Күрәсең, бик чуар кеше булган ул.)
Спектакльне яхшы артистлар уйнагач, билгеле, бик уңышлы узгандыр инде – мин суфлёр чокырында утырып, барысын да ачык кына күрә дә алмадым. Әйтергә кирәк, минем суфлёрлыгым артистларны вакыт-вакыт читен хәлгә дә куйгалады шикелле, чөнки сәхнәдә барган уенга мин авызымны ачып, аларга сүз бирергә дә онытып җибәрә идем. Шул чакта артистларның берәрсе будка алдыннан: «Сүз, сүз!» – дип пышылдап узгач кына айнып китә идем. Хәер, сүз бирсәм дә, бирмәсәм дә, алар барыбер үз эшләрен эшли бирделәр. Соңыннан мине шелтәләп тә тормадылар, күрәсең; моның ише генә нәрсәгә игътибар итмәскә күптән өйрәнгәннәр инде. (Ә бәлки, «егетнең» күңелен төшермик дигәннәрдер.)
Әнә шулай үтеп китте ул бердәнбер чын спектакль. Икенче көнне үк алар, пар ат яллап, бездән Көрмәнкәйгә китеп тә бардылар. Бездә бары алты гына көн тордылар, әмма бу алты көн минем өчен онытылмас бер бәйрәм булып калды. Алар янына залга керергә никадәр уңайсызлансам да, барыбер кермичә түзә алмый идем. Гаҗәеп бер хөрлек, табигыйлек, гадилек һәм өзлексез уен-көлке иде алар арасында… Шуның өстенә Маһирә апа бик матур җырлый да иде… Менә шулар кебек булсаң иде дә шулар кебек торсаң иде! – дип хыяллана идем мин ниндидер бер сагышлы-татлы уфтану белән. Үзләре дә сизмәстән алар әнә шулай әсир иттеләр дә киттеләр минем өмет-теләкләрем әле яңа гына уяна башлаган япь-яшь җанымны!
Шулай да язмышка рәхмәт әйтергә тиешмендер, ахрысы… 1925 елның августында Казанга килгәч, күпмедер вакыттан соң, мин аларның да Казанда булуларын белдем. Дүртесе дә Уфа театрыннан Казан театрына күчкәннәр икән. Ул чакта татар театры хәзерге ТЮЗ бинасында (Островский урамында) иде. Минем әле аларның берсен дә күргәнем юк, эзләп барырга кыенсынам да, ләкин күрәсем дә бик килә – ачык кына аңлап җитмәсәм дә, моның минем өчен ниндидер бер әһәмияте булырга тиеш кебек иде. (Һич югы, танырлар микән дип кызыксынуым булгандыр.)
Ниһаять, сезон ачылып, спектакльләрнең берсенә баргач, мин театр бинасында Нәгыймә апа Таҗдарованы очраттым. Дәштем, билгеле, ул мине шунда ук таныды, ачык йөз белән исәнләште һәм, бераз гаҗәпләнеп, минем шулкадәр ерактан Казанга ничек, ни өчен килүемне сорашты. Антракт вакытында сөйләшү кыска гына булса да, бу очрашу мине бик куандырды һәм ничектер тынычландырды. Нәгыймә апа әле Нури абый белән шушы ук театр йортының бер бүлмәсендә торуларын да әйтергә өлгерде. Шакир абый белән Маһирә апа икенче җирдә торалар икән.
…Әкренләп мин калганнарын да күрдем. Күбрәк сәхнәдә уйнаганнарын күрә идем, ләкин ара-тирә театр эчендә дә очрата идем. Мин укырга дип килгән яшь кенә егет, ә алар дәү кешеләр, исемле һәм эшлекле кешеләр – үземә ниндидер аерым игътибарны көтмим, әлбәттә, әмма очраганда Дәүләкән малаен танып, бездә биш-алты көн генә булса да торып китүләрен исләренә төшереп, ачык йөз күрсәтсәләр, миңа шул бик җиткән иде. Һәм әйтәсем килә: шушы тану, шушы үз итүләре алар тарафыннан гомерләренең ахырына кадәр диярлек бетмәде.
Еллар узып, үзем дә инде яшь ягыннан шактый олыгайгач, мин бу дүрт артистның икесе, ягъни Нәгыймә апа Таҗдарова һәм Шакир Шамильский белән ярыйсы гына якынаеп та киткән идем. Ни өчен икесе белән генә дигәндә, моның ачык сәбәбе шул: алар Казанга килеп күпмедер торгач та Шамильскийларның яшь балалары фаҗигале рәвештә үлеп китә. Ана өчен шушы аеруча зур хәсрәттән соң, Маһирә апа Мирвәлиева сәхнәне ташлап, Казан университетының медицина факультетына укырга керә һәм биш елдан инде ул врач та булып чыга. Сәхнәне никадәр генә яратмасын, күпме генә ияләшмәсен, әмма авыруларга, вакытсыз үлемнәргә каршы көрәшү аның җан таләбенә әйләнә. Ватан сугышында ул башыннан ахырына чаклы врач буларак фронтларда йөреп уздырды.