Выбрать главу

…Хикмәтле ерак елларның тагын бер кечкенә кызыклы эпизоды истә саклана: шул ук артистлар сәхнәдә «Мөгаллим» дигән әсәрне уйнап күрсәтергә тиешләр. Тамашага килгән бала-чага арасыннан алар үзләренә бәләкәйрәк малай эзлиләр: бу малай спектакльдә бик кечкенә бер роль «уйнарга» тиеш икән. Менә шушы уен өчен минем энем Илдарханны сайлыйлар да, сәхнәгә алып менеп, аңа нәрсә эшләргә кирәклеген өйрәтәләр: «Син, үскәнем, менә шушында юри генә йоклап яткан булырсың, ә менә бу абыең кычкырып фәлән сүзне әйткәч, уянып, үкереп еларга тотынырсың… «Аңладыңмы?» – «Аңладым!» – «Үкереп елый беләсеңме?» – «Беләм!» – «Менә бик әйбәт!» (Әйтергә кирәк, минем энекәш өйдә елый башласа да яшь үгез шикелле үкерә иде.) Шулай итеп, энемне сәкегә яткызалар, өстенә юрган да каплыйлар. Пәрдә ачыла, уен башлана. Уен бара, малайның уянып елар вакыты да җитә, ләкин ул никтер уянмый, артистлар аның тирәсендә тыз-быз киләләр, бер үк сүзне отыры кычкырыбрак әйтеп тә карыйлар, ә малайның гамендә дә юк – ул, баксаң, юри генә түгел, ә чынлап торып йоклап киткән икән! Изрәп, төшләр күрә-күрә йоклый малай!.. Шулай да аңа карап уен тукталып калмый, дәвам итә, ахырына да барып җитә. Пәрдә төшкәч, энекәшне көчкә төрткәләп уяталар. Менә шул чакта инде ул үкерә-үкерә елап та җибәрә! Ниһаять, «роле» исенә төшә малайның!..

Ярый, һәвәскәрләр уйнаганда ни булмас, аңа берәүнең дә исе китми, тик рәхәтләнеп бер көләләр генә.

Билгеле, театр уены ул – яшьләр эше. Алар яраталар, алар дәртләнеп йөриләр. Әмма озакка түгел, монда буыннар тиз алышына. Өч-дүрт, күп булса биш ел уйнаганнан соң, «искеләр» сәхнәдән китә башлыйлар – йә өйләнәләр, йә кияүгә чыгалар һәм тормыш арбасына җигеләләр. Алар урынына яңалар җитешә, яңалар килә. Әйтик, егерменче елларда без әле клуб ишеге төбен таптаучы, зур артистларга шаккатып йөрүче малайлар гына булсак, 1924–1925 елларда инде үзебез дә сәхнәгә менеп, каушый-каушый гына уйный башладык. Бу вакытта Мәгыйҗан, Габдрәхим, Габдулла абый һәм Галия, Фатиха, Суфия апа кебек «корифейлар» берәм-берәм китеп беткәннәр иде. Ләкин безнең буын турында сүз башланганчы, минем Дәүләкәнгә ара-тирә килеп чыккан чын (профессионал) артистлар турында да әзрәк сөйләп узасым килә. Бу кызыклы һәм гыйбрәтле. Мәсәлән, минем чын артистларга гаҗәпләнүем дә, соклануым да, хәтта аларны кызгануым да шушы чакларда туып, күңелемдә сакланып калды булса кирәк.

…Хәтеремдә көзге Дәүләкән ярминкәсе. Нэп кергәч беренче ярминкә әле бу, шулай да бөтен тирә-яктан татары, башкорты, русы, чувашы килеп тулган, базар мәйданы ярларыннан чык- кан дәрьядай әкрен генә гүләп, чайкалып тора. Читтән килгән сәүдәгәрләр дә күп, җиңел кулдан гына корып ташлаган такта кибетләр дә күп, ә ярминкәгә кергән малның, азыкның, товарның хисабы юк! Хәтта сәнгате дә читтә торып калмаган – базар мәйданының бер кырыена сәләмә брезенттан түгәрәк балаган да корылган. Монда цирк артистлары үзләренең уеннарын күрсәтәчәкләр икән. Ләкин балаган тирәсендә хәзергә шаулашкан бала-чагадан башка халык юк диярлек. Халыкның башы-күзе тонган, алар базар айкыйлар, базарда бөтен эшләре… Балаганның тышында биек кенә сәндерәсе бар, менә шунда өч артист чыгып басканнар. Берсе – кып-кызыл чукмар борынлы, самавыр җизедәй җирән чәчле клоун, икенчесе – күлмәге-ыштаны тоташ, тыгыз, җиңсез нәрсә кигән таза гына ир – герләр чөеп уйнаучы, өченчесе – битен-күзен бик нык акшарлаган, өстенә кендектән түбәнрәк кып-кыска кызыл күлмәк кигән, озын шәрә аяклы бер марҗа. Алар халыкны чакыралар, клоун нидер кычкыра, кулындагы кыңгыравын һаман селкетә, җирән чәчен дә еш кына «аягүрә» бастыра. Гер күтәрүче кулларын баш өстенә куеп, йомры мускулларын уйнатып күрсәтә. Ә кыска итәкле марҗа кулындагы шөлдерен селкә-селкә ниндидер такмак әйтеп маташа. Әмма халык авызын ачып, бераз гына карап тора да тагын үз юлы белән китеп бара. Нигәдер ашыкмый халык балаган эченә керергә… Шуннан соң әлеге марҗа сәндерәдән төшеп, бер йөз метр чамасы базар эченә кереп китә дә, озын-шәрә аякларын югары күтәргән килеш, куллары өстендә генә кире балаганы янына кайта. Аның артыннан ябырылып, чинап бала-чага, егетләр-кызлар, ак чикмәнле яшьрәк башкортлар ияреп киләләр. Вәт тамаша!.. Ә хатынның бите тузан эченнән бара, бөтен буяуларын юып кара тир ага – ул инде яшь тә түгел, муенын-күкрәкләрен вак кына җыерчык басып бетергән. Әнә шулай әллә ничаклы халык ияртеп, көчкә-хәлгә балаган янына килеп җитә ул, әмма ләкин аның шәрә ботларын күрер өчен генә ияргән халык билет алырга да, балаган эченә керергә дә ашыкмый, ә күбесе тамаша беткәндәй шунда ук китеп тә бара. Әлбәттә, балаган – бик кызыклы урын, барыбер ул бала-чага, яшь-җилкенчәкләр белән тула, андагы кызык-мәзәк уеннарны исе китеп карап утыра, тик шулай да халыкны үзләренең тамашаларына шундый азап белән тартырга тырышкан бу тузган-таушалган, инде олаеп та барган ярлы балаган артистлары миңа нигәдер бик кызганыч булып тоелган иде шул чакта.