– Ни булды соң, инәй?
– Атаң бер пәлтәсен урлаткан, – диде инәй.
– Шул гынамы? – дидем мин, бик гаҗәпләнеп.
– И бала, белмисең шул син атаңның хәлләрен! – диде инәй, авыр-тирән сулап. – Бер пәлтә югалту да зур каза аның өчен.
Менә шуннан соң гына мин аның «талчукчы» булып йөрүенең төп сәбәбен аңлагандай булдым. Ул, баксаң, купецлар теле белән әйткәндә, сумасыз сәүдәгәр икән ләбаса! Чистарак, абруйлырак сәүдәгә тотынырга аның инде хәленнән дә килми икән… Һәм бу дөрес иде, чынлап та ул шулай иде – тагы да соңрак миңа мәгълүм булды: атакай революция алдыннан сәүдә итеп тапкан бөтен сумасын шушы асты таш, өсте агач әйбәт йортка тыгып бетергән, имеш! Ә сумасыз сәүдәгәр – канатсыз кош кебек, йөгереп караса да, очып китә алмый икән ул. Аннары минем атакай бу нэп дигән яңа шартларга тиз генә җайлаша да алмады шикелле – ниндидер серен, хикмәтен аңлап җиткермәде бугай ул аның… Хәзер аеруча таләп ителгән өлгерлек, үткенлек, әрсезлек, хәйләкәрлек тә, ахрысы, җитеп бетмәгәндер! Совет шартларындагы «нэпман» дип йөртелгән яңа купецлар нәкъ менә шул сыйфатлары белән аерылып та торалар иде… Кыскасы, мактанырлык түгел иде атакайның эшләре, һәм мин моны малай башым белән дә сизә идем, үземчә уйлана да, борчыла да идем.
…Әмма чынлап торып уйланыр һәм борчылыр вакытлар мине соңрак көткән икән әле… Тормышның тиз үзгәрүенә исең китәр! Яңарак кына коточкыч ачлык кичергән идек, инде шуның артыннан ук дип әйтерлек туклыкка да ирештек. Моны нэп нәтиҗәсе диделәр. Һәм бу чынлап та шулай иде. Ләкин – гаҗәп хәл – нэп үзе файдалы бернәрсә булып чыкса да, аңа караш һәм мөнәсәбәт бер дә әйбәт түгел икән шул!.. Моны миңа шактый иртә чамаларга туры килде. Чөнки нәкъ менә нэп тудырган яңа сәүдәгәрләргә («нэпманнар»га) караш гаять начарланды. Иске буржуйларга караганда да начаррак иде дип әйтәсем килә… Ачлыктан соң Дәүләкәндә комсомол хәрәкәте көчәйде, ә бер-ике елдан инде комсомолга кергән егетләрне һәм кызларны дистәләп санарга мөмкин иде. Алар барысы да сатучы белән кулакны, әлбәттә, сыйнфый дошман итеп саныйлар иде. Ләкин мөнәсәбәтләре төрлечә – берәүләре йомшаграк, икенчеләре рәхимсез катылар. Моны инде мин үземә карата булган мөнәсәбәттән дә ачык сизә идем, тик бу хакта соңрак, җае чыккач сөйләргә туры килер, ахрысы… Хикмәт шунда ки, нэпка тулаем һәм нэп тудырган «элементлар»га начар караш ул бер Дәүләкәндә генә түгел, бөтен илдә хөкем сөрә иде. Мин ул чакта газета-журналларны укый идем инде, кайберләрен үзем дә яздыра идем. Менә шул газета яки журналның кайсын гына ачып карама, син анда нэпман белән кулакны яманлаган, каһәрләгән, фаш иткән яки алардан бик әче көлгән юлларга очрап кына торасың – укып кына өлгер!.. Хәтта үзе дә нэп аркасында дөньяга килгән хосусый «Бабич» журналы да (аны өч кешелек «ширкәт» чыгарырга тотынган иде) беренче саныннан ук нэпманнарны хурлаудан, мыскыллап көлүдән башлады. Ләкин бу кызыклы гына көлке журналның гомере нэпманныкы шикелле үк бик кыска булды – бары өч саны гына чыгып калды шикелле… Әмма ташка баскан сүзнең тәэсире бик көчле бит ул!.. Минем әле күп нәрсәне белмәгән, аңламаган тынгысыз башыма сәүдә ул бер дә хәләл кәсеп түгел икән, сәүдә урлау-талау шикеллерәк бер гаепле эш икән, сәүдәгәр үзе дә начар, зарарлы бер кеше икән ул дигән уй шактый тиз керә дә башлады. Һәм аеруча хәтәре – нэпманнар белән кулаклар яңа җәмгыятьтә булырга тиеш тә түгел икән әле. Ә мин бит шундыйрак кешенең баласы. Ничегрәк кабул итәргә тиеш мин боларның барысын да?.. Китап сүзенә, газета-журнал сүзенә бик нык ышана торган чагым. Аларда язылганнар белән бер дә икеләнмичә килешергә әзермен, аларга ияреп, бөтен сатучыларны начар, кирәксез кешеләр дип санарга әзермен, әмма дә ләкин үз атамны түгел, атам миңа кадерле дә, кызганыч та, аннары мин аны һич тә начар кеше дип саный да алмыйм. Киресенчә, бик әйбәт кеше ул минем атам. Бүтәннәрдән сорасагыз да шулай диячәкләр. Күптән бернәрсәне сизеп киләм: барлык туганнар, күршеләр, якын таныш-белешләр бер дә риясыз аны яраталар иде. Аннары ул үзенчә гадел дә иде, алдашудан, хәрәмләшүдән, кеше хакына керүдән саклана иде, чөнки гөнаһлы булудан бик курка иде. Ә сату итүенә килгәндә, аның бит бүтән һөнәре юк, сәүдә күптәнге кәсебе (хәзер аңа илле яшь), революция буласын алдан белмәгән, хәлбуки яшәргә кирәк, безне асрарга кирәк, йә, нишләсен ул?! Яңадан крәстиян эшенә кайтырга монда аның җире дә, аты да юк, яше дә узып бара инде, шулай булгач, ирексездән мәҗбүр ул тузанлы базар мәйданнарын таптарга… Әмма күпмегә сузылыр икән соң бу каһәргә юлыккан сәүдә эше? Нәрсә көтә безне? Ничек яшәргә? Мин нишләргә тиеш?.. Ышанасызмы, унөч-ундүрт яшьлек малай башы өчен кинәт кенә туган мондый шикләнү, икеләнү, аптырау белән тулы уйларга җавап табуы бер дә җиңел түгел иде, абзыкайлар!