Сүз ике язмыш турында дидем. Инде менә шуның берсе: шул ук җәйнең сентябрь башында Әфтах Уфа рабфагына укырга китәргә тиеш. Китәсе көнне ул кечкенә чемоданына кирәк-ярак- ларын, китап-дәфтәрләрен салып, эшен бетереп куя да урам аша гына торган Гомәр исемле егеткә әллә йомышы төшеп, әллә күрешеп чыгар өчен генә керә… Гомәрне мин дә яхшы белә идем. Ул ире үлгән Хәят исемле укытучының улы иде, зур кара күзле, кара чәчле, тыгыз-җыйнак бәдәнле егет, мандолинада бик оста уйнаучы – мине дә уйнарга өйрәтеп маташкан иде дә, тик бер хикмәт тә чыкмады. Гомәрнең Әминә исемле миннән берничә яшькә генә кечерәк, күп малайларны үзенә караткан бик чибәр сеңлесе дә бар иде. Алар Дәүләкәнгә ачлык елыннан соң кайсыдыр шәһәрдән (Уфадан булса кирәк) күчеп килделәр. Ахрысы, шунлыктан Гомәр дә, Әминә дә бик пөхтә киенеп йөрүләре һәм үзләрен ничектер һавалырак тота белүләре белән безнең Дәүләкән яшьләреннән аерылыбрак, өстенрәк торалар да иде. Шулай ук шәһәр йогынтысыдыр инде, Гомәрнең һичберәүдә булмаган ау мылтыгы да бар иде.
…Әфтах менә шуларга керә, өйдә Гомәр ялгыз үзе генә була, һәм… бераздан Гомәр кулында әлеге ау мылтыгы атылып китә. Тугыз ядрә Әфтахның йөрәге аша үтә – кайберләрен соңрак аның аркасыннан ярып та алалар. Әфтах берничә минуттан җан да бирә… Әнә шундый фаҗигале, мәгънәсез үлем!..
Игътибар иткәнсездер, мин, мылтык Гомәр кулында атыла, дидем, ягъни ул Әфтахны үтерү максаты белән юри төзәп атмаган. Соңыннан суд та аңа мондый гаепне тага алмаган. Һәм Гомәрнең юри үтерү максаты белән атуына ышануы да бик читен, чөнки моның өчен аңарда Әфтахка карата ниндидер зур дошманлык, үч алу теләге булырга тиеш. Ләкин мондый дошманлыкны берәү дә белми, берәү дә сизмәгән – хәтта Әфтахның иң якын дуслары да. Кыскасы, мылтык Гомәр кулында ялгыш атылган (әлбәттә, саксызлык аркасында дип уйларга кирәк) – тикшерү вакытында Гомәр бары тик әнә шулай аңлаткан… Әйткәнемчә, алар өйдә икәү генә булганнар, әмма ничек булганын сөйләүчесе бер генә!
Дәүләкәннең беренче комсомолын бик зурлап җирләгәннәр. Бөтен яшьләр, бөтен мәктәп укучылары озата барган, митинг булган, бәхилләшү сүзләре әйткәннәр. Зөфәр әйтә: Әфтахны күмгән чактагы шикелле минем гомеремдә алай елаганым булмады, ди.
Мин бу вакытта Казанда идем инде. Бу фаҗигале вакыйганы үз күзем белән күрмәдем. Тик күп еллардан соң моның барысын да миңа Зөфәр сөйләде. Ул иң элек кан эчендә яткан Әфтах янына барып җиткән, мылтык атылудан башка һәммәсен ул күргән, ул белгән – менә мин дә Әфтах һәлакәтен нәкъ аңардан ишеткәнемчә язып чыктым.
Хәзер икенче бер язмышны да искә төшерик. Әлеге Мерәс җыенында очрап, безгә ияреп йөргән, Әфтахка укыйсы килүе турында борчылып сөйләгән киез эшләпәле, оек-чабаталы башкорт егетен шул ук елның көзендә Казан урамында очраттык. Ул солдат киемендә иде. Баксаң, аны армиягә алган булганнар һәм хезмәт итүе дә, бәхетеннән диик, Казанга туры килгән. Егеттә уку дәрте чынлап та бик көчле булган икән. Армиядән бушагач та ул башта рабфакка керә, аны бетергәч, Казан университетында укый, аны да бетергәч, аспирантурада кала – шулай итеп, сәләте һәм тырышлыгы аркасында бу мәһабәт, таза башкортым үсә-үсә фән докторы дигән дәрәҗәгә дә ирешә. Махсус белеме буенча геолог ул, Татарстанда нефть ятмалары табуда күп эшләгән галим. Озак еллар Казанда торган иде, хәзер Уфага күчкән дип ишеттем… Мин һаман аның исемен әйтмичә килдем. Инде ярый да торгандыр: ул – Билал Юсупов. Нефть чыгаручылар аны яхшы белергә тиеш.
…Ике язмыш! Алар нәкъ бертөсле булырга тиеш иде кебек. Ләкин берәүгә язды, берәүгә язмады! Язмыш үзенә күрә бер табышмак ул!..