…Ә нэп гөрли. Сәүдәләр шәп бара. Базарларга азык-төлек ишелеп керә. Тормыш беркадәр тигезләнде кебек – элеккедәй череп баючылар да, кара-җәяү калучылар да күренми диярлек. Халык тулаем канәгать сыман. Ләкин озаккамы бу?.. Ленин вафатыннан соң киләчәк турында уйлану һәрбер кешенең күңелендә туган булырга тиеш. Әлбәттә, һәркем үз хәленнән, үз теләкләреннән чыгып уйлана… Хәер, артык борчылырга урын да юк шикелле… Үзгәрешләр көтелми, дөнья үз эзеннән искечә һаман тәгәрәр кебек… Газета битләрендә дә, җыелышларда да гел «Ленин юлы, Ленин байрагы, Ленин тәгълиматы» дип, өзлексез кабатлап кына торалар. Ә «Ленин үлде, әмма эше яши!» дигән сүзләр бөтен җирдә язып куелган иде. Ләкин Ленин юлын кем, ничегрәк дәвам иттерәчәк – бу хакта фикерләр бер үк түгел кебек – шулайрак сизелә иде. Дәү абзыйлар: «Ленин кимәнең койрыгын болайрак тоткан иде, ә икенче берәү, бәлки, тегеләйрәк тотар», – диләр, үзара сак кына сөйләшкән чакларында…
Мин безнең Дәүләкәндә комсомолларның артуын, көчәюен әйткән идем бугай. Шулай ук нэп тудырган яңа байларга, сатучыларга, баерга тырышкан авыл агайларына, гомумән, искене хәтерләткән, искегә тарткан бөтен нәрсәгә нәфрәт-ачуның да көчәюен әйтеп узган идем. Һәм бу нәфрәт, бу ачу отыры көчәя бара иде. Һәм ул нәфрәт-ачу сүздә генә түгел, гамәлдә дә үзен сиздерә башлады. Иң элек әле «финотделлар» хосусый сәүдәгәрләргә елдан-ел зуррак налоглар салып, аларны ничек тә кысарга, чикләргә керештеләр. Шулай ук авылларда таза тормышлы агайларны һәм кулакларны кысрыклау да башланды булса кирәк. Җыеп кына әйткәндә, сүз хәзер күбрәк сыйныфларны бетерү, илдә социализм төзү турында бара. Димәк, бу нэп дигән нәрсәнең гомере озакка бармаячак – моны нэпның иң кызган чагында да ничектер сизәргә мөмкин иде.
Миңа инде унбиш яшь! Минем инде үз уйларым, үз кайгыларым бар. Мин дә бит шушы заман эчендә үсеп килүче бер адәм баласы! Заманның җилләре, эсселәре, салкыннары миңа да кагыла, авырттырып кагыла… Бер елдан мин Дәүләкәнемнән чыгып китәргә тиешмен… Ә күргән-кичергәннәрем һаман да күп әле – шуларны сөйләр өчен миңа унбиш яшьлек халәтемә кайтыр- га кирәк. Бу һич тә ансат түгел. Нәрсәдән генә башларга соң?!
Ахрысы, мәхәббәт белән әдәбияттан башлау дөресрәк булыр. Ник дигәндә, адәм баласының уянуы һәм күзе ачылуы мәхәббәт белән китаптан башлана. Һәрхәлдә, алар икесе дә кешене балалыктан чыгара һәм хыял, өмет дөньясына алып керә. Беренче татлы газап белән беренче куанычлар да шулардан башланса кирәк.
Мәхәббәттән котылу юк. Табигать адәм баласын барлык җан ияләре шикелле үк ике җенес итеп яраткан икән, димәк, мәхәббәт орлыгы аңа инде ана карынында чакта ук салынган да булган. (Хәзергечә әйтсәк, башта ук программалаштырылган.) Тик берәүдә бу тылсымлы орлык иртәрәк шыта, икенчедә – соңрак, берәүдә көчлерәк шытып чыга, икенчедә – зәгыйфьрәк, аерма бары шунда гына.
Миндә исә, ни хикмәттер, шактый иртә кыймылдый башлады ул хәерсез орлык!.. Югарыда мин күрше кызына койма ярыгыннан «гашыйк» булуымны язган идем инде. Бу хәлгә без-мәҗнүн унсигезенче елның җәй башында дучар булдык.
…Көн дә диярлек кешегә сиздерүдән курыккандай мыштым гына койма буенда йөрим. Сакланып кына әле бер ярыктан, әле икенче ярыктан «аны» эзлим. Хәер, болай качып-посып күзәтмәгән чакта да инде ул минем күз алдымнан китмәс булды – гел менә гади генә ситсы күлмәге, нечкә-нәфис сыны белән, башын әз генә ия төшеп каршымда басып тора кебек. Ниндидер сәер бер хәл сизә башладым мин үземдә – гүя каяндыр күкрәгемә кереп оялаган ап-ак кына йомшак кош шикелле, ул да минем эчемдә яши – ятсам да, торсам да, без гел бергә, имеш! Әнә шундый серле бер малайга әйләндем әле мин, бик кадерле табышым бар минем, шуны ят күзләрдән ничек тә сакларга тырышам, тик менә ул ап-ак «кошчыгым»ның исемен генә белмим әле мин…