…Атай хәленә килгәндә, аны нэпның беренче банкроты дияргә була. Югарыда язып узганымча, Муса Хәбиров белән бергәләп бер кыш сәүдә итеп маташканнан соң, безнең карт инде патентлар алып сату итүдән туктады. Аның инде кечкенә ларёк ачарлык та рәте беткән булып чыкты. Муса китте дә котылды, ә без үзебезнең мактаулы Дәүләкәнебездә яшәргә тиеш идек. Атакай Дәүләкәнне никтер бик ярата иде һәм кая да булса күчеп китү турында уйлап та карамый иде. Ләкин бит торырга кирәк, семьяны асрарга кирәк, безне дә аякка бастырырга кирәк. Атакай күптән инде крәстиян эшеннән аерылган, игәр җире дә, җигәр аты да юк, бар мөлкәте – йортыбыз да бер сыерыбыз гына… Бүтән һөнәре юк, яше дә илледән узган. Билгеле, ул базар тирәсендә алыш-биреш итеп кенә яши ала. Йә, шуннан соң нишләргә, нинди юлын-чарасын табарга? Нэп заманындагы базарларда үз кулы белән нидер ясап, аяк өсте генә яки җиргә утырып кына сату итүчеләр дә күп була торган иде. Кибет тотмагач, аларны чын нэпманнардан санамыйлар, ә вак-төяк белән табыш итүчеләр генә дип карыйлар. Берәү чабата үреп сата, икенчесе чаганнан кашыклар ясап сата, кемдер тагын үзе иләгән куян тиреләрен күтәреп йөри. Азмыни шуның ише ипи-тозлык акча табучы һөнәрмәндләр?! Менә безнең атакай да үзенә шундый бер эш тапты – ул тимер чыбыктан кием элгечләр, таба һәм утюг аслары үреп сатарга кереште. Шуларны ясар өчен кирәк булган кискеч, бөккеч, «карга борыны» кебек коралларны да каяндыр тапты, ә материалның үзен, ягъни тимер чыбыкның төрлесен, Златоуст, Мияс якларына барып, шуннан табып алып кайта иде. Авыр йөк иде бу аның өчен, әмма бүтән чарасы юк – башыңа төшкәч, башмакчы буласың, дигәннәр тормышны татыган агайлар… Белмим, бу «кәсеп»нең табышы күпме генә булгандыр инде, ләкин, һәрхәлдә, акмаса да тамгандыр – акчаның бик бәрәкәтле чагы иде. Шуның өстенә без йортыбызның урам башына һәрвакытта фатирчы кертә идек – бу да үзенә күрә бер терәк… Менә шулайрак яши торган булдык без нэпның нәкъ «чәчәк аткан» чагында.
Шул ук егерме бишенче елның язында миңа уналты яшь тулды. Шул ук елны мин җиденче сыйныфны да тәмамладым. (Сугышлар аркасында өзелеп тормасам, бәлки, иртәрәк тә бетергән булыр идем.) Уналты яшь, үзегез беләсез, адәм баласының балигъ булу вакыты, шушы яшендә кеше малайлыктан аерыла, егет булып җитешү чорына керә. Акыл, зиһен, хыял, рух – барысы да бик тиз үсә, көчәя, тирәнәя башлый. Эзләнү килә, тынгысызлык килә, хәтта борчылу да… Мин иң элек менә шушы тынгысызлык белән борчылуны үземдә сизә башладым. Билгеле, моның миңа гына кагылган аерым сәбәпләре бар иде. Һаҗәргә булган өметсез мәхәббәтне әйтеп тормыйм, чөнки мин (гәрчә мәхәббәт газабы кешенең җанын бик җәрәхәтләсә дә) аңа күпмедер дәрәҗәдә ияләшкән идем инде. Иң борчыган, иң уйландырган нәрсә – ул киләчәк мәсьәләсе иде. Тиздән зур үзгәрешләр башланыр кебек, ни булыр, нәрсә көтә безне алда? – борчылмыйча мөмкин түгел! Миңа да нидер эшләргә, каядыр китәргә, мөгаен, кирәктер, әмма кая китәргә, нәрсә эшләргә – бу кадәресе әле суга сәнәк белән язылган. Кечкенә Дәүләкән шартларында моңа җавап табуы да читен иде, аннары миңа әзрәк кенә үсә төшәргә дә кирәк булгандыр, ахрысы.
…Һәм шушы нәрсәне ничектер сизепме, әллә аң дәрәҗәм өстенрәк булганга күрәме, мин үземнән яшькә олыраклар арасына керергә омтыла башладым. Үз тиңнәрем белән Димнең төрле җиренә барып су керүләрне яки чабата киеп футбол тибүләрне исәпләмәгәндә, минем инде якыннан аралашкан дусларым үземнән өч-дүрт яшькә олы, җиткән егетләр иде. Алар арасыннан иң беренче итеп, мин, әлбәттә, Зөфәрне күрсәтер идем. Чөнки кече яшьтән үк дәвам итеп килгән якынлыкның тора-бара егетләр арасында гына була торган дуслыкка әйләнүе бик табигый иде. Әмма мине аңа тарткан тагын бер тирәнрәк яткан сәбәп тә бар иде. Зөфәр бит ул егерме өченче елдан ук безнең беренче комсомол-яшьләрне үз артыннан ияртүче, күп эшләрне башлап йөрүче, өстәвенә әйбәт кенә гармунчы да, шәп кенә декламатор да иде – билгеле инде, аның кебек үткен-булган егеткә һәркем тартыла, һәркем ярарга, ышанычын казанырга тырыша. Минем өчен исә кешегә ышану икеләтә зарур иде. (Бергә уйнап-көлеп йөргән иптәшләр арасында да иртәме-соңмы мөнәсәбәтләр үзгәрәчәген, бервакытны моның миңа да кагылачагын мин ничектер сизә дә башлаган идем.) Әмма мин Зөфәрнең мине читкә какмаячагына ышандым. Икейөзле түгел иде ул, атасы кебек туры сүзле иде – андый кеше хатаң булса туп-туры үзеңә әйтер, иллә мәгәр хаиннарча артыңнан китереп сукмас… Еллар узды, нинди генә вакытларны кичермәдек, ләкин ике арадагы дуслык, бер-беребезгә ышану какшамады, бозылмады, искечә кала бирде. Тик безгә иртә аерылырга һәм озак еллар очрашмыйча торырга туры килде. Бары олыгаеп беткәч кенә без, ниһаять, яңадан очраша алдык. Ул инде күптәннән Бәләбәйдә яши иде – менә мин аны күрер өчен генә ике тапкыр шушы шәһәрдә булып киттем һәм 1969 елны үземнең туган көнемә Дәүләкәнгә дә чакырып алдым.