап та алалар. Һәркайсы үзенең сәләмәсен күзебезгә төртә башлый:

– Яле, агай-эне, алып җиффәр булмаса, гомерең буе рәхмәт укырсың! Балаларыңа да әтеп калдырырсың…

– Абзый, мөселман кеше икәнсең, баскан урынымда җир йотсын, минекеннән дә юнерәген тапмассың!

– Әй, мажик, ач капчыгыңны, бушлай ташлыйм. Каян килеп кая китмәгән безнеке!..

Ә безнең кайгы ничек кенә булса да кесә белән капчыкны саклау – шуңа күрә тизрәк бу тыгыз чолганыштан ычкыну ягын карыйбыз. Чынлап та, бу кырмыскалар шикелле мыжгып торган халык арасында иң читене – кирәк әйберне карап алу иде. Шуңа күрә без, талчук уртасында бераз буталганнан соң, этешә-төртешә читенә чыга идек тә, капчыкларыбызга утырып, үткән-сүткәнне күзәтә идек. Берәр ышанычлырак кешенең кулында юньлерәк әйбер күренсә, атакай шуны чакырып ала да ипләп кенә әйберсен карый һәм сатулаша башлый… Әйбер бик төрле булган шикелле, сатучысы да бик төрле – кайбере белән бик тиз килешәләр, ә кайбер үҗәте белән килешә алмыйча җаны чыга. «Насыйбы безнеке булыр!» – ди минем карт, гүя үзен юатып.

Без җыйган кием-салымнарның берсе дә яңа түгел, барысы да киелгән, ләкин бөтен-таза, «рәхәтләнеп» иләрлек әле… Мин үзем дә ул елларны кеше иңеннән төшкәнне киеп йөрдем. Хәтеремдә Самар талчугыннан алган бәрхет якалы зәңгәр тужуркам – зуррак иде ул миңа, шулай да яратып кидем үзен.

Талчукта эшебез беткәч, күрше мәйдандагы тимер ишекле таш кибетләр рәтендә дә йөрдек. Кибетләрнең эчендә генә түгел, тышында да товарлар өелеп ята. Бик кызу сәүдә бара – монда да алучыны буш җибәрмәскә тырышалар, хәтта арттан кычкырып калалар. Җиләк-җимеш бик күп – үзбәкләр, төрекмәннәр китереп тутырганнар. Шулардан күчтәнәчкә өрек, күрәгә, кишмиш алып киттек.

Ул елларда зур калага читтән килгән кешенең «фатир керә» торган берәр яхшы танышы була иде. Безнең дә Садовый урамда шундый таныш мишәрләребез бар иде. Каланың таш урамнарын таптый-таптый тәмам алҗыгач, шуларга куна керә торган идек. Иркенләп туйганчы бер ашау-эчүебез дә шунда үтә иде. Аннары инде башны тизрәк мендәргә куясы килә. Зурлар чыдам, зурларның һаман сүзе бетми, ә мин әкрен генә торып чоланга чыгам да әзер урынга авып, шунда ук «мәрткә» дә китәм. Их, бу Самар, Самар, кем генә сиңа чыдар?! Вакыт-вакыт каяндыр гармун тавышы ишетелеп киткәндәй була, ләкин мин аны төшемдә ишетәм дип кенә беләм. Ә баксаң, хуҗаның бер малае кичләрен капка төбендә әкрен генә гармун тартып утыра икән. Һәм шушы малай үскәч бик оста гармунчы булып китә. Сез дә аны беләсез, ул – Гали Җәмлиханов!.. Менә кемне мин гүя төшемдә ишетеп ятканмын…

Икенче көнне бик иртә генә, капчык-төеннәребезне күтәреп, вокзалга төшеп китәбез. Монда үзенә бер дөнья!.. Мәхшәр дияргә дә була. Вокзал алды мәйданында кем генә йөрми-буталмый – килүче, китүче, актык киемен сатучы, сәләмә малай-шалай (беспризорниклар), бетле хәерчеләр, шикле хатын-кызлар, нидер сагалап йөрүче ирләр, чегәннәр – мин инде Самарның бирегә килеп тулган извозчикларын, ломовойларын, рәт-рәт тезелеп утырган азык-төлек сатучы марҗаларын әйтеп тә тормыйм. Унҗиденче-унсигезенче елларда ук урыныннан купкан халык адашкан сарык көтүедәй һаман әле бутала да тулгана. Кая бара, ни өчен бара, нәрсә эзли – Хода белсен! Бик биек тә бик озын вокзал бинасына керсәң, анда да энә төшәр урын юк. Бөтен идәне сандык, кәрзин, әрҗә, капчык, төеннәр белән түшәлгән. Ашау-эчу, йоклап яту, хәтта үлеп яту да шул ук таш идәндә. (Бер рус картының шунда үлгәнен үз күзем белән күрдем.) Монда нинди генә исләр аңкымый, әмма иң көчлесе – карболка исе. Хәзер инде тиф та, холера да юк кебек, ләкин карболканы һаман да жәлләмиләр, күрәсең…