Выбрать главу

Ул чакларда берәр әйберне сәхнәгә куяр өчен бернинди рөхсәт-мазар кирәкмәгәндер, ахрысы… Шуңа күрә җирле һәвәскәрләр язып ташлаган әйберләр дә ансат кына уйнала торган иде. «Артистлар» җыелышып укыйлар да, «ярый, булган бу» дип, шунда ук рольләрен дә бүлешәләр.

Наилский да үз әйберсен кую хәстәренә җиң сызганып кереште. Бу вакытта элегрәк елларны уйнаган өлкән һәвәскәрләр театрдан читләшкәннәр иде инде. Алар урынына безнең кебек «яшь буын» (күбрәк үсмер малайлар) килгән иде. Хәлил абзый менә шуларны бик кызыксындырды, уйнаучыларны сайлап алды һәм ашык-пошык репетицияләр үткәрергә дә тотынды. Үзе ул Сабир Гаспринскийны уйнаячак иде. «Һа! – ди иде ул репетиция вакытында, кулларын күтәреп. – Дәүләкәннең төшенә дә кермәгән шаккатыргыч бер тамаша булачак бу!..»

Хәлил миңа да роль тәкъдим итте – Газизә туташның энесе булып уйнарга. Спектакльгә катнашу безнең өчен зур дәрәҗә, без аны көтеп кенә торабыз, шуңа күрә мин башта ике дә уйламыйча риза булдым. Ләкин икенче көнне үк инде мине нидер борчый башлады, нигәдер менә бер дә күңелем ятмый бу «шаккатыргыч тамашага», һәм үзалдыма бераз шулай уйланып, борчылып йөрдем дә, ахырда кыюланып, рольдән баш тарттым. Наилский моның өчен мине каты гына сүгеп ташлады, ләкин эш тукталып калмады – рольне шунда ук эләктереп алучы да табылды. Әмма соңыннан, бигрәк тә спектакльне карагач, мин уеннан баш тартуым өчен бик сөендем.

Уйналачак спектакль турында инде сүз халык арасына таралып өлгергән иде. «Автор» моның өчен бик тырышты, дүрт-биш көн алдан ук «Дәүләкән купецы тормышыннан алып язылган көчле сатира» дип, афишалар да чыгарды. Кем хакында, нәрсә хакында икәнлеге билгеле булгач, спектакль көнне Бәлдәй клубына халык, бигрәк тә яшьләр белән бала-чага килеп тулды. Ниһаять, пәрдә ачылды, спектакль уйналды. Бала-чага, билгеле, шау-гөр килеп утырды. Зурлар исә, никадәр генә талымсыз булмасыннар, ниндидер бер ярамаган, килешмәгән ямьсез тамашаны күзәткәндәй уңайсызланып, кызарып утырырга мәҗбүр булдылар. Ярый, «купич»ның үзеннән көлсен дә ди, бу инде гадәткә кергән нәрсә, әмма аның яшь гимназистка кызын болай ачыктан-ачык мәсхәрә итү нигә кирәк булды икән? – Менә нәрсә һәркемнең күңелен тырный иде шикелле. Без ул чакта пасквиль дигән нәрсәне белми идек әле, ләкин шуның иң алама үрнәген үзебезнең сәхнәдә күрдек. Хәтта спектакльгә катнашучы безнең һәвәскәрләр дә моны соңыннан сизмичә калмадылар.

Бер уйлаганда, Наилский үзе дә кызганыч иде. Аның шушындый түбәнлеккә төшүе, әйткәнемчә, каты нужадан иде. (Нужа печән ашата, дигәннәр.) Ләкин зур өметләр белән шаулатып куйган халтурасы бертөрле дә җиңеллек китермәде. Шул ук бөлгенлек, эшсезлек, аптыраганлык – барысы да искечә калды. Нишләргә? Дәүләкән шартларында артист булып кына яшәү һич тә мөмкин түгел. Шуны соңрак булса да аңлап, ул ахырда безнең кинотеатрга эшкә урнашты. Эше – ишек төбендә билет тикшерү һәм билетсыз үткән малайларны сөреп чыгару – моны вышибало диләр бугай… Бик мәзәк кеше иде Хәлил Наилский, төскә дә чибәр иде, артистлык сәләте дә аңарда, һичшиксез, бар иде, әмма артык ваемсыз, пошымсыз, җиңел генә уйлаучан – шуның аркасында ул бездә адашып калып, үзен дә, япь-яшь хатынын да күпме җәфаланырга, күпме түбәнлекләр кичерергә мәҗбүр итте.

1926 елның җәендә мин беренче мәртәбә Казаннан Дәүләкәнгә кайткан чагымда, алар үзләренең Оренбурларына кайтып киткәннәр иде инде. Бик дөрес эшләгәннәр. Бәлки әле, Сәрби апаның әти-әниләре дә аларны гафу итеп, үзләренә кабул иткәннәрдер. Кечкенә сабыен күтәреп кайткан газиз бала бит… кагып буламы соң?! Юньсез кияүгә дә сәүдәгәр бабасы янында берәр эш табылгандыр, шәт! Соңыннан миңа Наилский фамилиясе белән тарихка кереп калган артистны ишетергә туры килмәде.

Дәүләкәнгә Ашказарскийлар белән бергә килеп, адашып калган артистларның бишенчесе Безруков дигән бер мишәр иде. Самар егете булса кирәк, «труппа»га ничек эләккәндер – ул кадәресе безгә нәмәгълүм (китапча әйтсәк). Әмма араларында иң мескене һәм иң җәфа чиккәне шул бичара иде. Өстендә керләнеп беткән, төсен югалткан кыек якалы күлмәк, таушалган иске пинжәк белән иске чалбар – шулардан башка бер әйберсе, хәтта башына кияр нәрсәсе дә юк иде. Ләкин ул абруен сакларга тырышучы инсафлы егет иде, шуңа күрә әрсезләнеп, соранып, берәүгә дә тагылып йөрмәде. Аның кайда торганын, ничек яшәгәнен дә белүче булмады. Әнә шулай күпмедер вакыт Дәүләкәндә бер тиенгә тилмереп, ачлы-туклы каңгырап йөрде дә үзеннән-үзе ничектер гаип тә булды. Ул чакларда товар поездларына эләгеп, төрле якка китеп була иде – без инде аны үзенең Самарасына киткәндер дип юрадык.