Нури Сакаев исә 1927 елның февраль ахырында кинәт кенә үлеп китте. Мин аның җеназасын (күмү мәрасимен) яхшы хәтерлим. Ул елларда шагыйрь, әдип яки артистның үлеме зур бер кайгылы вакыйга булып санала иде. Газеталар да аңа күп урын бирәләр иде. Озатырга халык та күп җыела торган иде. Моның шулай икәненә ышаныр өчен Фатих Әмирхан белән Һади Такташның үлемен искә төшерү дә җитә.
Нури Сакаевны да бик зурлап озаттылар. Иң элек, аның вафатына багышлап, Салих Сәйдәшев үзенең мәшһүр «Сакай маршы»н язды. Бәгырьләргә үтәрлек бу гаҗәеп көчле-моңлы матәм маршы Сакаевны озаткан чакта беренче мәртәбә уйналды да… Нури абзыйның гәүдәсен театр бинасыннан алып чыгып, ачык машина өстенә урнаштырдылар (машина ул чакта бик сирәк нәрсә иде). Табутның баш очына мәрхүмнең юан таягы белән кара эшләпәсен, ә аяк очына киеп йөргән ботинкаларын куйдылар. Артистны соңгы юлына аның тере чакларында кигән, тоткан әйберләре дә озата бардылар. Бу моңарчы күрелмәгән бер яңалык иде.
Тагын бер онытылмаслык эпизод: күмү мәрасиме, Татарстан урамына җиткәч, «Шәрекъ клубы» алдында тукталды. Халык тынып калды. Кәрим ага Тинчурин машина өстенә басып, татар театрының беренче үз йорты булган сәхнәсендә Нури Сакаев та күп мәртәбәләр уйнаган шушы тар гына гади кирпеч бинага мәрхүмнең соңгы сәламен тапшырды… Әнә шулай тантаналы, җылы, күркәм, матур итеп озаттылар ул чакта татар сәхнәсенең олы артистын!
Нәгыймә Таҗдарова белән Шакир Шамильский Нури Сакаевтан соң бер егерме ел чамасы озаграк яшәделәр. Дөрес, алар да дөньядан бик вакытсыз, иртә киттеләр, әмма шулай да татар сәхнәсен үзләренең онытылмас гүзәл эшләре белән бизәп, театр сәнгатебездә тирән эз калдырып китәргә өлгерделәр.
Миңа аларның икесе турында да язарга туры килде. Сугыштан соң башта ВТО тапшыруы буенча Таҗдарова турында язарга керештем… Нәгыймә апа авыру иде инде. Мин аның театр ишегалдында Сәйдәш торган кызыл йортның икенче катындагы кечкенә бүлмәсенә барып, караваты янына утырып, үзе һәм эше турында сөйләгәннәрен тыңладым. Шулай ук язып килгәннәремне дә, янына утырып, үзенә укыдым. Әмма басылып чыкканын күрү аңа насыйп булмады (Нәгыймә апа озак авырудан соң 1947 елның мартында вафат булды). «Н.Таҗдарова» дигән кечкенә китап бары 1957 елда гына дөньяга чыкты. Шулай да бу китап безнең әдәбиятта артист иҗатын тикшерүгә багышланган беренче тәҗрибә, беренче әсәр дә иде.
Шакир Шамильский Нәгыймә ападан ике ел чамасы алданрак – 1945 елның маенда вафат булды. Хатыны Маһирә апа да фронттан кайтып җитмәгән иде әле. Шакир абый бөтен сугышны ялгызы гына бик авыр шартларда яшәп үткәргән. Рәхимсез сугышның корбаны дияргә дә була аны… Мәрхүмне җирләгән көн бик нык истә калган, чөнки бу 8 нче май көне иде. Ни хикмәттер, шул ук кичне йокларга яткач, таң алдыннан Шакир абый бик ачык булып минем төшемә дә керде. (Соңыннан мин бу төшне язып та куйган идем.) Һәм шул чакта безнең урам як тәрәзәсен кемдер бик каты каккан тавышка уянып киттем. Төшем өзелде… Янабызмы әллә дип сикереп торсам, тәрәзәгә күрше хатыны капланган, ике куллап кага-кага безгә кычкыра: «Нишләп ятасыз, торыгыз, сугыш беткән, ишетәсезме, сугыш беткән, җаныкайларым!»
Әйе, Бөек Җиңү хәбәрен китергән 9 нчы май таңы иде бу. Халыкның шатлыгы чиктән ашкан, урамнарга һәм мәйданнарга ташып чыккан көн иде бу… Бу көнне шатлыктан да, хәсрәттән дә елаучылар аз булмады. Тик шуны мәрхүм Шамильский гына күрергә өлгермичә бер көн алдан китеп барды.
Шакир Шамильский минем иң яраткан, иң хөрмәт иткән кешем һәм артистым иде. Һич тә икеләнмичә, мин аны бөек артист дип әйтә алам. Билгеле инде, аның турында да мин язмыйча кала алмадым. Вафаты уңае белән «Совет әдәбияты» журналында язып чыктым, соңрак тагын тулырак һәм киңрәк тә итеп яздым. 1965 елны аның турында бер кечкенә истәлекләр китабы да җыеп чыгардым.
Шулай итеп, малай чакта уйламастан гына үзебезгә ияртеп кайткан артистлар белән миңа соңыннан да әнә шундый якын һәм дәвамлы бәйләнештә булырга туры килде. Кызык икән ул язмыш дигән нәрсә! Еш кына һич көтелмәгән нәтиҗәләргә дә китереп чыгара икән. Һәм уйлыйм ки, бу олы затларның минем киләчәгемә дә уңай йогынтылары булмыйча калмагандыр, әлбәттә.
1925 ел, гомумән, бик истәлекле ел булды минем өчен… Нәкъ шушы елда миңа туган-үскән оядан да аерылырга туры килде. Безнең тормышыбызга да шактый үзгәрешләр кертте ул нәүбәттәге бер ел.