Выбрать главу

…Тагын ниләр ишеткәнне һәм ниләр уйлаганны искә төшерәсе килә дә бит, әмма бик күп еллар узган шул инде… Һәрхәлдә, бер уй күңелгә килмичә калмагандыр: Ленин урынына кем булыр икән?.. Бу бик табигый, чөнки борын-борыннан ук баш кеше, җитәкче кеше үлеп китсә, халык зурысыннан алып кечкенәсенә хәтле иң элек әнә шуны уйлаган: кем генә булыр икән? Һәм күп өметләрен ул шуның белән бәйләгән. Дөньяда озак яши торгач, без дә моның дөреслегенә кат-кат ышандык.

Янә бернәрсә хәтергә эләгеп калган. Җизни икенче көнне соң гына бик арып, йончып кайтты. Ашарга утыргач, безнең алда Срур тутакайга кайда булуларын, ни эшләгәннәрен сөйләде. Алар, бер төркем татар коммунистлары, төнне газета редакциясендә уздырганнар. Ленин вафатына багышлап чыгарылачак газетаны шунда эшләүчеләр белән бергәләп, ашыгыч рәвештә әзерләгәннәр. Кайсы утырып мәкалә язган, кайберләре үзенең истәлеген язарга керешкән, башкалары алар язганны укыган-төзәткән – кыскасы, һәммәсенә дә эш җиткән. Тик шигырь юк икән, ә шигырьсез газетаны чыгарып булмый, ярамый, мөмкин түгел… Шунда ук тиз генә шигырь язуны Гариф Гомәр дигән шагыйрьгә йөкләгәннәр. Аны аулак җиргә утыртканнар, янына бармаска, дәшмәскә кушканнар… Әмма ләкин Гариф абый яза алмыйча бик азапланып беткән, имеш. Үзен кулга алалмый икән шагыйрь – берничә юл гына яза да сыгылып төшеп елый башлый икән… Шагыйрьне юата алмыйча йөдәп беттек, ди җизни…

Нишләп соң бу кечкенә эпизод минем хәтердә сакланып калган әле?.. Бәлки, шул чакларда үзем дә язу турында хыяллана һәм аз-маз гына сызгалый да башлаганга күрәдер? Бүтәнчә ничек аңлатыйм? Шагыйрьнең җаны тетрәнүдән шигырь яза алмыйча газаплануы миңа да тәэсир итмичә калмагандыр, ахрысы…

Тарихтан беләбез: Ленинны Горкидан китергәннән соң, Мәскәүнең Кызыл мәйданында җирләү (вакытлы мавзолейга кую) 27 январьда булды. Мин инде Дәүләкәнгә кайткан идем. Көннәр гаять суык, очкан кош та катып җиргә төшәрлек. Дәүләкән тын, урамнары буш, капка төпләрендә малайлар да күренми. Кешеләр үзләре дә, авыр уйлары да, кара кайгылары да моңсу-боек өйләренә әйтерсең кереп бикләнгән. Тоташ туңган тәрәзәләре генә агарып калган сукыр күзләрдәй дөньяга күрмичә карыйлар. Эңгер-меңгер вакыты якынлашып килгәндә тын, куе һаваны калтыратып тегермәннәрнең гудоклары кычкырта башлады. Аларга станциядәге паровоз гудоклары кушылды. Үкси-үкси үкергән бу гудок тавышлары кинәт сискәндереп җибәрде, бәгырьләрне телгәләп узды һәм гүя үлемгә көчле-килешмәс нәфрәт булып яңгырады. Шушы тавышлардан гына белдек без дөньяның инде бөтенләйгә Лениннан аерылганын…

Матәм көннәре үтеп китте, мәктәпкә дә йөри башладык. Әмма Ленин үлеме аңда һәм күңелләрдә яши иде әле… Моны нәрсәдән сизеп була?.. Әйткәнемчә, Ленин исемен ишетмәгән-белмәгән кеше элек тә юк иде. Инде үзе үлгәч, аның исеме тагы да киңрәк таралып, кадерлерәк булып китте. Бу җәһәттән аның язмышы бүтәннәрнекеннән бик нык аерылды: мәсәлән, башкаларның исемнәре, үзләре исән чакта никадәр популяр булуга карамастан, үлгәннән соң шактый тиз онытыла башласа, Ленинныкы, киресенчә, бөек шагыйрьләрнеке шикелле һаман күтәрелә-зурая барды. Бу исем бигрәк тә яшьләр һәм балалар күңеленә бик нык керә башлады. Күпме бала-чага аның турында шигырь язмады – әгәр шул чактагы балалар матбугатын актарып карасагыз, моны үзегез дә күрерсез. Билгеле, матбугатта чыкканы меңнән бере генә ул, ә чыкмаганы бихисап булырга тиеш. Һәрбер мәктәптә «Ленин почмагы» оештырылды, балалар үзләре аны үз куллары белән тырышып бизәделәр. Шул матур «почмак»ларда беренче мәртәбә стена газетасы да күренә башлады. Ә газета инде, билгеле, рәсемсез булмый, шигырьсез булмый. Ничектер үзеннән-үзе рәсем ясаучылар да, шигырь язучылар да табылды. (Малайлар-кызлар арасында бу эшкә азмы-күпме сәләте булганнар һәрвакытта табыла икән ул, тик рухландыра торган сәбәбе генә чыксын!) Менә безнең мәктәптә дә Мөхәммәтгали шигырь язган, Фәтхелислам язган, алардан күрмәле мин дә яздым. Бу бит минем язу теләге белән исерә башлаган чагым – ничек инде мин Ленинга багышлап шигырь язмыйча кала алыйм ди?! Булмый ул!.. Һичшиксез, күңелемдә нидер тугандыр инде, нидер әйтәсем килгәндер, тик, бәлки, кыюлыгым җитмичә торгандыр, ә менә иптәшләремнең язганын белгәч, дәртләнеп, тоттым да тәвәккәлләдем. Әмма тырышып-тырышып язуымнан нәрсә килеп чыкканын хәзер инде әйтә алмыйм, шигырь сакланмаган, сүзләре дә истә калмаган, хәтта исеме дә онытылган. (Тик һәр юлы ундүрт-унбиш иҗектән торганын хәтерлим, чөнки иҗекләрне бармак белән саный-саный язган идем.) Бу шигырь минем беренче тәҗрибәм диярлек. Ләкин язу эшен шигырьдән башлавымны мин моңарчы бер дә әйткәнем юк иде шикелле, чөнки, бердән, шигырьләрне бик аз яздым, икенчедән, үземдә шигырьгә сәләт юклыгын бик тиз сиздем. Шулай да минем Ленинга багышлап шигырь язуыма, шәт, ышанырсыз – бу очракта алдашып маташу бик зур түбәнлек булыр иде. Аннары шул чакларда мин берничә шигыремне (ихтимал, Ленинга багышланганын да) Мәскәүгә «Кечкенә иптәшләр»гә җибәреп караган идем. Әгәр журналның 1924–1925 елларда чыккан саннарын актарып карасагыз, иң соңгы битенең астында Әмирхан иптәш Яникәефкә: «Әйтер фикерегез булса да, шигырьләрегез чи-зәгыйфь» дигән мәгънәдәрәк җавап басылганын күрерсез. Моның өчен журналның редакторы Муса Җәлилгә, бәлки, үпкәләгәнмендер дә, әмма зәгыйфь шигырьләр язудан тизрәк туктарга ул, һичшиксез, ярдәм дә иткәндер дип беләм. Соңыннан Муса белән очрашкан чакларда бу хакта бервакытта да сүз булмады – ул инде журналында басылмаган «шагыйрьләр» арасында минем дә булуымны күптән оныткан, ә мин моны шаярып кына булса да аның исенә төшерүдән, билгеле, тыела торган идем. Шагыйрь алдында шагыйрь була алмыйча калуың белән мактану… Юк, килешми, егетләр!..