Выбрать главу

…Менә китәсе көнебезнең кояшлы иртәсе – бу августның әллә җидесе, әллә сигезе иде. Иртә генә тордык, иртә генә чәйне дә эчтек. Барыбыз да уйчан, инәй, бичара, боек, әйтер сүзләр дә беткән кебек. Тик энем Илдархан гына гамьсез, бернинди күңелсезләнү юк, хәтта китүемә үзенчә куана да иде бугай. Әйтерсең агасының Казан хәтле Казанга китүе малайлар алдында аның да дәрәҗәсен күтәрәчәк! Минем өйдә утырасым килми, тиз генә Фәтхелисламга барып килдем – хәзерләнеп ята, станциягә бер вакытта чыгарга булдык… Соңгы тапкыр ишегалдын әйләндем, соңгы тапкыр коебызның салкын суын эчеп карадым…

Без өйдән күтәренеп чыкканда, каршы яктан Фәтхелислам да үзе ясаган тоткалы әрҗәсен күтәреп һәм инәсе белән энесен ияртеп, безгә таба киләләр иде. Бергә кушылып, ишле бер төркем булып Холодный тыкрыгы буйлап тимер юлга таба атладык. Безнең бит юлыбыз башта поезд белән Уфага, аннан инде пароход белән Казанның үзенә, боерган булса!

Вокзалга кайбер иптәшләр дә озата чыкканнар иде, алар үзләренең көлү-шаяртулары белән безнең хәлне бераз җиңеләйттеләр. Югыйсә аерылышу минутлары күңелсез-авыр, ничектер киеренке-ясалма була башлый… Инәйләрнең йөзләрендә хәсрәт, күзләрендә яшь, әйтер сүзләре әллә беткән, әллә төер булып утырган, ә без, китүчеләр, аларның хәлен җиңеләйтер өчен берни дә эшли алмыйбыз. Таптанып торабыз, як-якка каранабыз, берәрсенең юк кына сүзеннән дә, тай кешнәгәндәй, кинәт кенә көлгән булабыз. Ярый әле болай интегеп тору озакка бармады. Әнә элеватор ягыннан килеп чыккан поездның кара паровозы күренде. Атакай безгә билетларны алып, китереп биргән иде инде. Пассажир поезды монда ике-өч минут кына тора. Килеп туктавына без барысы белән дә ашык-пошык саубуллаштык, инәйләр тавышсыз гына елаша башладылар… Әйберләрне тиз генә эләктереп, вагоныбызга йөгердек. Юри ашыкмый торган проводник билетларны караганчы да без кереп урнашканчы поездыбыз инде кузгалды да… Бәй, киттек тә мени?! Тизрәк ачык тәрәзәдән сузылсак, әнә вокзал бинасы да, кызыл фуражкалы станция начальнигы да, бер җирдә өелешеп, селкенмичә безгә карап торучы якыннарыбыз да әкрен генә артка йөзгәндәй ераклаша баралар. Без аларга кул болгыйбыз, ә инәйләр күзләренә җәелгән яшьләре аша безне, бәлки, күрми дә торганнардыр… Поезд кызулый… станциянең озын, сары пакгаузларын узабыз, менә биш катлы «Труд» тегермәнен дә үттек, тимер юлга якын йортларның түбәләрен соңгы тапкыр күреп калдык. Озакламый поездыбыз казылма чокырга керде һәм Дәүләкәнебез күздән дә югалды… Без киттек, минут саен ераклашабыз. Ләкин бу минутларда ниләр уйлап, ниләр кичерүебезне мин аңлата алмыйм. Гомумән, җитди уйлар килде микән безнең таркау башларга?! Үзара сөйләшмибез, ачык тәрәзәдән яшел кырларга тик кенә карап барабыз. Әмма ләкин, уйлый белмәсәк тә, ниндидер бер эчке сизенү кичерә идек шикелле… Күңелнең бу сизенүе ике капма-каршы тойгыдан, ягъни бүгенге аерылышу кайгысыннан һәм, ниһаять, китә алу куанычыннан туган иде булса кирәк. Шуңадыр инде безгә бер үк вакытта ямансу да һәм ничектер җиңел дә кебек иде.

…Поездыбыз такылдап, селкенеп бара да бара. Дәүләкән каршындагы ялгыз, мәһабәт Ярыш тавы да бездән әкренләп ерак- лаша, тик киң тугайлар уртасыннан боргаланып аккан Дим генә бездән калышмый – аның юлы да биек Уфа тауларына чаклы… Разъезд саен туктый-туктый барган поезд безне Уфага бер өч сәгатьтән генә илтеп җиткерәчәк… Һәм менә кузгалып китүебезгә күпме генә вакыт үткәндер инде, безгә беренче юл газабын да татырга туры килде. Әйтсәм, кеше ышанмас, һич уйламаган-көтмәгәндә нәрсәдәндер кинәт Фәтхелисламның бизгәге кузгалды. Аның бизгәге барын белә идем, ләкин авырып ятканын күргәнем юк иде, шактый ук әшәке бер нәрсә икән ул!.. Фәтхелислам, бичара, дер-дер калтырый, теше-тешкә тими, үзе көлдәй күм-күк булды. Өстәге сәндерәгә менеп, капчыгын баш астына салып, бөгәрләнеп ятты… Йә, кирәк бит, үч иткәндәй, юлга чыккач кына!.. Мин, билгеле, бик борчылдым, нишләргә дә белмим, Уфадан кире борылмаса ярар иде дип курка да башладым. Чишмәгә җиткәч, вокзалдан аңа бер кружка кайнар су китереп бирдем. Ул шуны ике учына алып, тешләренә тидерә-тидерә, йотымлап кына эчте. Рәхмәт әйтеп, кружканы кире бирде. Бераздан калтырануы басылгандай булды һәм йокыга киткәндәй тынып калды.

Сәгать өчләр тирәсендә Уфага килеп җиттек. Вагоннан төштек, зур бина аша вокзал мәйданына чыктык. Каршыбызда Уфаның галәмәт биек тавы басып тора – менә шул тауга менәргә кирәк. Ул елларда шәһәргә менәр өчен извозчиклардан башка бертөрле дә транспорт юк иде. Акчаң булса, извозчикка утырасың, булмаса – җәяүләп кенә менеп китәсең. Ләкин хәзер извозчикка утыру – безнең өчен һич тә көтелмәгән расход. Нишләргә икән дип башымны кашыйм мин, ә Фәтхелислам әйтә, давай җәяү генә меник, ди. Менә алырсыңмы соң?.. Менәм, ди. Ярый, мин әйтәм, киттек, алайса! Безнең бит, ни дисәң дә яшь чак, көчле чак, безнең кебекләр, гомумән, извозчикка утырмыйлар. Әнә барысы да кырмыскалар шикелле әкрен генә тауга үрмәлиләр… Без дә әйберләребезне ипләп кенә тоттык та җәяүлеләр сукмагыннан ашыкмыйча гына күтәрелә башладык.