1924 елның җәендә Оренбурдан Дәүләкәнгә бер төркем артистлар килде. Алар биш кеше иде – Ильяс Кудашев-Ашказарский, Сабир Гаспринский, Хәлил Наилский, Безруков (исеме онытылган) һәм хатын-кыздан Мәрфуга Кудашева-Ашказарская. Дәүләкән туфрагында моның кебек тә данлы һәм яңгыравыклы фамилияләрнең булганы юк иде әле. Җитәкчеләре Кудашев-Ашказарскийны элек тә ишеткәнебез бар иде (театр тарихында бик мәгълүм кеше), әмма бу Гаспринский, Наилскийлар… нинди йолдызлардыр – беренче генә ишетүебез… Аларның килүе Дәүләкән өчен, әлбәттә, зур вакыйга иде, тик аңлашылып кына бетми – безнең кечкенә Дәүләкәнебезне алар белеп килделәрме икән, әллә белмичә очраклы гына килеп чыктылармы икән?.. Хәер, ишетеп-белептер, чөнки Кудашев-Ашказарскийның үзен дә шушы Бәләбәй өязеннән чыккан кеше диләр бит… Аннары безнең Дәүләкән караңгы бер почмак та түгел, шуның өстенә кымызга килеп йөргән татар зыялылары аша аны күп җирдә беләләр дә… Ләкин шулай да зур корабка зур диңгез кирәк диләрме?.. Күтәрә алырмы икән кечкенә Дәүләкән моның кебек шөһрәт ияләрен?!
Гадәттә, гастрольгә килгән артистларга бездә спектакль куеп китү ул елларда бик ансат иде. Рөхсәт-мазар алу да юк шикелле, Бәлдәй клубы күп вакытта буш тора, караучы хатын, үзебезнекеләрдән берәрсе кушты исә, ача да кертә – рәхим генә итегез! Бары тик җирле һәвәскәрләр белән сөйләшеп, килешергә генә кирәк, чөнки алардан башка читтән килүчеләрнең бер генә спектакльләре дә узмый торган иде.
…Белмим инде нәрсә сәбәп булгандыр – Дәүләкән үзе ошамаганмы, клубын яратмаганмы, әллә һәвәскәрләр белән килешә алмаганмы (хәер, нинди килешү – алар бит катнашкан өчен бервакытта да акча сорамыйлар), әмма, ни генә булмасын, Ильяс абзыебыз ике-өч көннән, Мәрфуга апайны алып, бездән китте дә барды. Мәшһүр фамилияләре генә калды хәтерләрдә язылып!.. Әйттем ләбаса, бәләкәй безнең Дәүләкән алар өчен, бәләкәй – базарсыз көннәрдә йокымсырап тын гына торган бер авыл кебек кенә бит ул! (Зур каладан килгән кешеләр өчен бигрәк тә!)
Ләкин калган өчесе китәргә ашыкмадылар. Гаспринский җитәкчелегендә һәвәскәрләр катнашы белән бер-ике спектакль дә куйдылар. Гаспринский үзе уйнамады да бугай – ни хикмәттер, бу спектакльләрнең берсе дә хәтердә сакланып калмаган. Тамашачы да күп түгел иде шикелле. Һәрхәлдә, аншлаг булмады. Моңа, бәлки, җәйге озын көннәр сәбәп булгандыр, эш өсте, халык арып кайта, иртә ята, иртә тора, кыскасы, сезоны ул түгел.
Ул чакларда сбор җыяр өчен бер-ике көн алдан кибетләргә кереп, билетларны сәүдәгәр абзыйларга да тәкъдим итеп йөриләр иде. Яшьрәк нэпманнар баш тартмый, ала, әмма картраклары буш бирсәң дә алмыйлар. Кирәкми аларга театр, алар мәчеткә йөрүчеләр, башка дөнья кешеләре! Ә сбор дигәнең бик кирәк артистка, бөтен өмете аның бары шул сборда! Ярый ла һәвәскәрнең ашарына бар, торыр җире бар, ә читтән килгәннәргә сбор булмаса, ничек яшәргә?