Хуҗа сөйләгән арада, Һаҗәр чәй өлгертте, табын әзерләде. Ул һаман үз эшләре белән йөренеп торды. Гүя әдәп өчен генә килеп утыра да бер-ике минуттан тагын торып китә… Хозяйка кешенең эше бетәмени, дидем мин баштарак, аннары ирексездән бу аның элеккечә читләшеп маташуы түгелме икән, дип тә уйлап куйдым. Бәлки, ялгыша да торганмындыр, ләкин сүзгә бер дә катнашмавы миндәге каядыр сакланып яткан шикне уятырга җитә калды… Инде чынлап та читләшүе булса, бу… бу бик гаҗәп, әлбәттә. Ул борынгы Һаҗәр түгел, мин борынгы Әмир түгел – без шулкадәр ераклашканбыз ки, яшьлектә булган хәлләргә инде ышануы да читен. Ләкин бит без бер туфракта күршеләр булып үстек – моны онытырга, моның белән исәпләшмәскә мөмкин микәнни?! Хәер, кеше күңелен кара урман диләр, аның караңгы почмакларында ниләр генә ятмый торгандыр!
Чәйгә утырышкач, Һаҗәрнең теле шулай да бераз ачылды. Ул, сирәк кенә булса да, Уфага кайткалый икән (Дәүләкәнгә кайтканым юк, диде), минем турыда да братларыннан әзрәк ишеткәләгән. Мәсәлән, минем язучы булып китүемне белә икән. «Сез бит яшьтән үк язгалый идегез шикелле», – диде ул миңа. Әнә шулай уйламастан гына минем яшьлеккә кагылып алды. Ләкин тизрәк башка сүзгә күчте. Гаиләм, балаларым турында бераз сорашты. Сүз ахырында мин яңадан әдәбиятка күчеп, сез кыз чагыгызда укырга ярата идегез, мин сезгә китап ташый идем, дидем. Ул көлемсерәп кенә: «Онытмагансыз икән әле», – дип куйды. «Ә хәзер ничек?» «Вакыт булганда хәзер дә укырга тырышам», – диде. Билгеле, русча гына укый икән, татар китапларыннан күптән аерылган… Кайткач, берәр китабымны сезгә җибәрермен, дидем мин аңа. Ул моңа каршы ризалыгын белдергәндәй башын кагып: «Рәхмәт», – дип куйды.
…Чәйдән соң мин кузгалдым, алар мине озата чыктылар. Әзрәк бакчаларын да күреп китәсем килде. Роза чәчәкләре монда күп иде. Һәм бик эреләр, бик матурлар иде алар… Минем сокланганны күреп, Низам иптәш: «Әллә бер-ике төбен биреп җибәримме?» – диде. «Белмим шул, – дидем мин, – кайтып җиткәнче корымаслар микән?..» «Тамырларын юеш чүпрәккә төреп тотсагыз, берни булмый», – диде Низам һәм тиз генә ике төп розаны казып та алды, юеш чүпрәккә әйбәтләп төреп тә бирде… «Рәхмәт, сезнең истәлек булыр», – дидем мин аларга… Чыгып киткәндә баш иеп Һаҗәрнең кулын кыстым, ә Низам мине вокзалга кадәр озата барырга булды. Юл өстендә винолар сата торган бер подвал очрады, мин юлдашымны шунда кереп чыгарга чакырдым, ул берсүзсез риза булды. Кыскасы, Низам иптәш белән безнең «борчак пеште». Ике көннән инде мин Казанга да кайтып китәргә тиеш идем.
…Әнә шулай узды минем кырык биш елдан соң Һаҗәрнең үзен дә, ире Низамны да беренче һәм соңгы мәртәбә күрүем… Үземне бер сынап карау булды бу… Шөкер, «уңышлы» үтте – барысы да күптән сүнгән, беткән икән инде…
Казанга кайткач, озакка сузмыйча, мин Һаҗәр исеменә татар һәм рус телендә ике китабымны җибәрдем, әмма Һаҗәрнең үзеннән «Алдым, рәхмәт» дигән хәбәр килмәде… Саклап алып кайткан розаларым да, үземчә яхшылап утыртуыма карамастан, тамырлана алмадылар. Язга чыккач та корыдылар.
…Еллар узып, дөньяны да таный башлагач, мин ирексездән уйлап куя идем: Һаҗәр теге чакта Ыслак егетенә ияреп китеп дөрес эшләгән бит!.. Аңа бит инде башка юл юк, калмаган. Егермегә җитеп килгән кыз үзенең киләчәге турында ничек уйламасын да борчылмасын ди?! Атасы Борһан абзыйның сәүдә эшләре бүген булмаса иртәгә сүтелергә, бетәргә тора. Алда нинди язмыш көтә – билгесез. Мондый хәлләрдә купец кызларының аңлырак, җитезрәкләре ышанычлы кешеләргә сыеналар икән, моңа бер дә гаҗәпләнергә туры килми. Булды андый эшләр… Безнең әдәбиятта да бу нәрсә үзенең чагылышын тапты.
Әгәр дә Һаҗәр үзенең Низамын яраткан да булса (әлбәттә, бөтенләй яратмыйча кушылмагандыр инде), димәк, ул аңа тагылып китеп бик дөрес эшләгән – ир канаты астына кергән, гаилә корган, тормышын тәэмин иткән. Билгеле, аңа шул гына кирәк тә булгандыр…
Инде бер генә минутка фараз кылыйк: Һаҗәр, минем яратуыма ышанып, шул чакта миңа чыгарга риза булды ди. Ә мин аны тизрәк үземә алдым ди… Моның ахыры ни булыр иде икән?.. Менә шуны уйлыйм… уйлыйм да ихтыярсыздан калтыранып куям. Бик зур бәхетсезлеккә дучар булыр идек шикелле… Иң элек, мин аңардан яшьрәк, укып маташкан чагым, хатын асрарлык урыным да, рәтем дә юк. Аннары, иң хәвефлесе – мин үзем дә чыгыш ягыннан Һаҗәрнең ише диярлек, ә ул чактагы шартларда бу инде җанны бик борчый торган мәсьәлә иде. Менә шундый хәлләрдә мәхәббәт хакына өйләнеп кара инде!