– Агай, сез Дәүләкәннәнме?
– Әйе, Дәүләкәннән, – диде Әфтах.
– Әртистләрме?
Әфтах егеткә сынаулы бер күз ташлады да көлемсерәп кенә:
– Ийе, монда без артистлар, менә бүген сезгә уйнап та күрсәтәбез әле, – диде.
– Бик әйбәт, көнен белеп килгәнсез, – диде егет тә, елмаеп, аннары аз гына дәшми торып, тагын сорады: – Ә сез, агай, үзегез кайда эшләйсез?
– Минме?.. Мин элек тегермәндә эшләдем, ә хәзер волкомолда эшлим.
– Вәт! – диде егет, эзләгәнен тапкандай кинәт яктырып. – Сез кәрәк тә инде миңа!
Хуш, ни өчен әле бу егеткә һич көтмәгәндә Әфтах шулкадәр кирәк булып чыкты?.. Баксаң, аның бик зур бер теләге бар икән: укырга һәм укырга! Юк, ул грамотный егет, үз авылында башлангыч мәктәпне күптән бетергән инде, ләкин хәзер аның кая да булса читкә китеп, зур җирдә укыйсы килә икән… Менә шуңа ничек ирешергә?.. Волкомол ярдәм итмәс микән?..
– Итәр, ник итмәсен!.. Теләгең бик әйбәт, егет кеше, но читкә киткәнче тагын монда бер-ике кыш укырга кирәк булыр, – диде Әфтах аңа.
Ләкин егет моның белән килешеп бетмәде, яшем узып бара, быелдан яки киләсе елдан да калмаска кирәк, диде. Кыскасы, алар арасында әнә шундый бик мөһим сөйләшү булып алды.
Әйе, авыл яшьләрендә уку дәрте бик нык кузгалган чак, хәтта менә иң читтәге башкорт авылында да уянган икән инде ул дәрт!
Җыен бетәр-бетмәс, егет безне үзенең өенә дә кыстый башлады. Без, бераз кыенсынсак та, барырга риза булдык – җыеннан кунак алып кайту ул күптәнге йола, аны кире кагу килешмәячәк иде. Егетнең атасы юк, инәсе белән икәү генә торалар икән – шулай диде ул безгә.
…Җил капкасы, читән абзарыннан башка бүтән бер каралтысы да булмаган, салам түбәле бәләкәй генә ярлы өй, әмма шушы ярлы өйдә егетнең инәсе – озын чандыр гына җиңги – безне бик тәмле бәйрәм коймагы белән сыйлады. Сары майда гына йөзгән юка гына әче коймак ашап туймаслык иде. Җыеннан ачыгып та кергәч, без аны, иркен сәкегә аякларны бөкләп утырып, сөтле чәйне эчә-эчә, әйбәтләп бөктек кенә!.. Шәп төште бер таба коймак!
Ләкин соңрак безнең башыбызга бер кайгы да төште: бу авылда спектакль куярлык урын юк икән. Иске генә мәктәпләрен яртылаш сүтеп, яңадан сипли башлаганнармы шунда – кыскасы, аңа кереп, тамаша күрсәтеп булырлык түгел, диделәр безгә. Бик аптырауда калган идек, шуннан соң хуҗа егетебез безне түбән Мерәскә алып китте. Ике авыл арасы бик якын иде, җәяүләп кенә барып та җиттек. Кечкенә генә, бөтен генә, күңелле генә бер авыл икән бу Яңа Мерәс… Һәм шушы авылда заманның кая таба барганын чамалый белгән бер бай башкорт үзенең келәт белән абзар арасындагы арбалар, чаналар тора торган ачык лапасын безгә биреп торырга риза булды. Кердек, карадык, лапасның түшәме юк, кыегы гына бар, аркылы киртәгә кибәр өчен яшь каен себеркеләре эленгән. Хуҗа сбруйларын келәткә күчерде, арбалар үз урынында калды. Без лапасның бер башын дәррәү генә әрҗә, мичкә кебек нәрсәләрдән бушатып, җир идәнен себереп, чаршау корып җибәрдек. Тамашачылар өчен бер-ике эскәмия дә табылды, калганнарына әнә арба-чана, йә аяк өсте генә карарлар… Елына бер килгән тамаша бит бу, тик менә бик караңгыга калмасак иде. Чөнки ут юк, ут булмаячак, хуҗа лапаска лампа асуны катгый рәвештә тыйды. Дөрес тыйды, әлбәттә… Көннең дә иң озын чагы, сәгать уннарда гына сыек караңгылык иңде, бары шул чакта гына ике авылның утызлап яшь-җилкенчәкләре лапаска, ниһаять, кереп тулдылар. Без инде күптән әзер идек, көтә-көтә арып та беткән идек. Әфтах яшьләргә комсомол исеменнән кыска гына нотык сөйләде, шуннан без чаршауны шылдырып, уйный башладык. Кызганычка каршы, нәрсә уйнавыбыз ачык кына хәтердә калмаган – ялгышмасам, «Яшьләр алдатмыйлар» дигән ике пәрдәлек кенә комедия иде бугай. Хәер, ни генә уйнамыйк, лапас астына йолдызлардан гына иңгән төнге яктылыкта тамашачылар йөзләребезне ачык күрмәсәләр дә, сүзләребезне бик ихлас тыңладылар. Ул заманда читтәге авылларда «тиятер» дигән нәрсә бик тансык иде, яшьләр бик мавыгып карыйлар һәм тәртипне дә һич тә бозмыйлар иде. Тамаша беткәч тә әле, алар, таралырга ашыкмыйча, урамда безне көтеп тордылар.
Без эшне бетереп, җыенып, хуҗага рәхмәт әйтеп чыкканда, таң сызылып килә, җир өстенә тын-соры яктылык әкрен генә җәелә башлаган иде инде. Яңадан иске авылыбызга кайтырга булдык, әлеге юлдаш егетебез үзенә чакырып тора, кыз- лар – өйдә, ә без печәнлектә йокларбыз, ди. Киттек. Безгә ияргән егетләрнең берсе: «Давай, чабыннан кайтаек әле», – диде. Чынлап та, нигә тузанлы юлдан атларга?.. Авылны чыккач та болынга төшә торган арба эзе белән Өршәккә таба борылдык. Болында яшь үлән тездән дә югары, иртәнге бал чыгы төшкән, чәчәкләргә инде бал кортлары да килеп җиткән… Куе үләндә юеш эзләр калдырып атлыйбыз. Тынлык, алсу-тирән тынлык, тик әнә әрәмәлектә кошлар гына уянып, балалары белән нидер черелдәшәләр… Әфтах гармунын күкрәгенә күтәрә биреп, тартып җибәрде. Тирән таң тынлыгында яңгыраган гармун тавышы гаҗәеп икән ул! Бәгырьнең кай җиренә генә үтеп керми дә нинди генә хисләр уятмый икән ул!.. Хәтта егетләрдән гармунга кушылып җырларга җөрьәт итүче дә булмады – һәммәсе дә әсәрләнгән, йотылган, онытылган, гүя аларга шушы гармун тавышыннан башка берни дә кирәкми!.. Һәм Әфтах та, шуны сизгәндәй, аеруча бер дәртләнү, кабыну белән, әйтерсең соңгы мәртәбә, бөтен күңелен-җанын салып уйнады… Күпме уйнады, нинди көйләр уйнады – мин әйтә алмыйм, әмма аның шул уйнавы минем хәтеремдә, минем колагымда гомерлеккә торып калды.