Выбрать главу

Ярый, фәлсәфә күпкә китте, җитеп торыр. Онытмыйк, мин гашыйк, мин мәхәббәт утында янам! Хуш, ә каршы як, Һаҗәр туташ үзе ничек соң, ничегрәк карый ул миңа, өмет, ышаныч бармы аның тарафыннан?.. Иң беренче вакытларда без әле балалар гына идек, нидер уйлау, нидер белергә теләү дә юк, минем бары аны күрәсем һәм аңа күренәсем генә килә, әмма ләкин аның бертөрле дә карашын сизмим – гүя ул мине белми дә, күрми дә иде. Һәм моңа гаҗәпләнергә дә туры килми, чөнки мин урам таптаучы яланаяклы малайларның берсе, үзем арык-котсыз, өстемдә дә ситсы күлмәк, ычкырлы ыштан, ә ул башка – өеннән беркая да чыкмаган, малай-шалайлар белән беркайчан да аралашмаган, үзе чибәр, үзе пөхтә, шактый һавалы купец кызы – билгеле инде, карамый, күрми ул!..

…Үтә берничә ел. Без инде бала түгел, үсмерләр… Күңел дә сизгеррәк, зиһен дә үткенрәк… Һаҗәр тагын да матурлана төште, күкрәкләре дә тула башлады. Миңа да бераз ит кунды, битем дә алсулана төште, өс-башым да рәтләнде – Самар талчугыннан кайткан бәрхет якалы тужуркадан, чалбардан, ботинкадан йөрим. Ләкин шуңа да карамастан Һаҗәр миңа карамый, мине күрми. Мәхмүткә карый, Таһирга карый, ә миңа күз дә салмый. Әйтерсең мин юк, мин яшәмим аның өчен!.. Ниһаять, әрнеп-сыкрап аңладым: Һаҗәр юри, аңлы рәвештә миңа күз салырга, мине белергә теләми икән… Әмма ни өчен соң, ни өчен, кемнән ул хәтле ким мин?! Аңгыра-ахмак түгелмен ләбаса, азып-тузып та йөрмим, кешедән ояла да беләм, җан иясен кызгана да беләм. Энеләре, сеңелләре белән дә арам әйбәт кенә, көн саен очрашабыз, сөйләшәбез, бергә уйныйбыз – нигә соң бары аның тарафыннан гына мондый… тәкәббер салкынлык?! Һәм минем кечкенә башыма бу зур газап иде.

…Тик берара гына мин аның игътибарын үземә җәлеп итә алдым. Ул китап укырга ярата иде (күп кызларга караганда да). Еш кына мин аның ачык тәрәзә төбендә, алга күчергән чәч толымын бер сүтә, бер үрә-үрә, итәгендәге китабын укып утырганын күрә торган идем. Моңа мин һәм сөенәм, һәм өметләнәм, чөнки бу хәл мине ничек тә аңа якынайтырга тиеш иде. Үзем мин китапханәгә дә йөрим, кешеләрдән дә алып укыйм. Сүз нәрсәдән, ничек башланып киткәндер инде, ләкин озак та үтми, мин Һаҗәргә китап ташый башладым. Әлбәттә, бик теләп һәм рәхәтләнеп… Мин аның янында булам, мин аңа дәшәм, кулына китап бирәм яки алып китәм… Минем бер дә тиз генә китәсем килми, минем озаграк сөйләшәсем килә (укылган китап турында күпме сөйләшеп булыр иде!), ләкин, кызганычка каршы, миндәге теләк Һаҗәрдә юк. Нишләтәсең, юк кына бит!.. Юри сорашсам да, аның өзеп кенә «ошады» яки «ошамады» диюеннән башканы ишетмим. Сизәм инде, сизәм, тизрәк китүемне көтә. Гаҗәп, эремәсә эреми икән эчендәге зәңгәр боз!

Бу хәтле салкынлыкның сәбәбен мин ул чагында, әйткәнемчә, аңлаудан гаҗиз идем. Шулай да соңрак бер хакыйкатьне ачкандай булдым: аңа минем яратуым бер дә ошамый икән ләбаса, шуңа ачуы килә, шуның өчен гел сырты белән тора икән ул!.. Гәрчә мин яратуымны телдән бервакытта да әйтмәсәм дә, ул аны, һичшиксез белә иде. Үземә карап та һәм бүтәннәрдән ишетеп тә, чөнки минем Һаҗәргә «гыйшык тотып» йөрүем, кызганычка каршы, фаш ителгән иде инде. Беләсезме, мәхәббәт газабын үз эчеңдә генә асрап булмый, аны иртәме-соңмы кемгә дә булса ачасың, шуның белән, янәсе, үзеңә җиңеллек табасың. Менә мин дә Мәхмүт дустыма, җәйге айлы кичләрнең берендә, икәүдән-икәү генә йөргән чакта, бик дулкынланып-кичереп, үземнең серемне ачкан идем. Мәхмүт – моңлы бала, хәсрәтле җырлар ярата, үзе дә күршеләрендәге Гыйззәтдин абзыйның кызы Мәрьямгә гашыйк. (Гаҗәп, малайларның «мәхәббәтләре» гел күрше кызларыннан башлана.) Ул да миңа үз хәлен сөйләгән иде, шулай итеп, уртак хәсрәтләребез булу аркасында без бик дуслашып та киткән идек. Әмма ләкин минем сөйләгәннәрем, гәрчә Мәхмүт беркемгә дә әйткәнем юк, дип антлар итсә дә, Дәүләкән малайлары һәм кызлары арасына таралып та өлгерде. (Ахрысы, тагын берәрсенә «чишкәнмендер» инде.) Мине артымда да, алдымда да үртәү китте, хәтта коймабызга «Әмир+Һаҗәр» дип язып та куйдылар. Ә бит безнең коймалар терәлеп үк тора. Һаҗәр анда нәрсә язылганын белмичә калмый, әлбәттә. Менә шуннан соң минем хәлне күз алдыгызга китереп карагыз инде. Аклану мөмкин түгел, иң яхшысы – күзенә күренмәскә!.. Ходаем, мин бит моңарчы да кагылган гашыйк, йә, нигә кирәк булды тагын аның нәфрәтен кузгатырга? Ярата алмаган кеше кызгана да алмый ул… Моның шулай икәнен миңа бер татырга туры килгән иде бит инде. Әмма гашыйклар күбәләк кебек бер көйдергән утка яңадан да барып керәләр.