Хуш, абзыкаем, нәрсә бу? «Гашыйк» булу түгелме соң?.. Шулайрак шикелле… Иллә мәгәр мин моны «мәхәббәт» дип әйтә алмас идем, чөнки мин әле мәхәббәтнең нәрсә икәнен белмим, мәхәббәт турында әле уйлый да белмим – мәхәббәт ул зурлар эше, ә мин нечкә сыйраклы арык кына бер малай… Миңа бит күрше кызыннан берни дә кирәкми, минем аны бары ешрак күрәсем генә килә. Ләкин койма ярыгыннан түгел, якын барып, якыннан күрәсем килә. Ул да мине күрсен иде… Ничек карар иде икән?.. Бу куркыныч, бу мине хәтта калтыранып куярга мәҗбүр итә, әмма барыбер аңа бик күренәсем килә. Тик менә Борһан купецның капкасы безгә дә кайчан гына ачылыр икән?!
Әйткәнемчә, минем бу хәлгә юлыгуым унсигезенче елның хәтәр җәенә туры килде. Ул җәйдә ниләр булганын мин башта ук язып узган идем инде. Кыскасы, аклар-кызыллар сугышы бара, Дәүләкәнгә сугыш әле бер яктан, әле икенче яктан килеп җитә, кешеләрдә баш кайгысы да мал кайгысы… Шул чакта сугыштан куркып без дә китеп бардык, Борһан абзый да, балаларын төяп, Уфага китеп барды, мин дә «кошчыгым»ны күпмедер вакытка күздән югалттым. Әмма күкрәгемнән очырмадым! Моның шулай икәнлегенә мин яңадан Дәүләкәнгә кайткач ышандым: уянды минем ап-ак кошым күкрәгемдә!.. Беренче көннән үк мин аның уянганын сиздем, тизрәк аны күрергә ашыктым… (Бу вакытта алар да Дәүләкәнгә кайтканнар иде инде.) Елдан артык югалтып тордым мин аны – ничегрәк, ниндирәк икән ул хәзер?.. Без бит бер яшькә үстек, үзгәреш бардыр, буйга гына түгел, башка яктан да әзрәк үскәнбездер… Минем, мәсәлән, хәзер койма ярыгыннан карап торасым килми (оялам болай күзәтүдән), минем өйләренә кереп күрәсем килә, дәшәсем һәм сөйләшәсем килә.
Аларга беренче керүемне ачык кына хәтерләмим. Һәрхәлдә, Уфага киткәнче үк булгандыр дип беләм, чөнки кызыллар беренче тапкыр Дәүләкәнне алгач, бөтен йортларга рәттән атлар, солдатлар куйдылар. Борһан абзыйның капкасы да, ниһаять, төбенә хәтле шыңгырдап ачылды. Билгеле инде, атлар, солдатлар бар җирдә һәрвакыт малайлар кайнаша. Без менә шул чакта Борһан абзый ихатасына да курыкмыйча кереп йөрдек. Әлбәттә, мин «аны» да күргәнмендер инде, ләкин ничек итеп – якыннанмы, ерактанмы – ул кадәресе исемдә калмаган. Һәм бу гаҗәп тә түгел, чөнки без, малайлар, өеребез белән йөрибез, без иптәшләр алдында кыз күзләүдән бик куркабыз. Тик бер нәрсәне яхшы хәтерлим – аның Һаҗәр исемле икәнен шул чакта ук ничектер белгән идем.
…Егерменче елларга да кердек. Сугышлар бетәргә өлгермәде, коточкыч ачлыгы килеп җитте. Ләкин, шуңа да карамастан, мин күрше кызын онытмыйм, мин аның барлыгын тоеп яшим… Бәлки, ул бу авыр чакта миннән ерагаеп, томан эченә китебрәк торгандыр – ачлык бит ул бөтен нәрсәне кешедән ераклаштыра. Хәтта бергә уйнап йөргән малайлар белән дә очрашулар бу вакытта бөтенләй бетә язган иде. Әмма адәм баласы, әгәр исән калса, үзенең өмет-хыялларын әллә нинди һәлакәтләр аша да түкми-чәчми алып чыга икән… Барысы да терелә, барысы да яктыга үрелә. Ә мәхәббәт хисе барысыннан да элегрәк уяна, элегрәк әйләнеп кайта.
Мин дә, билгеле, шул ук хәлне кичердем, ләкин башкачарак итеп кичердем. Чөнки мин тагын берничә яшькә үстем. Хәзер инде минем Һаҗәргә гыйшкым тагы да көчәя, тирәнәя төшү белән бергә, ничектер аңлырак, мәгънәлерәк тә була башлады. Баштагы шикелле аның мине үзенә ни өчен тартуын аңламыйча миңгерәүләнеп йөрү урынына, мин хәзер үземдәге аңа булган хисләрнең нәрсә икәнен, кайдан килгәнен шактый ук дөрес чамалый идем. Бик яшерен рәвештә генә, курка-курка гына үземә: «Бу – мәхәббәт!» – дип әйтә дә ала идем.
Аннары мин бу яшьтә әдәбиятны күп укый идем. (Җитмәсә, үзем дә әдип булу турында хыяллана башлаган идем.) Ә матур әдәбият ул мәхәббәткә сусауны бик көчәйтә, ашыктырып берәр кызга гашыйк та иттереп куя. Сынаганыгыз бардыр, шәт?! Соңыннан, еллар узгач, мин үземнең Һаҗәргә булган мәхәббәтемне күбрәк шул роман, хикәяләр аркасында тумадымы икән дип тә уйлаштыргалый идем. Һәрхәлдә, күңелдә яралганны көчәйтеп җибәрүдә, һичшиксез, йогынтысы булгандыр аның… Икенче яктан, күрше кызы белән мавыгуым минем «әдип» булырга хыяллануымны да, һичшиксез, көчәйткәндер. Кемнең генә яраткан кызына гадәттән тыш шәп кеше булып күренәсе килми?! Хәер, мин моны тәгаен шулай булды дип әйтә алмыйм, ул хакта, бәлки, уйлый да белмәгәнмендер әле, ләкин шулай да миндәге ярату хисләре күңелдә әкренләп шигърият тойгыларын да уяткандыр дип әйтергә була. Хәзерге заман шагыйрьләре шигърият белән мәхәббәтне бер итеп күрәләр, ягъни шигърият ул мәхәббәт, диләр турыдан-туры… Тик мәхәббәтне хатын-кыз белән генә чикләнмичә, аны җиргә, илгә, кешегә дә күчерәләр. Шагыйрьләр өчен ул, ихтимал, шулайдыр да, ләкин мин үзем, пәри башка, җен башка дигәндәй, алар икесе ике нәрсә, ягъни хатын-кызга мәхәббәт кешенең үзе белән бергә туа, ә дөньяга мәхәббәтне (яки нәфрәтне) яши торгач кына татый башлыйсың дип уйлый идем. Берсе – табигатьтән, икенчесе – аңнан.