Минем шатлыгым, әлбәттә, эчемә сыймый иде, мин инде Казанны күрмәс борын ук бәхетле идем. Ә юлдаш (иптәш) мәсьәләсенә килгәндә атайлар бик дөрес әйтәләр – юлдашсыз ярыймы соң?! Юл ерак, Казан күрмәгән шәһәр булганга күрә генә түгел, ә яшь чакта без, гомумән, иптәшсез бер көн тора да, беркая бара да алмый идек. (Хәзер генә ул ялгызлыкка өйрәндек.) Кыскасы, иптәш кирәк. Тик менә кемгә әйтергә, кемне күндереп булыр икән?.. Барлык дусларымны берәм-берәм күздән кичерәм – бу зур эштә бит дус малайның үз теләге генә җитми, бигрәк тә ата-анасы риза булырмы – менә хикмәт нәрсәдә!.. Мәсьәләнең иң элек шушы ягын уйлап, мин башта Сафиулла абзый малае Габделбарыйга әйтеп карарга булдым. Сафый абзый ул балаларына белем бирүне бик хуп күргән кеше, кызы Рәкыя апаны да революциягә хәтле үк рус гимназиясенә биргән иде, малайларын да иске мәдрәсәгә йөртмичә бары совет мәктәбендә генә укытты. Барый үзе дә безнең арада иң тырышып укучы иде, киләчәктә дә ул барыбер кая да булса укырга китәчәк.
…Мин аңа, үземчә бик мавыктыргыч итеп, газетадагы игълан турында сөйләдем. Беләсеңме, Казан бит ул, дидем, теләсәң рәссам, теләсәң һәйкәлтараш яки гыймарәтче (архитектор) булырга мөмкин, дидем. Түп-түгәрәк битле, кап-кара Барыем мине елмаеп кына тыңлады. Елмаюдан кысылып бетә язган күзләренә карап, аның әллә чынлап, әллә юри генә тыңлавын белеп тә булмый иде. Мин сөйләп беткәч, ышанмагандай сорап куйды:
– Ә сине җибәрәләрме соң?
– Шту син! – дидем мин, гаҗәпләнгән булып. – Берсүзсез җибәрәләр. Шуңа күрә сине чакырам да.
– Ярый, мин дә әткәйләргә әйтеп карармын, – диде Барыем, ничектер сүлпән генә.
Әнә шулай балаларча гына сөйләшеп алу булды безнең арада. Барый ни өчендер Казан турында да, мин мактаган уку турында да сорашып тормады, шуңадыр инде миндә аңа ышаныч та туа алмады. Һәм икенче көнне үк инде ул миңа: «Юк, малай, булмый, әткәйләр якын да килмиләр», – диде.
– Сөйли белмәгәнсеңдер, ышандыра белмәгәнсеңдер, – дидем мин аңа, кинәт ачуым килеп.
– Ә нәрсәгә ышандырып торырга, – диде Барый, бер дә исе китмичә генә. – Тугызны бетергәч, мин, беләсеңме, духтырлыкка укырга китәм… Бәлки әле, шул ук Казанга!..
«Алай икән!» – дидем мин эчемнән генә һәм бер хакыйкатьне ничектер аңлагандай булдым: рәссам яки һәйкәлтараш булыр өчен генә уку берәүне дә артык кызыксындырмый да, тартмый да, күрәсең!.. Дәүләкән малайларына болар чынлап та бик ерак, бик ят нәрсәләр… Духтырлыкка яки агрономлыкка уку – бу икенче мәсьәлә, бу инде бик дәрәҗәле дә һәм бик кирәкле дә.
Әмма… кемне дә булса табасы иде бит, шайтан алгыры! Бик мөһим ич бу минем өчен – табылмаса, минекеләр дә йә сүрелә башларлар… Тик кемгә барып төртелергә, кемне генә котыртып карарга?! Габдрахманнымы? – Юк, ярамый, кирәкми, үзе теләсә дә, чөнки ышанычлы иптәш түгел… Таһирны да котыртып булмаячак, үзенең шушындагы туфрагына бик нык тамыр җибәргән малай, кышларын атасына ияреп бүре сугарга йөри, җәйләрен, тирә-як җыеннарны калдырмыйча, кола айгырларын чабышка йөртә, аннары кунак ярата, туй ярата, аулак өйләрне ярата. Менә шунда ул, бәлки, үзеннән берәр «һәйкәл» ясап та калдырыр… Дөрес, минем Мәхмүт дустым бар, ул минем белән Казанга түгел, җир читенә китәр иде, әмма ләкин атасының каты кулларыннан ычкына алмаячак. Итче Галинең нинди кеше икәнен мин сезгә сөйләгән идем инде.
Әнә шулай кемгә тукталырга белмичә, күңелдән эзләп, сайланып йөри торгач, мин кайгымны Фәтхелисламга әйтеп карарга булдым. (Сез беләсез, соңгы вакытларда без аның белән шактый якынаеп киткән идек.) Әлбәттә, аны кузгатып булыр дигән өмет белән түгел, чөнки Фәтхелисламның шушы яшенә җитеп, Дәүләкәннән беркая да аяк атлап чыкканы юк. (Аргы яктагы Көрмәнкәйдә дә булганы бар микән әле?) Икенчедән, фәкыйрьлекләре бик көчле, Казанга хәтле чыгып китәргә кайда аның акчасы да, кайда кием-салымы?! Аннары бит ул монда инәсен карарга, энесенә дә ярдәм итәргә тиеш. Дөрес, укырга бик сәләтле егет, күрше-тирәгә пима төпли-төпли булса да Дәүләкәннең тугыз еллыгын бетерер инде, иллә мәгәр читкә китеп укулар аңа, ай-һай, насыйп булыр микән?!