Әле җитмәсә, Гомәр Вафиннан мандолинада уйнарга да өйрәнеп маташам. Үзе ул бик шәп уйный иде, ләкин миннән булма- ды – музыка сәләтеннән бөтенләй мәхрүм икәнмен… Әмма аның каравы миңа «дивар гәзитәсе» чыгару бик ошап китте. Бу әле бик яңа нәрсә иде, өйрәнелмәгән-күнегелмәгән, шулай да мин аңа җиң сызганып тотындым. Бер-икесен хәтта берүзем диярлек язып чыгардым. Дөресрәге, материал барысы да минеке, ә зур каты кәгазьгә күчереп язу башканың эше. Минем кулым (почеркым) бик әшәке, ә менә күршебездәге Гарифның кулы ташка баскандай бик ачык, бик пөхтә яза иде. Сез Гарифны онытмадыгыз микән?.. Аның турында башта ук сүз булган иде инде. Ул тегүче Зариф абзый малае, әнисе аны киез җәйгән идәнгә утыртып, йөзем һәм чикләвек төше белән сыйлый торган иде – хәтерлисезме? Зариф абзый чахоткадан үлеп киткәч, алар фәкыйрьлеккә төшеп, бик бетеренделәр. Тол хатын улы Гариф белән безнең якын күршебез Сылубикә җиңгигә (аның ире Сәлимҗан агай да холера вакытында үлеп киткән иде) өйдәшкә кереп, шундагы озын сәкенең чаршау белән генә бүлгән бер башында торып яталар. Хәлләре бик авыр, әнисе төрле кешеләргә көнлекле эшкә йөреп ашарлык ризык китерә, ә Гариф, әтисенең авыруын алып калган үсмер малай, күбрәк өйдә ятып кына тора. Үтә ябык, нечкә муены эчкә киткән, иңбашлары төртеп чыккан, күзләрендә нур сүнгән… Әмма дәрт бар, кызыксыну бар, еш кына мине тәрәзәдән чакырып, бүген мәктәптә ниләр булды, нәрсәләр укыдыгыз? дип сораша. (Ул үзе инде укуга йөрүдән туктаган иде.) Мин аны гәзитә язышырга чакыра кергәч, аңа да бик куанып риза булды. Тиз генә өстенә иске сырмасын киде, бүреген киде, ә менә аягына төпләгән, бер кунычы көйгән пимадан башка нәрсәсе юк икән. Ә тышта апрель ае, бөтен җир су, лачкылдаган баткак… Шуңа күрә Гарифны әйбәт кенә аркама атландырып, үзебезгә күтәреп алып кайтырга туры килде. Ләкин болай аркада китереп, аңардан гәзитәне яздыру ике генә мәртәбә булды – бердән, авыру иптәшне артык борчыйсы килми иде, икенчедән, минем өчен инәй дә бик борчыла иде. (Чахотканың йогышлы икәнен кем генә белми!) Үзебезнең мәктәптә дә, Гариф шикелле үк булмаса да, матур гына язучылар табылды. Хәер, озакка бармады бу эш, укулар бетү белән тукталды, малайлар, бөтенесен онытып, җәйге хөрлеккә атылдылар.
Инде газета шаукымыннан бераз айныгач, мин театр уйнау, кичәләрдә катнашу белән берзаман бик мавыгып киттем. Дөресен генә әйткәндә, театрны мин үземне белә башлаганнан бирле яратам. Театр һәрвакытта миңа гаять кызыклы, күңелле, шау-шулы, үзенә бер мәзәк дөнья булып күренә иде. Һәм бик тарта иде бу дөнья мине үзенә!.. Анда катнашып йөргән, сәхнәсенә чыгып уйный алган абыйларга, апаларга бик кызыга идем, хәтта көнләшеп тә карый идем. Тизрәк үсәсе дә шулар арасына кереп китәсе килә иде. Бәлки, шуңадыр, мин ундүрт-унбиш яшемнән үк үземнән зур егетләр һәм кызлар арасына кереп йөри дә башладым.
Дәүләкәннең театр белән бәйләнгән тарихы да шактый кызыклы, шуңа күрә минем аңа махсус тукталып китәсем килә.
Чын булса, беренче спектакль Дәүләкәндә приказчиклар тарафыннан 1911 елда ук куелган, имеш!.. Моңа ышанырга була. Без беләбез, бу – татар дөньясының бик нык тәрәккый иткән еллары… 1905 елның җил-давылыннан уянган татар халкы үзенең тәрәккыятендә йөз елда уза алмаганны күп булса ун-унбиш ел эчендә узды. Шуның нәтиҗәсендә безнең халык бөек Октябрь революциясенә дә аңлы, алдынгы бер халык булып килеп керде һәм революция көрәшенә, аның җиңүенә үзеннән зур өлеш кертте.
Димәк, бу гомуми үсеш-күтәрелештән безнең кечкенә Дәүләкән дә читтә торып калмаган. Театр уйнау исә ул елларда Казан, Оренбург, Уфа кебек мәдәни үзәкләрдә генә түгел, татарлар яшәгән Себер, Урта Азия һәм үзебезнең өяз шәһәрләрендә дә була башлаган иде. Гаҗәп тиз таралды бу сәнгать безнең татар дөньясында!.. Вак шәһәрләрдә моны башлап җибәрүчеләрнең күбрәк приказчиклар булуы да аңлашылса кирәк, чөнки нәкъ шулар арасыннан яңалыкны күреп, күтәреп алучы кыю яшьләр чыкканнар да инде. Андыйлар Дәүләкәндә дә булган. Кайберләрен мин дә әле беләм: болар Хисами, Кәрим, Мәгыйҗан, Габдрәхим абзыйлар… Соңрак аларга ярлы гаиләдән чыккан яки байларда асрау булып эшләгән кызлар да кушылган. Шуларның икесе – Галия апа белән Фатиха апа – хәзер дә исәннәр әле.
Мин үзем аларның уеннарын 1920 елдан күрә башладым. Миңа әле ун-унбер яшь кенә, театр карарга да, кемгә дә булса, мөгаен, Зәкия тутакайга ияреп кенә барганмындыр. (Ул шундый тамашаларны карарга бик ярата иде.) Нәкъ шул елның кышында «Галиябану» безгә дә килеп җитте. Мин менә шуны Бәлдәй клубының сәхнәсендә беренче мәртәбә күрдем. Соңыннан Казан сәхнәсендә иң шәп артистлар башкаруында бу спектакльне кат-кат карасам да, әлеге кечкенә сәхнәдә унлы лампа яктысында күргән беренче «Галиябану»ым бервакытта да күз алдымнан китмәде, күңелемнән чыкмады. Мин аны ниндидер бер тамаша итеп кенә карамадым, Галиябану булып Суфия апа, Хәлил булып Мәгыйҗан абый уйнаганын да белмәдем. Мин аны чын бер вакыйга дип кабул иттем, шуңа беткәнче ышанып, чын күз яшьләрем белән елап утырдым. Менә ул чәчәкле яулык ябынган, чиккән алъяпкыч бәйләгән, тула оек өстеннән кара галушлар кигән, үзе җиңел, үзе сөйкемле, үзе бик оялчан, вакыт-вакыт хәтәр сизгән коштай дерелдәп куйган, тавышын да калтыратыбрак сөйләгән минем беренче Галиябануым, менә ул кара кәләпүшен кырынрак салып кигән, кара камзулы өстеннән яшел билбау буган, култык астына кечкенә иске гармун кыстырган, тыйнак, әдәпле, саф күңелле, гади авыл егете минем беренче Хәлилем! Авыл тынгач кына аның тәрәзәгә килүе, иске гармунын әкрен генә тартып, тыелып кына җырлавы, ә Галиябануның тәрәзә яңагына ышыклана төшеп, оялып-куркып кына җырлап җавап бирүләре – болар һәм бөтен уен искиткеч яңа, таң калдырырлык, бәгырьләрне өзәрлек иде. Аларның берсе Искәндәр хәзрәт ишегалдында торучы тол хатынның кызы Суфия апа, ә икенчесенең кайдадыр конторщик булып эшләүче Мәгыйҗан абый икәнен белгәч, минем күңелемдә бу кешеләргә гомерлек бер мәхәббәт уянып калды. Шунысы тагын кызыклы: Галиябану белән Хәлилнең саф, көчле мәхәббәте аларның үзләренә дә күчкән икән – шушы спектакльдән соң алар озак та тормыйча матур гына туйлап өйләнештеләр дә. Тик алар сәхнәдән никтер тиз киттеләр, бәлки, моңа өйләнешүләре сәбәп булгандыр, ләкин барыбер Суфия апа белән Мәгыйҗан абыйлар күпләр хәтерендә Дәүләкәннең сагынып искә алырлык беренче артистлары булып калдылар. Хәзер инде аларны белүчеләр юк диярлек – мин дә тагын берничә кеше генә…