Менә шунда ике аяк сыярлык урын табып, капчык-төеннәр өстендә утырырга кирәк. Берең утыра, берең поезд сагалый. Белешмә бюролары ул чакта булгандырмы – һич әйтә алмыйм, ләкин бөтен «белешмәне» үзең кебек аптырап йөрүчедән беләсең яки, перронга чыгып, килеп туктаган поездларның кая таба китүләрен сорашасың… Белмичә утырсаң, Уфа урынына Ырынбурга киттең бардың – монда поездларның беришесе Уфа – Чиләбегә, икенчеләре Ташкент ягына китәләр. Кассаларга якын барырлык түгел, анда сытылып үләргә мөмкин. Күбрәк проводниклар белән сөйләшеп утыру ягын карыйсың – сөйләшә белсәң, утырып була торган иде.
Элегрәкме, шул еллардамы вокзалларга җыелган халыкны чүпне көрәгән шикелле төяп алып китүче «Максимка» дигән поезд йөри башлаган иде. (Аны Максим Горький геройларын истә тотып, шулай атаганнар, имеш!) Дүртенче класслы соры вагоннар, аларда ике кат тоташ сәндерәләр… Менә шул сәндерәләргә халык бәрелә-сугыла, ызгыша-тартыша кереп тула. Урын алганнар – ирләр, хатыннар – рәттән тезелешеп яталар. Монда оялу да юк, гаеп итү дә юк. Тик иң түбәнге сәндерәләр генә тоташ түгел, утырып барырлык, тәрәзә янында кечкенә өстәле дә бар – юньлерәк, чистарак кешеләр шунда эләгергә, утырып кына булса да, шунда кайтырга тырышалар иде.
Безгә дә күбрәк менә шул «Максимка»га эләгеп китәргә туры килә иде. Самар белән Дәүләкән арасы әллә ни ерак та түгел, хәзерге «скорый» җиде-сигез сәгатьтә үтә торгандыр, ләкин безнең «скорыебыз» тәүлектән артык та өстерәлә торган иде. Рәхәт поезд иде ул, бер җан иясе булмаган разъездларда да сәгатьләп тора, кешеләр вагоннардан төшеп, яшел чирәмгә йөзтүбән капланып йоклап та менәләр иде. Әмма барыбер кузгала ул! Башта кычкырта, халыкны җыя, аннары ахылдый-ухылдый китеп бара.
Бу «Максимка»да, Самарның үзендәге шикелле үк, иң беренче кайгы – әйберләрне саклау иде. Ничә барып, ничә кайттык, әмма арысак та, ачыксак та, йокламасак та, бәла-казага юлыкмыйча бөтен «товарыбыз» белән исән-имин Дәүләкәнебезгә, ниһаять, кайтып төшә идек. (Бу язганнар 1922–1923 елларга карый, бер-ике елдан соң поездлар күбәйде, йөрүләре шактый ансатлашты, вагоннарның да төрле төскә буялганнары чыкты – «мягкий» дигән зәңгәр-сарысына бай нэпманнар гына утырып йөри иде. Ләкин безгә андый «йомшагына» бервакытта да утырырга туры килмәде.)
Сәүдәләр кыза. Кибетләр гөрләтеп сату итә. Каяндыр товары да чыга, товары да килеп тора. Яңа сәүдәгәрләрнең эшләре шәп бара – моны аларның кыяфәтләреннән, өс-башларыннан да күреп була иде. Кайберләре яхшы атлар да җигә башладылар.
Әмма мин атакайның «сәүдәсен», әйткәнемчә, яратмый идем. Хурлана да идем. Малайлар алдында Самар кебек зур каланы күрүем белән мактанасым да килми иде – беләләр ич безнең нәрсә өчен анда барып йөргәнне. Дөрес, аларның берсе дә ул чакта сату эшенә начар карамый иде, мин дә шулай ук начар карамый идем. Аннары кемнәр генә сатуга тотынмады законный нэп заманында?! Җитезрәк малайлар үзләре дә базар көннәрендә, кое суы сатып булса да, акча төшерергә тырышалар иде.
Миңа исә атайның бары «товары» гына ошамый иде. Ярый әле шул товарын базарда сатып йөрергә мине мәҗбүр итмәде. Әгәр мәҗбүр итә калса, мин җирдә стаканлап тәмәке сатып утырырга риза булыр идем, әмма кеше искесен селкеп йөрергә, юк, Алла сакласын, бервакытта да!
Ни өчен соң минем атай, Дәүләкәндә шактый абруйлы бер кеше булуына карамастан, сатуның шундый вак-түбәнен сайлады икән? Бер сәбәп итеп мин аның йөрергә яратуын әйткән идем. Ләкин чын сәбәп, төп сәбәп аңарда гына булмаска тиеш. Дөресен генә әйткәндә, кием-салым күтәреп йөрүдән әллә ни зур файда да күрми иде. Баштарак бу «товар» шәп кенә үтсә дә, соңга таба инде отыры авыр китә башлады – кайбер нәрсәләрен айлар буена сата алмыйча йөдәп бетә иде. Чөнки халык бөтенәйде, искегә исе китми, яңаны алырга яки тектерергә дә хәленнән килә башлады.
Сизәм: атакайның кәефе дә әйбәт түгел, әледән-әле уфтана да көрсенә, еш кына үзалдына моңланып та ала. Аның өчен мин дә борчылам – минем дә борчылыр вакытларым җитте дияргә ярый… Ә көннәрдән бер көнне мин һич көтелмәгән бер күңелсез хәлгә тап булдым. Базар көн иде бу, мәктәптән кайтып керсәм, өебезнең кухня ягында, сәкедә атакай иңбашларын селкетеп, тавышсыз гына елап утыра!.. Инәй аның янына баскан, сабыр гына юатып тора иде, ахрысы… Мин бу хәлне күрү белән аптырап, өнсез калып, бусагада шып туктадым. Шулай да инәй сизеп алды, борылып миңа кулы белән генә чыгып китәргә ишарә ясады. Мин күләгә шикелле артка чигенеп кенә чыгып киттем… Әйтергә кирәк, мин бала елавын да авыр күтәрә идем, әмма олы кешенең, җитмәсә, атай кешенең елавы мине тәмам кисте, хәлсез итте, гүя бөтен эчемне актарып чыгара язды. Үземә урын таба алмыйча, әллә кызганудан, әллә гарьләнүдән үкси-үкси тизрәк абзарга кереп яшерендем. Тик шунда гына беренче тетрәнүдән көч-хәлгә айныгач, мин, ниндидер бер гаҗизлеккә төшеп: «Ни булган аңа, ни өчен ул сакаллы башы белән сәкедә елап утыра, нинди бәхетсезлеккә тарыган?!» – дип ачынып уйландым. Озак тынычлана алмадым, абзарда бик озак яшеренеп тордым… Аннары курка-курка гына өйгә керсәм, атакай юк, чыгып киткән, инәй үзе генә иде. Ул да бик боек, нидер ямап утыра… Бераз икеләнеп торганнан соң, мин шулай да әкрен генә сорадым: