Болар – нэп вакытының сәнгать «корбаннары». Җиңел генә шөһрәт казанырга уйлап, бәхетсезлеккә дучар булучылар ул елларда очраштыргалыйлар иде әле.
Дәүләкәнгә ялгыз гына килеп чыккан артистлар да булгалады. Бер җәйне Мохтар Мутин килеп, безнең һәвәскәрләрне аякка бастырып, утлы табада биетеп, шаккатырып, бер генә спектакль уйнап китте. Бу инде чын артист иде, күренеп кенә узды, әмма тавышы озакка сузылды… Аннары Уфадан Мансуровский дигән өлкән генә бер абзый килеп чыккалый иде. Ул да ярлы артист. Чабулары салынып төшкән зәңгәр пинжәгенең җиң очларын ак җеп белән типчегән булса кирәк, шәмәхә кара белән җыйнак кына буяп куйган. Шулай да үзе керле ак якасына кара бантик тагып йөри иде. Ул җырчы иде, озын башкорт көйләрен матур гына җырлый иде. Шуңа күрә аны базар көннәрендә баерак башкортлар үзләре белән чәйгә алып кереп, әйбәт кенә сыйлап, сәке түрендә җырлатып утырталар иде. Уфаның борынгы кешеләре бу Мансуровский дигән җырчы-артистны хәзер дә әле, бәлки, хәтерли торганнардыр.
Дәүләкәнгә килеп чыккан тагын бер кеше турында әйтмичә уза алмыйм. Ерак Ленинградтан килгән иде, күрше Арыслангәрәй агайларда күпмедер вакыт кымыз эчеп ятты. Гаҗәп сәер бер кеше иде ул… Үзе татар, ләкин исем-фамилиясен әллә белмәдек, әллә белеп оныттык – хәзер инде әйтүе дә читен. Һичшиксез, сәнгать дөньясыннан, тик театрданмы яки эстрададанмы – ул кадәресен дә ачык кына белә алмадык. Кечерәк кенә буйлы, бөтенләй сакал-мыексыз, йөреше һәм кыланышлары белән шактый ук хатыншага охшаган иде.
Кичкә таба капка төбенә чыгып утырса, без аның янына бара торган идек. Ул, бер дә тартынып тормыйча, безгә төрле мәзәкләр сөйли торган иде. Мәсәлән, Петроградта, имеш, бервакытны иң кечкенә аякларга ярыш үткәрелгән. Шул ярышта аның аяклары, имеш, иң кечкенә булып табылган һәм беренче зур призны алган… Хет ышан, хет ышанма!.. Ә аяклары чынлап та үсмер кызларныкыдай кеп-кечкенә – безгә, мактана биреп, сузып күрсәткән дә иде.
Бер җылы кичне без, берничә егет, аның белән көймәдә йөрер- гә төштек. Үзе ул бик матур җырлый да икән. Дим өстендә рәхәтләнеп җырлап барды. Шул чакта мин аңардан беренче тапкыр «Алма-Ата» көен ишеттем. Күңелнең нигәдер үзеннән-үзе нечкәрергә торган чагы иде. Шуңадыр, ахры, аның бу яңа җыры миңа бик нык тәэсир иткән иде. Дим өсте көзгедәй тип-тигез, кучкыл-зәңгәр, талларның күләгәләре яткан, мин суны чапылдатмаска тырышып, әкрен генә ишәм, җыр мине еракка-еракка алып китә. Әмма кая илтә ул мине – мин белмим, белмим… Миңа бик ямансу, хәсрәтем әче-татлы, ирексездән күземә яшьләрем килә… Мондый хәл җыр тыңлаганда минем белән хәзер дә булгалый әле. Шул сәбәпле җырларның сүзләрен мин бервакытта да отып кала алмыйм.
…Кечкенә аяклы, матур җырлаучы бу сәер кеше Дәүләкәннән китәр алдыннан, Наилский белән сөйләшеп, безгә бер спектакль дә куеп күрсәтергә булды. Куйган нәрсәсе Чеховның «Аю» дигән ике генә кешелек комедиясе иде. Үзе ул шундагы Елена Ивановна исемле, күптән түгел ире үлгән тол хатынны уйнады. Аюдай тупас помещик ролендә Наилский иде. Яше һәм кыяфәте белән бигүк туры килмәсә дә, аны грим һәм кием ярдәмендә помещикка охшаттылар. Әмма инде Ленинград артисты әлеге ире өчен хәсрәт чигүче, ләкин ахырда «аю» кочагына эләккән Елена Ивановнаны искиткеч оста башкарды. Буе, сыны, чәче-бите, хәрәкәте, кыланышы, тавышы – бөтенесе коеп куйган чын табигый хатын-кызныкы иде. «Бесподобно!» – дияр идем мин әгәр дә русча язсам… Белмәгәннәр аны ир кеше дип тә уйламадылар, ә белгәннәр шаккатып утырдылар.
Заманында безнең кечкенә Дәүләкәндә әнә шундый күз күрмәгән тутый кош сыман гаҗәеп кешеләр дә булып, үзләре турында тиз генә онытылмас истәлекләр калдырып киткәлиләр иде. Әмма Дәүләкән аша узучылар белән якыннан очрашуның минем өчен иң истәлеклесе егерме бишенче елның җәендә булган иде. Моны сөйләмичә үтү ярамас, чөнки Дәүләкән белән генә чикләнеп калмады ул очрашу… Ничектер беркөнне ялгызым гына вокзалга таба киттем. Барып җитсәм, вокзал тирәсе буш, кеше юк, тик перрон рәшәткәсе буенда шәһәрчә киенгән ике ир белән ике ханым басып торалар. Җирдә чемоданнары – күрәсең, яңарак кына поезддан төшеп калганнар. Яннарыннан ашыкмыйча гына колак салып уздым: үзара кызу гына татарча сөйләшәләр… Бу мине бик кызыксындырды – күренеп тора, ни җитте генә кешеләргә охшамаганнар. Май чүлмәге тышыннан билгеле, ди, һичшиксез, алар, кыяфәтләреннән күренгәнчә, чын шәһәр зыялылары. Ирләрнең берсе – озын буйлы, эре, мәһабәт кеше; кулында – калын, сырлы таяк, зур башында – салам эшләпә. Икенчесе – урта буйлы, җыйнак-ыспай, өс-башы да бик пөхтә. Хатыннарның исә берсе ак чырайлы, нәфис, юка гына гәүдәле, икенчесе яшьрәк тә, тулырак та һәм бик алчак та күренә. Кулларында – нечкә саплы зонтиклар… Шунда ук уйлап алдым – болар, һичшиксез, кымызга килүчеләр, ләкин ни өчен монда кая барырга белмәгәндәй үзләре генә басып торалар? Туктар урыннары юкмы әллә?.. Кире борылып, яннарыннан тагын узган чакта, мин уңайсызланыбрак булса да сорамыйча түзмәдем: