Выбрать главу

…Ә матур иртәләрнең берсендә, булачак очрашу турында әнә шулай хыялланып яткан чакта, каршыбыздагы Габдрахман кереп, сөенче әйткәндәй авызын ерып, миңа хәбәр салды:

– Беләсеңме, синең Һаҗәреңне бер егет алып киткән бит, әй!

Мин ирексездән сискәндем, ләкин:

– Юкны лыгырдама! – дидем, ничектер уйламастан гына.

– Ышанмасаң, әнә энеләреннән сора!

– Койма аша гына торабыз, алып китсәләр, кыңгырау тавышларын мин дә ишетер идем, – дигән булам, акылга сыймас бу хәбәрне уенга борырга теләп. Ә Габдрахман, күзләрен хәйләкәр генә кысып, отыры мине үртәгәндәй:

– Атлар җиктереп торырга вакытлары булмаган шул, – ди. – Кечкенә төенчеген алган да шыпырт кына чыгып сызган… Һаҗәрең!

Юк, әллә нәрсә бу, шайтан алгыры!.. Габдрахманны беләм мин, кеше үртәргә, ялган сөйләргә аңа гына куш! Әмма… Әмма бу юлы ялганламый кебек, явыз!

– Ни сөйлисең син… Черки? – дим мин, кашларымны җимереп.

– Белгәнемне сөйлим… Ялганласам, баскан урынымда җир йотсын!

Мин сикереп тора яздым, ләкин тыелып калдым. Ниһаять, ышандым һәм… тындым. Дөньяда булмый торган эшмени ул?!

Габдрахманның әйткәннәре дөрес булып чыкты: Һаҗәр кичә көпә-көндез, әтисенә дә, үги әнисенә дә әйтмичә генә, бер егеткә ияреп киткән дә барган. Станциядә Хәйретдин җизнәсе аларны озатып та калган, имеш.

Бу эшнең ничек булганын төпченеп сорашу минем өчен бик уңайсыз иде. (Ничек тә сер сынатмаска кирәк иде миңа.) Шулай да әкренләп кайбер нәрсәләрне белдем: ияртеп китүчесе Ыслактан килеп чыккан Низам исемле бер егет, имеш. Борһан абзый күршесе Арыслангәрәй агайларда күпмедер вакыт кымыз да эчеп торган… Һаҗәр белән танышып китүе шул чакта булгандыр, ахрысы.

Хуш, ярый, исемнәре Низам да булсын ди, ә ниндирәк кеше икән соң ул егет?.. Белгәнрәк кешеләрнең әйтүләренә караганда, ул, имеш, гади авыл гыйбаты гына түгел, утырган, чарланган һәм күпмедер укыган да егет, янәсе; җитмәсә, Ыслакның беренче комсомолларыннан ди, ниндидер әйбәт кенә урында эшли дә икән… (Ыслак – волость үзәге иде.) Боларның күпмесе дөрестер, әмма шомарган егет булса кирәк, Һаҗәр кебек һавалы кызны үзенә карата белгән… Ләкин һавалы кызмы соң Һаҗәр? Беренче очраган егеткә тагыл да кит, имеш, – кайда монда кызлар горурлыгы?! Хәер, белмим, аптырап кына әйтүем, гайбәтенә керәсем килми… Җаны теләгән җылан ите ашаган, диләр, хәерле булсын!.. Мәгәр нишләргә инде миңа, утырып бер еларга, што ли? Юк, булмый, ярамый… Яшерә алмыйм, өметләрнең болай кинәт кенә өзелүе күңелләрне бәк әчеттерде әчеттерүен (сигез ел буена саклап килгән өметләр иде бит), әмма ант итеп әйтә алам: артык гамь-хәсрәт чикмәдем мин… Күрәсең, көтеп алган хәсрәт булгандыр…

Гаҗәп, Дәүләкәннең үзендә Һаҗәр кебек чибәр кызга кеше табылмаган. Югыйсә йорт саен диярлек мыек чыгарган егетләр бар… Бәлки, Һаҗәрнең «купич» кызы булуы аларны куркыбрак торырга мәҗбүр иткәндер. Мәсьәләнең бу ягына хәзер бик игътибар итә башладылар. Ә Ыслак егете әнә бер дә куркып тормаган… Беләм мин ул Ыслакны! Әлшәйдән ары, Корсак буенда утырган (Корсак – кечкенә елга исеме). бишме-алтымы мәчетле бик зур мишәр авылы. Базарында да, җыенында да булганым бар. Мәгълүм ки, зур авылның халкы, гадәттә, бик чуар була. Андый авылларда исемле байлар, мулла-мунтагайлар, фанатик картлар белән беррәттән ата дәһриләр дә, җете коммунистлар да, чая комсомоллар да күп табыла. Низам иптәш тә әнә шундыйларның берсе булса кирәк. Югыйсә Дәүләкәнгә килеп, «купич» кызын сорамыйча гына алып китәргә батырчылыгы җитмәс иде.

Шулай итеп, Дәүләкәнебездә бер кыз кимеде. Ләкин моңа әллә ни зур әһәмият бирмәделәр шикелле, азрак тел кайрадылар да тындылар… Бездә яшьләр болай да җитәрлек, җәйнең матур чаклары, йөрүләр, күңел ачулар көн саен диярлек булып тора… Мин дә шулар арасында, шул ваемсыз хәят эчендә, бер уеннан, бер тамашадан калмыйм, әмма шулай да кара-калын толымлы «күрше кызы» минем күңелемдә тынып бетмәгән, ләкин әкрен генә ераклаша барган җыр шикелле һаман саклана иде әле.

…Тиз узды шау-шулы көннәр, җәй дә үтте, китәр вакытлар да җитте. Тавыш-тынсыз гына аккан Дим белән хушлаштым, тып-тын айлы төн белән хушлаштым, инде яңадан терелмәс хыялым белән дә хушлаштым…

Казанга кайткач, минем башка бүтән гамьнәр төште. Хәлләр тиз үзгәреп тора бу заманда… Миңа, укуны калдырып, Донбасс якларына китеп барырга туры килде (сәбәбен – соңыннан). Шуннан соң шактый еллар узды, күп нәрсәләр баштан кичте, ә Һаҗәр әкренләп һаман ераклашты… ераклашты, әмма бөтенләй үк онытылып бетмәде – кечкенә бер төер сыман, күңелнең ниндидер яшерен бер җирендә сакланып ята бирде. Хәбәрем юк, кайда икәнен дә белмим, тик әллә нидә бер искә генә төшергәлим. Ләкин шулай да каяндыр, кемнәндер колакка кайбер хәбәрләр килеп керде: Һаҗәрләр күптән Кырымда торалар, ире – Низам иптәш – шундагы органнарда эшли икән. Димәк, тормышлары яхшы көйләнгән булырга тиеш.