Выбрать главу

Укулар бетеп, җәйгә чыккач, без буш вакытларыбызда күбрәк безнең өйдә китап укырга ярата идек. Кояшлы көнне өй артындагы бакчада, явымлы көн булса, зур залда икәү генә китапны алмашлап кычкырып укый торган идек. Гадәттә, мин ялгыз үзем генә укырга ярата идем, ләкин хәзер, дәресләрне бергә хәзерләп өйрәнгәнгә күрәме, кулыма яхшырак китап керсә, Фәтхелисламны да бергәләп укырга чакырмыйча калмый идем. Ул китап укуның тәмен белә, миңа кадәр үк күп кенә дини китап- ларны һәм дини әкиятләрне укып та өлгергән. Элек бит андый китаплар кулдан-кулга йөреп, бик укыла торган булган. Ләкин хәзер инде безнең иң яратып укыганыбыз – матур әдәбият, аның да иң яңалары… Шундый китап кулга эләксә, без инде аңардан аерыла алмыйбыз, хәтта инәйнең каймак туглап биргән катыгын ашаган чакта да!

…Һич онытасым юк Галимҗан Ибраһимовның «Безнең көннәр»ен икәү алмашлап укып чыгуыбызны! Сары кәгазь тышлы, соры кәгазьгә басылган, әдипнең креслога утырып төшкән рәсеме дә урнаштырылган бу Коръәннән дә калынрак роман безне тәмам йотты, әсир итте, без аңардан аерыла алмас булдык, тиз генә бетмәвен, уку рәхәтенең бер дә өзелмичә дәвам итүен теләдек. Моңарчы да мин үзем генә яки икәү бергә укыган матур китаплар аз булмады, әмма «Безнең көннәр» кебек бу хәтле дә безгә ошаганы, безне беткәнче биләп алганы булды микән? Моның сәбәбен без ул чакта, бәлки, аңлап та бетермәгәнбездер, ләкин шулай да романның бер ягын сизмичә һәм тоймыйча калмадык: роман үзенең эчтәлеге, ягъни чоры, вакыйгасы, кешеләре белән безнең өчен гаять яңа һәм кызыклы иде. Менә ни өчен аның күп кенә каһарманнары да – Даут Урманов, Хәбиб Мансуров («Сруҗе»), Сәхип шәкерт, Гөлбикә, Баязит карый, морза кызы Рауза, Даутның сөйгәне Нәфисәләр – барысын да атап чыгу мөмкин түгел – хәзергә чаклы онытылмыйча хәтердә сакланып килделәр. Мондый хәл сирәк була. Ихтимал, шуңа күрәдер, мин бу романның әдип тарафыннан утызынчы елларның башларында төзәтелгән вариантын шушы көнгә кадәр укырга җөрьәт итә алганым юк, ничектер менә беренче басмасыннан алган тирән тәэссоратны югалтырмын дип куркам. Бәлки, мин ялгыша да торганмындыр, төзәтелгән варианты, бәлки, яхшырактыр да, ләкин нигәдер шуңа ышанып бетә алмыйм. Чөнки ул елларда «төзәтелгән» кайбер әсәрләрнең беренче вариантларына караганда шактый йомшак булып чыгуларын күрергә туры килде. Гомумән, конъюнктурага ияреп әсәр төзәтү ул, минемчә, сәнгать эше түгел.

Безнең эшебез китап укып утыру белән генә чикләнми иде, әлбәттә. Күп вакытыбыз уенга, йөрүгә, җәмәгать эшләренә дә китә иде. Фәтхелислам егерме яшендә муенына хәтта кызыл галстук та бәйләде – мәктәптә яңа оешкан пионерлар отрядына аны вожатый итеп куйдылар. Ә мин күбрәк клуб тирәсендә йөрим, анда үткәрелгән кичәләргә, спектакльләргә катнашырга атлыгып торам. Бу җәйдә безнең яшьләр бик активлашкан иде, ләкин мин аларның һәркайсы турында язып тора алмыйм – бик озынга китәчәк. Шулай ук бик кызыклы, бик күңелле көннәребез турында да сөйләп бетерү мөмкин түгел… Әмма ике кешенең язмышы белән бәйләнгән бер вакыйганы шулай да сөйләү кирәктер дип уйлыйм.

…Җәйнең бик ямьле вакытында, печәнгә төшәр алдыннан, без дүрт егет, ике кыз спектакль күрсәтеп йөрер өчен волостебыздагы авылларга чыгып киттек. Җитәкчебез Әфтах исемле, волкомолда эшләүче егет иде. Зөфәрнең бик якын дусты, бер елгылар, бер үк вакытта комсомолга да кергәннәр, җитмәсә, икесе дә оста гына гармунчылар. Ләкин Әфтах характеры белән Зөфәрдән нык кына аерыла да иде. Зөфәр кайнар, тынгысыз, ә бу, киресенчә, сабыр-тыныч, кешеләргә мөгамәләсе дә тигез, һәм шуның белән ул безне үзенә тарта да иде… Менә шулай аның җитәкчелегендә авылдан авылга йөрибез. Ул чакта клуб дигән нәрсә юк, ябылган мәчетләр дә юк әле, тамашабызны гел диярлек мәктәпләрдә күрсәтәбез. Йөри торгач, ахырда без Өршәк буендагы Мерәс дигән башкорт авылына килеп җиттек. Бу безнең юлыбыздагы соңгы авыл иде. Мерәсләр бер-берсенә якын гына торган ике авыл – без шуларның зуррагында тукталдык.

Авылда җыен көне иде – күчебез белән җыенда йөрдек. Монда күргән ярышларны, уеннарны язып тормыйм – болар билгеле нәрсәләр. (Көрәшне, ат чабышын кем күрмәгән?!) Минем икенче бернәрсәне язасым килә: халык арасында җыен кызыкларын карап йөргәндә, безгә киез эшләпә, ак күлмәк, кызыл ыштан, оек-чабата кигән бер таза-чибәр егет иярде. Кулларын артка куйган, як-ягына каранган була, ә үзе бездән бер адым да калмый – эчебездән генә шикләнә биреп, бу куе-кара кашлы егеткә ни кирәк икән дип уйлыйбыз. Ахырда йөри торгач, бер туктап торган арада үзе үк башлап Әфтахтан сорады: