Выбрать главу

…Зөфәр миннән дә битәр Хәбибрахман белән ныграк дус иде, чөнки яшь ягыннан тиңрәк булып, иртәрәк бер-берсен белгәннәр, бергә йөри башлаганнар. Хәзер инде алар икесе дә бу фани дөньядан киттеләр, әмма хәтердән һәм күңелдән киткәннәре юк. Ак күлмәк, кара чалбар киеп йөргән егет чакларыбызның тере образлары булып, икесе дә бөтен кыяфәтләре белән минем күз алдымда сакланалар. Соңгы елларда безнең җырчыларыбыз каяндыр «Җомга» көен табып чыгардылар. Бу бит Зөфәрнең Димдә йөргәндә кечкенә гармунында өздереп уйнаган көе, безнең аңа кушылып, дәртләнеп-шашып җырлаган көебез ләбаса! Моннан нәкъ алтмыш еллар чамасы элек!

Эчемнән генә әллә җырлыйм, әллә җылыйм:

Гармуныңны тартып уйна үрләргә менгәндә дә,Онытасым юк үлгәндә дә, гүрләргә кергәндә дә…

Юк, булмый, җитәр!..

Казанга китәсе елны мин тагын үземнән дүрт яшькә олы бер егет белән шактый ук якынайдым. Бу – Фәтхелислам Хәкимов иде. Әнисе – Латыйфа җиңги, энесе – Миңнеислам. Болар турында мин «Дәүләкән» өлешендә беркадәр язып узган идем. Аталары грузчик Мансур агай 1918 елны ук тифтан үлеп киткән. Тол хатын, ике малай бик авыр хәлдә калганнар, кеше өендә генә үтә фәкыйрьлектә яшәгәннәр. Егерме беренче елның ачлыгында алар, бәлки, беткән дә булырлар иде, ләкин, бәхетләреннән, аларны Гатаулла карт ач үлемнән коткарып кала. Карт аларга хәленнән килгән кадәре ризык та һәм ишегалды түрендәге өеннән җылы почмак та бирә. Тук елларга ирешкәнче, алар азмы-күпме картка хезмәт күрсәтеп, шунда тыныч кына яшәделәр. (Ләкин батрак булып түгел, чөнки Гатаулла бабайның үзенең җиткән өч улы бар иде.) Ике малай икесе дә мәктәпкә укырга йөрделәр. Мин үземә тиң Миңнеислам белән нигәдер артык дуслашып китә алмадым, ә менә агасы Фәтхелислам белән без, киресенчә, ару гына дуслашып киттек. Моның ике сәбәбе булды: мин Фәтхелисламнан белмәгән дәресләремне өйрәнә идем, икенчедән, Фәтхелислам да минем кебек әдәбият уку белән бик мавыга торган иде. Ул миннән бер сыйныфка югарырак укый иде һәм, әйтергә кирәк, бик сәләтле шәкерт иде. Бигрәк тә математикадан, ә бу минем иң авыр дәресем, – менә мин аның янына шушы авыр дәресне өйрәнергә бара идем.

Әйткәнемчә, алар ишегалды түрендәге озын гына йортның бер янтык мөешендә, димме, торалар иде. Ишеге дә аның туп-туры ачык һавага чыга иде. Кем өчен, нәрсә өчен эшләнгән булгандыр инде бу мөеш (яки бүлмә), әмма ул шулкадәр бәләкәй иде ки, ишегеннән кергәч тә бусагада ук тукталып калырга туры килә иде. Чөнки эчкәрәк үтәргә урын юк – каршыда гына мич авызы, уңда, ике стена арасында, кыска гына сәке, шушы ике нәрсә белән «торак мәйданы» тулган да беткән. Ашау-эчү, яту-тору иске киез җәйгән сәкедә, ә үзләренә җитәрлек кенә савыт-сабалары мич кашагасы белән бердәнбер тәрәзә төбендә. Бүтән әйбер заты юк, хәер, мич белән сәке арасында бер бүкән тора икән әле – бу Фәтхелисламның пима (Казанча, киез итек) төпләгәндә астына иске бишмәт салып утыра торган урыны. Күрше-тирә керткән пималарны әйбәт кенә төпләргә ул азмы-күпме килере өчен үзлегеннән өйрәнгән иде. Туры безе, кәкре безе, зур калып энәсе, әйбәтләп сумалалаган сүс җепләре бар – дәрестән кайткач, бүкәненә утырып, берәр пиманы ике тезе белән кысып, телен дә авыз читенәрәк чыгара төшеп эшкә тотына иде.

Фәтхелислам, өс тә юка, эш тә кала дип булса кирәк, кыш көне бер дә чыгып йөрми иде, шуңа күрә мин үзем дәфтәрләремне күтәреп аңа килә идем. Үткән дәресне кабатлыйсы бар, укытучы биреп җибәргән мәсьәләләрне чыгарасы бар – менә миңа шуларны эшләүдә Фәтхелислам дусның ярдәме кирәк. Мин каршысына, сәке кырына утырып, әнә шул «чыкмыйча» мине азаплаган мәсьәлә белән аны таныштырам. Ул әйтергә ашыкмый, эшеннән дә аерылмый, тик: «Үзең уйладыңмы? Тагын уйлап карале», – ди миңа… Мин тагын каш җыерып уйлаган булам, ләкин барыбер «очын» таба алмыйм, тик шуннан соң гына ул ничек эшләргә кирәген әйтеп бирә. Кайчагында аның бер сүз әйтүе җитә – мин, шунда ук эләктереп алып, мәсьәләне ахырына чаклы эшләп тә чыгам… «Син, Әмир, ялкау, – ди торган иде ул миңа. – Әнә тырышкач булдырасың бит!» – ди иде. Мин аның яныннан, билгеле, куана-куана кайтып китә идем.

Биредә аеруча шуны әйтергә кирәк: Фәтхелислам бик сабыр, тыйнак һәм гаҗәп әдәпле егет иде. Гаҗәбе шунда ки, яшьтән үк атасыз калу, авыр нужа, фәкыйрьлек, ачлык бүтән берәүне, бәлки, бозып та бетергән булыр иде, әмма әнә шуларның барысын да бик нык татыган Фәтхелисламда бозылуның бер генә төрле дә билгесе юк, киресенчә, әдәп-инсаф ягыннан ул иң әйбәт шартларда яшәп, иң яхшы тәрбия алганнарга да үрнәк булырлык иде. Кайдан, нәрсәдән бу?.. Бәлки, нәсел-нәсәбеннәндер, бәлки, Гатаулла бабай, Габдрахман абзыйларның да аңа уңай йогынтысы булгандыр, ә бәлки, авыр нужа аркасында урам малайлары белән күп аралашып йөрмәү дә аны бозылудан саклагандыр?! Ләкин шулай да әхлак дигән нәрсә, минемчә, күбрәк нәселдән килә. Энесе Миңнеислам да бит бу җәһәттән агасына охшаган.