1924 елның январенда Ленин вафат булды. Шул чакта мин Уфада, җизниләрдә идем. (Каникул көннәрендә килгәнмендер, ахрысы.) Бу вакытта җизниләр Диния нәзарәтенең зур ихатасындагы бер агач йортта торалар иде. Яхшы хәтерлим: бик салкын кышкы көннең кичендә җизни белән Срур тутакай кинога киттеләр. Җылы өйдә Рокыя тутакай белән без бер көтү бала-чагалар гына калдык. Күпмедер вакыттан соң, һич көтмәгәндә, әллә нинди гайре табигый-сәер бер кыяфәттә (әллә бик курыккан, әллә берәр нәрсәсен югалткан – тәгаен генә әйтә дә алмыйм) Срур тутакай ялгыз, үзе генә кайтып керде. Без аның хәвефле-сәер кыяфәтенә дә, ялгыз гына кайтуына да шунда ук игътибар иттек, җизнигә берәр нәрсә булмады микән дип шомлана да калдык, ләкин үзебез башлап сорашырга җөрьәт итә алмыйча тордык. Срур тутакай бу чакларда бик чибәр яшь хатын булу өстенә, бөтен йортка байбикә шикелле баш хуҗа да иде. Бары өстен чишенеп, залдагы зур өстәл янына бик арыган кешедәй утырып, күпмедер вакыт хәл алганнан соң гына үзе башлап безгә әйтте:
– Балалар, Ленин үлгән!
Моның тәэсирен мин хәзер ачык кына әйтә алмыйм, алдашырмын дип куркам. Ләйлә белән Равил кебек кечкенәләргә, бәлки, әллә ни тәэсир дә итмәгәндер (алар алты-җиде яшьтә), Рауза белән Әнвәр кем турында сүз барганын, һичшиксез, аңлаганнардыр, мин исә, арада иң өлкәне, бу көтелмәгән хәбәрне, билгеле, хәйран калып тыңлаганмындыр. Әмма шуны әйтергә кирәк: Ленин исеме безнең ише зурракларга гына түгел, кечерәкләргә дә бик таныш иде, әлбәттә. Бу исем күптән инде халык теленнән бер дә төшми иде. Иллә мәгәр аның үлеме халык язмышы, ил язмышы, бөтен дөнья язмышы өчен нәрсә икәнен, нинди нәтиҗәләргә китерәсен без әле аңлаудан бик ерак идек. Бу гаять зур югалту – без менә шуны гына аңлый-тоя алганбыздыр ул минутларда!
Тукта, ә җизни кайда соң?
Срур тутакай безгә кинотеатрда булган хәлне кыскача гына сөйләп бирде: кино башланып, халык мавыгып кына карап утырганда, кинәт картина өзелә һәм залда ут кабына… Гадәттәге өзелү дип кенә аңлый тамашачы моны, артык исе китми, тик кайбер түземсез яшьләр генә аяк дөбердәтеп сызгырырга тотына. Ләкин шул чакта экран алдына хәрби киемдәге бер ир уртасы кеше чыга да халыкка тынычланырга ишарә ясап кулын күтәрә. Халык тынычлана.
– Картинаны без туктатырга куштык! – ди бу, үзе дә ак җәймәдәй агарынган кеше һәм, гаҗәпләнә калган тамашачыларны тагы да сыныйсы килгәндәй бераз көттереп, ахырда әкрен-салмак кына, әмма һәр сүзен бик ачык иттереп әйтә: – Иптәшләр, өлкә партия комитетына Мәскәүдән ашыгыч телеграмма килде: бүген, 21 январьда, Горкида… Владимир Ильич Ленин вафат…
Залда гаҗәеп бер тирән тынлык урнаша – әйтерсең кешеләр бер мәлгә сулау, селкенү, сүз әйтә алу сәләтен югалтып җибәрәләр. Тик күпмедер секундлардан соң гына төрле урыннан сабырсызланып кузгалган, авыр сулаган, тәкатьсез үксегән тавышлар ишетелә башлый. Экран алдындагы кеше тагын кулын күтәрә:
– Гражданнар, тәртип саклагыз, тынычлык саклагыз! Кино бүген туктатыла… Өйләрегезгә тараласыз… Безнең белдерүләрне иртәгә газеталардан укырсыз. Ә монда булган коммунистларның барысына да шәһәр комитетына җыелырга!
Халык кузгала, картинаны карап бетерү турында беркем тарафыннан бер генә сүз дә булмый, барысы да аяк астына карап кына, этешми-төртешми ишекләрдән салкын, караңгы төнгә чыга башлый. Ә җизни Срур тутакайны капка төбенә хәтле китерә дә үзе ашыга-ашыга шәһәр комитетына китеп бара.