Выбрать главу

Көзен яңадан Казанга баргач, мин, ниһаять, укырга керә алдым. Уку ул минем киләчәгем – башка бүтән юл юк миңа. Язучы булыр өчен дә уку зарури. Аңлырак яшьләрнең барысы да хәзер укырга омтыла – Себердән, Уралдан, Донбасстан һәм тагын бик күп яклардан татар яшьләре агылып килә башладылар. Казан урамнары йөзләренә азрак аптырау да, кызыксыну да, куану да чыккан бик чуар киемле шул яшьләр белән тулды. Бездән күрмәле дигәндәй, бу көзне бер унлап Дәүләкән яшьләре дә Казанга килделәр. Кайсылары татрабфакка, кайсылары педтехникумга урнаштылар. Урнаша алмаганнары кире кайтып киттеләр. Торып калганнары барысы да диярлек электән үк бергә укыган, бергә йөргән таныш егетләр һәм кызлар иде. Бары казах Усман дигәне генә ят егет, яшькә дә олы, үзен бик өстен тотарга да яратучы иде. Кәкрерәк нечкә борынының ике ягында батып торган соры-салкын күзләре дә аның кешегә гел сынап, шикләнеп карыйлар төсле иде. Ул совпартшколага укырга керде. Калганнарыбыз исә якын авылдашлар сыйфатында еш кына очрашып, хәбәрләр уртаклашып, өйдән килгән күчтәнәчләребез белән дә сыйлашып тора идек.

…Инде студентлар буларак без барыбыз да кышкы каникул вакытында тагын Дәүләкәнебезгә кайттык. Ике атна чамасы вакытны концертлар куеп, кунакларга йөрешеп бик күңелле генә уздырып җибәрдек. Менә шушы вакытта минем өчен фәүкылгадә бер вакыйга булды – гомеремдә беренче мәртәбә Һаҗәр белән кинога бардым. Бу «бәхеткә» мин күршебез Таифә апа аркасында ирештем. Билгеле, минем үтенүем буенча, ул башта Һаҗәрне үзләренә кич утырырга чакырган, аннары ничектер җайлап-көйләп кенә кинога барырга күндергән. Шулай итеп, без өчәүләшеп иске заманнан ук эшләп килгән «томанный»га киттек. Билетлар алып, залга кергәч, Һаҗәр уртага утырудан да баш тартмады. Картина, әлбәттә, хәтердә калмаган. Янымда гына «ул»! Маңгай күзе экранда булса да, күңел күзе бары тик аңарда гына!.. Билгеле, мин аның җиңенә кагылырга да җөрьәт итә алмадым. Шулай ук бернинди сөйләшү дә булмады. Бәлки, Таифә апаның янәшә генә утыруы да телне бәйләгәндер, хәер, бик игътибар белән кино караган кызга нәрсә генә әйтә аласың?!

Карап бетердек, салкын төнгә чыктык, шыгыр-шыгыр атлап өйләргә ашыктык… Өйләребез бер төштә, кайтып җиткәч, урам уртасында туктадык. Хуш, шуннан соң?.. Шуннан соң кызларга хәерле йокы теләргә генә калды. Ләкин хәерле йокы теләр алдыннан мин шулай да Һаҗәрдән сорадым:

– Һаҗәр, сезгә хат язарга ярыймы?

Ул, әз генә көттереп һәм юри генә көлемсерәгән булып:

– Языгыз! – диде.

Шуннан соң инде кызларым үзләренә кереп киттеләр, ә мин капкабызга таба атладым. Өйгә керәсе килми иде, бераз рәшәткәгә сөялеп тордым. Дәүләкән йоклый, тынлык һәм бушлык… Минем күңелдә дә шулайрак… Нәрсә генә бирде миңа бу көтеп, теләп алган кинога бару?.. Бер генә өмет чаткысы да кабызмады шикелле ул миндә… Гүя урыннарыбыз ялгыш кына янәшә туры килгән – ул үзенә, мин үземә!.. Ул рәхәтләнеп кино карый, ә мин, тиле, чыкмаган кояшка җылынып утырам. Минем чакыруымны кабул итеп килсә дә, аңа һаман иске эчпошыргыч «уенны» дәвам иттерергә кирәк: янәсе, мин ялынучы, ул ялындыручы!.. Хат язарга рөхсәт иткән булуы да, белеп торам, шул ук уен!.. Инде вакыт түгел микән бу мәгънәсез «уенны» туктатырга?! Миңа бит тиздән унсигез тула. Дөньяда кызлар беткәнмени – бигрәк тә укучы яшьләр белән тулы Казанда!.. Нигә әле вакытны заяга уздырырга?

…Тын, салкын төндә ялгыз рәшәткәгә сөялеп, мин әнә шундыйрак әче-әрнүле, ләкин ничектер җиңеллек тә китергән айну кичергәндәй булдым. Һәрхәлдә, Һаҗәргә өмет баглауның бикәрлеген аңладым бугай… Әйе, онытырга вакыт, онытырга!.. Башканы эзләргә, башканы табарга – тик күңелдә бушлык кына туа күрмәсен!.. Шулай, кәбәм, балалыктан чыктык, егет булырга вакыт!.. Иртәгә – сәфәр… Әмма җәйләр җитәр дә тагын шушы сары йорт күршесенә кайтырга туры килер… Хәтәр, бик хәтәр «мәхәббәт»нең күршедә генә булуы… Яңармас микән яңадан бөтенесе дә йөрәктә, Ходаем?!

Егерме җиденче елның җәендә, укуларны бетергәч, без, яшьләр, тагын үзебезнең Дәүләкәнебезгә кайттык. Бу инде июнь ахыр- лары булгандыр. Гадәттәгечә, якын күршеләребез Бибикамал апаларга һәм Борһан абзыйларга кереп күрешеп чыктым. Һаҗәрне күрмәдем – Хәйретдин җизниләргә киткән иде, диделәр… Бер атна чамасы вакыт узды, ә минем аны һаман күреп сөйләшә алганым юк әле. Сылтаусыз керергә кыенсынам, ул бит инде егерме яшьлек туташ, әдәп кагыйдәсен сакламыйча булмый… Әлбәттә, без очрашмыйча калмабыз, күрешербез, сөйләшербез дә, тик менә ничегрәк каршы алыр ул мине, ничегрәк үзен тотар икән – нигәдер тагын бер сынап карыйсым килә туташымны!..