Сабир агай Гаспринский да, бер-ике атна чамасы торганнан соң, чыкмады монда рәт дигәндәй, ялгызы гына китте дә барды. Инде биштән бары икәү – Наилский белән Безруков кына торып калдылар. Шулай итеп, башта исемнәре белән безне шаккатырыр- лык булып килеп төшкән труппа Дәүләкәндә кыска гына вакыт эчендә таралды да бетте.
Бу сөзелеп калган икесе турында сүз башлаганчы Гаспринскийның үзе турында әйтеп бетерик. Сабир Гаспринский – Ашказарскийның бертуган энесе, театр дөньясында шулай ук азмы-күпме билгеле кеше. (Утызынчы елларның башларында ул Татар академия театрында баш администратор да булып эшләде.) Безгә килеп чыккан чагында Сабир абый ачык соры төстәге җәйге костюм һәм ак панама кигән, йөреше белән дә чын шәһәр интеллигентын хәтерләткән, утыз-утыз бишләр тирәсендәге бер ыспай-чибәр генә ир иде. Сырлы таягын селкә биреп, Дәүләкәннең кибетләре арасыннан узганда һәркемнең дикъкатен үзенә җәлеп итә торган иде. Бәлки, әнә шулай берәүгә дә охшамаган килеш-килбәте белән ул Басыйр абзыйның гимназистка кызы Газизә апаны үзенә карата да алгандыр. Карату гына түгел, алар арасында кыска, әмма кайнар гына роман да булып алды бугай… Һәрхәлдә, безнең яшьләр аларның айлы кичләрдә икәүдән-икәү генә аулак урамнарда йөрүләрен дә, ә кайчагында көпә-көндез җитәкләшеп Дәүләкән тавына менеп китүләрен дә күрмичә калмадылар. Инде гайбәтләре дә чыга башлаган иде, ләкин, әйткәнемчә, Сабир абый озакламый, роман җепләрен ансат кына өзеп, ак панамасын болгый-болгый бездән китеп тә барды… Кичерегез, бу хакта мин ничектер уйнап кына язам, бәлки болай ярамый да торгандыр, бәлки, алар арасында чын тойгы да булгандыр, Хода белсен!.. Әмма иртә өзелгән роман – ташлап калдырган чәчәк төсле ул – кызганыч та, кадерсез дә!
Инде Наилский белән Безруковка килсәк, боларның эшләре харап иде. Китә дә алмыйлар, торырга рәтләре дә юк – әнә шундый авыр хәлдә калдылар ул бичаралар! Монда тагын шуны да әйтергә кирәк: Хәлил Наилский – малайлыктан чыгып бетмәгән япь-яшь, ваемсыз бер егет – үзе белән бергә яшь кенә хатынын да ияртеп килгән иде. Сәрби исемле, Оренбурның зур гына бай кызы икән – Хәлил менә шуны әти-әнисеннән качырып алган да киткән… Кызганыч иде бу кыз бала – үзе бик яшь, бик юаш, бик йомшак, аның бала йөзендә «Ни булды миңа?» дигән тирән бер гаҗизлек һәрвакыт чагылып тора иде. Җитмәсә әле үзе йөкле дә икән. Хәзер инде менә безнең тук Дәүләкәндә алар икәүләп ач утыралар.
Кызганып булса кирәк, аларны теге чалгыга киселеп үлгән Кәрим абзыйның хатыны Миңкамал апа үзенең кухнясына керткән иде. Стена буенда тар гына тимер карават, икесенә бер мендәр, өсләренә Наилскийның бөрмәле кайры тунын ябынып яталар – бу тунны да аңа кемдер биргән булырга тиеш. Тышта инде шыксыз салкын көз.
Әмма ничек яшәргә?.. Артистның башка бертөрле кәсебе дә, эше дә, килере дә юк. Һәм иң гаҗәбе – үз хәлен аңлау да, кайгыру да юк иде шикелле бу зур гына авызлы озын-чандыр егет- тә. Базар арасында йөри, сүзгә җор, мәзәк сөйләргә ярата, шуның өчен генә аны кайбер таныш-белешләре чәйханәгә дә алып кергәлиләр. Ә кухняда аның акчамы, ризыкмы табып кайтканын көтеп, корсаклы хатыны утыра. Ул, бичара, шулкадәр юаш иде, балыктай өнсез иде, миңа, мәсәлән, аның Хәлилгә бер генә тапкыр да үпкәләп, ачуланып әйткәнен ишетергә туры килмәде. Артистлар тирәсендә гел генә чуалырга яратканга күрә мин Наилскийга да шактый ук ияләшеп киткән идем һәм аңа ияреп еш кына әлегә торып яткан өйләренә дә бара торган идем. Ләкин барган саен диярлек мине Сәрби апаның әнә шундый мескенлеге ирексездән сыкрата иде, нәрсә бу – көчле яратуданмы, әллә, киресенчә, көчсезлектәнме? дип уйланырга да мәҗбүр итә иде. Әйе, чынлап кызгана идем мин аны, буш кул белән бармаска тырыша идем, йә кибеттән алып, йә инәйдән сорап, аңа ни дә булса китерә идем. «Рәхмәт!» – ди иде ул миңа әкрен генә, ләкин күтәрелеп карарга ояла иде.
Шулай да Хәлил Наилский үз хәлләрен җиңел генә яхшыртыр өчен бер талпынып карады. Театр сенсация ярата бит… Менә бу егет тә Дәүләкәнне шаккатырыр өчен әлеге Гаспринский белән Газизә апа арасында булып алган кечкенә роман турында өч пәрдәле пьеса язып ташлады. Пьесаның әдәби ягы, әлбәттә, ташка үлчим генә булгандыр инде, әмма эчтәлеге белән ул бик йөгәнсез, шапшак бер әйбер иде. Газизә апаның үзен дә, әтисе Басыйр абзыйны да, шулай ук төп «герой» Сабир Гаспринскийны да теләгәнчә хур итеп, мыскыл итеп, төрлечә буяп бетергән иде. Басыйр абзый олы яшьтәге сәүдәгәр кеше булгач, «автор» аны, дегеткә буясаң да ярый дигәндәй, кызганып та, тыелып та тормаган.