Выбрать главу

1972 елны, ягъни кырык биш елдан соң, мин Һаҗәрне күрдем. Бу вакытта алар Ессентукида торалар иде – мин моны белә идем. Өч тапкыр Кисловодскида булдым. Икенче баруымда Һаҗәрнең Казанда торучы җизнәсе Хәйретдин абзыйдан Низам Вәлиуллинның адресын алып киттем. Ләкин Кисловодскига соңгы баруымда гына, кайтып китәр алдыннан, мин аларны шул адрес белән эзләп таптым. Акка буяган бер катлы, өч тәрәзәле таш йортның капкасыннан барып кердем. Керүгә үк – җыйнак кына җимеш бакчасы, шул бакчага чыккан өй баскычы һәм шул баскычта… Һаҗәр үзе… Мин аны күрүгә таныдым. Ихтимал, белеп килгәнгә күрәдер, ләкин шулай да алтмыш биш яшьлек карчыкның Һаҗәр икәнлеген танып булырлык иде. Буе-сыны да, йөзе белән кечерәк күзләре дә аның кыз чагын яхшы ук хәтерләтә иде… Мин аңа: «Һаҗәр!» – дип дәштем һәм: «Таныйсыз- мы?» – дип сорадым. Ул миңа аптырабрак, сүзсез генә беравык карап торды, бәлки, кем икәнлегемне әзрәк чамалагандыр да, ләкин катгый рәвештә: «Юк, танымыйм», – диде… Мин исемемне әйттем. Шуннан соң ул чынлап гаҗәпләнде, ирексездән әкрен генә «Ходаем!» дип тә куйды, ничектер каушый да төште, йөзенә бераз гына куанычлы елмаю да чыкты: «Сез, – диде, – ничек болай, – диде, – кайдан?.. Әйдә узыгыз!..» – диде һәм шунда ук артына борылып, өй эченә: «Низам, чык әле, безгә… менә кем килде!» – дип кычкырды, әмма ни өчендер исемемне әйтмәде.

Өйдән искерәк күлмәк, таушалган чалбардан гына, буйга миннән кайтышрак һәм юанрак кеше чыкты. Бу инде миңа бик күптән таныш Ыслак «егете» Низам үзе иде, әмма менә болай якыннан каршымда күрүем гомеремдә беренче тапкыр гына! Ул да мине гомерендә беренче тапкыр гына күрә, ләкин минем кем булуым турында бөтенләй хәбәрсез иде бугай… Һаҗәр дә безне нигәдер таныштырмады. Шуңа күрә минем үземә кем булуымны, кайдан килүемне, Һаҗәр ханымны балачактан ук белүемне әйтеп бирергә туры килде. Ул моны бик хуплап каршы алды һәм бик әйбәтләп минем белән күреште.

…Өйгә кердек, утырыштык. Өйдә тагын бер яшь хатын бар иде – бу Һаҗәрнең Ленинградтан кайткан кызы икән. Аның кулында япон балаларына охшаган ике яшьлек чамасы бик сөйкемле кара гына кызы да бар иде… Утырышкач, алар минем кайчан килүемне, кайда ял итүемне, тагын күпме торасымны сораштылар. Шуннан соң Һаҗәр торып ук китте (күп булса, бер биш минут утыргандыр), без Низам белән икәү генә калдык.

Мин бөтен «тарихны» белгәнгә күрә, аңа, билгеле, бик кызыксынып карыйм, ләкин аның егет чагын бер дә күз алдыма китерә алмыйм. Ул бик үзгәргән булырга тиеш. Хәзерге кыяфәте исә шәптән түгел – бик тузган, таушалган кешенекенә охшаган. (Ахрысы, эчкәндер дә… Бу хакта ишеткәнем дә бар иде.) Битен-муенын җыерчык басып бетергән, чәчләре күптән сирәгәеп, агарып беткән, куе кашлары чуалып, асылынып төшкән. Әмма тузган кыяфәтле булуына карамастан, ул шактый тере, җегәрле күренә иде. Аннары сүзгә бик юмарт икән. Беренче генә күрешүебез бит, ләкин шулай да мине якташы итепме, әллә моннан кырык биш ел элек Һаҗәрнең «күршесе» булганга күрәме, үзләренең бөтен тарихларын миңа сөйләде дә чыкты.

Әйе, алар сугышка чаклы Кырымда торганнар. Ул, Низам Вәлиуллин, комсомолдан алып пенсиягә чыкканчы гел органнарда эшләгән. (Ләкин шуларның кайсында эшләгәндер – үзе әйтмәде, ә мин сорамадым.) Сугыш башлангач, Һаҗәрне ике баласы белән тиз генә туган авылы Ыслакка илтеп куйган. Шунда ук кире Кырымга кайткан һәм мондагы партизаннар отрядының командиры булып, немецларга каршы сугышкан. Немецларның теңкәсенә бик нык тигән булса кирәк, алар аның башы өчен ун мең марка акча да вәгъдә иткәннәр. Шулай да фашистлар кулына эләкмәгән. Кырымны азат иткәч, яңадан үз эшенә кайткан, Кырым татарларын күчерүдә актив катнашкан, ләкин соңыннан үзе дә бу җирләрдә торып кала алмаган… (Кырым хәлләре турында сөйләгәндә Низам иптәш: «Гаммасын да (ягъни, һәммәсен дә) кирәк имәс иде», – диде. Аның теле шулай кырымчарак иде.) Шуннан соң Башкортстанга кайткан, ләкин анда озак төпләнеп тора алмаган, яңадан бу тарафларга күчерүне сораган. Шулай итеп, начальство боерыгы белән Ессентукига килеп урнашкан. Аңа шушы аерым йортны биргәннәр… Тагын күпмедер органнарда эшләп, ахырда пенсиягә чыккан. Хәзерге вакытта бакча карап, чәчәкләр үстереп, карчыгы белән тыныч кына яшәп ята… Хезмәте, әлбәттә, җиңел булмаган, ләкин тормышы әйбәт тәэмин ителгән булса кирәк. Һәрхәлдә, «күршем» Һаҗәргә, таш койма эчендә утыргандай, газап һәм нужа кичерергә туры килмәгән – шулай аңладым мин… Һәм эчемнән генә уйлап куйдым: әгәр язмыш аны минем белән бәйләгән булса, лаеш шулпасын аңа шактый үк эчәргә туры килгән булыр иде.