Выбрать главу

Ярый, илдә чыпчык үлми, дигәннәр, без дә, нужа ләмкәсен иңебезгә киеп, дөньябызны ничек тә сөйрәгән булыр идек әле… Әмма эш бары тырыша-тырмаша яшәп маташуда гынамыни?.. Бергә тора алу өчен ипи-су белән бер үк дәрәҗәдә мәхәббәт тә кирәк түгелме соң?.. Чын бәхет бары шунда гына ич!.. Инде уйлап карагыз, ниндидер сәбәпләр аркасында минем белән кушылырга мәҗбүр кыздан элек булмаган мәхәббәтне хәзер көтеп булачакмы?.. Әлбәттә, юк яки… бик тә шикле… Асылда, ул болай булачак: мин аны яратачакмын, ә ул мине ярата алмыйча интегәчәк. Йә, моңардан да зур бәхетсезлек булырга мөмкинме?! Бу бит гомерлек газап, гомерең буена сызланып-сызып яшәү дигән сүз!.. Мин үзем моның нәрсә икәнен яхшы беләм, һәм Һаҗәрнең дә мондый хәлгә дучар булмавына ирексездән сөенәм. Әйе, күпме сабырлыклар кирәк яратмыйча яши алыр өчен!..

Ә миңа исә күк томаннар артында торып калган ерактагы, бик ерактагы әнә шул бәхетсез мәхәббәтем нигәдер бик кадерле. Бәлки, ул таш астыннан чыккан яшь үлән шикелле саф мәхәббәтем мине гел генә хыял дөньясына китеп яшәргә, шуннан үземә ләззәт, юаныч табарга өйрәткәндер; бәлки, ул мине Дим буйлары өстендәге айлы кичләрнең тирән тынлыгын ишетергә өйрәткәндер; бәлки, ул мине җирдәге һәм судагы барча җан ияләренә миһербанлы булырга өйрәткәндер… Мәхәббәтнең кодрәте чик- сез – аның хәтта караңгы чырае алдында да сәҗдәгә егылырга ярый!

Миңа тагын чигенергә туры килә. Казанга китәр алдыннан Дәүләкәндә үткәргән соңгы елым турында язмыйча үтү мөмкин түгел – шактый күп вакыйгаларны эченә ала ул соңгы елым… Минем «сәхифәләрем» бер-берсенә ялганып барырга тиеш.

Иң элек үз хәлебез турында. Атайның эшләрен шәптән димәс идем. Йөри, чаба, анысын ала, монысын сата, ләкин бер дә күтәрелеп китә алмый. Самарга йөрүен дә ташлады, чөнки иске кием-салым үтми башлады. Кытлык бетте, кеше хәзер яңасын кияргә тырыша… Ә атай еш кына сума юк дип зарлана. Димәк, зуррак сәүдәгә аның инде үз көче генә җитми. Берәр кеше белән кушылып, уртак эш башларга да уйлана иде шикелле…

1924 елның җәендә Эстәрлетамактан Муса Хәбиров дигән кеше яшь хатыны белән Дәүләкәнгә килде. Алар безгә фатир керделәр һәм өебезнең зал ягында тора башладылар. Без инде йортны сатып алган көннән диярлек зал якка фатир кертә башлаган идек. (Билгеле, акчасы килсен өчен.) Семьябыз бәләкәй булгач, өйнең эчке башы да безгә җитә иде. Фатирчылар китеп, зал як күпмедер вакыт бушап торганда, без үзебез дә иркенләп бер торып кала идек.

Әйткәнемчә, Муса абзый Хәбиров, кара айгыр җиккән яхшы тарантаска яшь хатынын утыртып, безгә килеп керде. Аның шул кара айгыры белән яхшы тарантасыннан башка бүтән бернәрсәсе юк та иде. Кием-салымнары, ястык-мендәрләре исәпкә керми, ә калганы, мәсәлән, өй җиһазлары – барысы да бездән иде.

Муса абзый Эстәрле мулласының улы икән. Яхшы ук укымышлы булырга тиеш. Әрмәнгә охшаган зур күзле, озын борынлы кара кеше, тик буй-сын гына әрмәннеке түгел – юанрак та, аяклары да кәкрерәк… Ә менә яшь хатыны Зәйнәп апа иреннән калкурак, бик зифа да һәм бик чибәр дә иде, чем-кара чәч, сызылып киткән кара каш, тулы гына шома битенең ике ягы да чокыраеп тора һәм шушы нәни чокырчыклар аны аеруча ягымлы-мөлаем итеп күрсәтә иде. Шуның өстенә ул гаҗәеп шат табигатьле, көләргә дә, сөйләргә дә яратучан алчак бер хатын да иде. (Иренең нәкъ киресе.) Мандолинада чибәр генә уйный иде.

Ул Троицк кызы икән. Алдынгы сәүдәгәр гаиләсендә үскән булса кирәк. Кыз чагын исенә төшереп сөйләгәне хәтеремдә. «Без, кышкы салкын кичләрдә, – дип сөйләгән иде ул, – бөтен гаиләбез белән җылы залдагы зур түгәрәк өстәл тирәсенә җыелып, яшел абажурлы асылмалы лампа яктысында һәркайсыбыз нәрсә дә булса укып утыра идек. Әтием, гадәттә, «Вакыт» яки «Шура»ны укый торган иде, энеләрем «Ак юл»ны карый, ә мин «Аң» белән «Сөембикә»не укырга ярата идем. Безгә шуларның барысы да килә иде. Әтием бик һәвәс иде укырга. Әнә шулай үткәрә идек без кышкы озын кичләрне…»

Һәм шушы татар әдәбиятын укып үскән, татарча бик матур сөйли белгән, музыкага да сәләте булган туташны Муса абзый Троицкига барып, никахлап алган, Эстәрлегә әтисе йортына килен итеп алып кайткан, аннары, озак та тормыйча, ни өчендер Эстәрледән Дәүләкәнгә китергән. Безгә фатирга килеп керүләре кем аркасында булгандыр инде, ләкин мин үсмер малай башым белән моны үзем яхшыга юрадым. Зәйнәп апа кебек чибәр, ачык, мөлаем, мәдәниятле яшь кенә хатынның ниндидер бер якты, матур эзе күңелләрдә калырга тиеш иде. Ул еш кына, безнең якка чыгып, инәй белән сөйләшеп утырырга ярата иде. Шул чакта мин аңа, барлыгымны да сиздермәскә тырышкандай, читтән генә карап утыра идем. Ә ул Троицк каласы, аның кызлары, егетләре, андагы сагынуларын аңлатасы килгәндәй, башын кырын сала биреп, мандолинада уйнап җибәрә иде. (Ихтимал, шушы ишетүләр нәтиҗәсендәдер инде, минем күңелдә Троицк каласына гомерлек бер мәхәббәт тә уянып калган иде. Әмма кайчандыр татар халкының шактый гына күренекле мәдәни бер учагы булган даладагы бу каланың үзендә, кызганычка каршы, миңа булырга туры килмәде. Бары Куандыкка барышлый вагон тәрәзәсеннән генә карап узарга туры килде.)