Выбрать главу

…Дәүләкәндә чакта еш кына:

Уфа таулары биек,Йөри арыслан-киек.Су сипмәгән гөлләр кебек,Йөрибез янып-көеп, –

дип җырлый торган идек. Менә безгә дә августның бүгенге яман эссе көнендә шушы тауның җәфасын шактый ук татырга туры килде. Чынлап та биек икән шул, каһәр!..

Менеп җитеп аз гына хәл алгач, тагын кузгалып киттек. Бер борылыштан соң центральный (хәзерге Ленин) урамының очына барып кердек. Уфаны бөтен аркылысына кисеп узган шушы иң озын, иң туры, иң шәп урам буйлап без аның икенче очына чаклы барырга тиешбез. Аннан инде җизниләр торган Садовый урамына да ерак калмый. Шундагы 3 нче номерлы бер катлы зур гына таш йортка безнең юлыбыз… Бу йортны тарихи бер йорт дияргә дә була. Җизниләр торган елларда, ләкин төрле вакыттарак анда Сәгыйть Сүнчәләй дә, газета редакторы Муса Юсупов та, тел галиме Вәли агай Хангильдин дә торып киткәннәр. Мәҗит агай Гафури да еш кына килә торган булган. Зур гына бакчалы, верандалы, сигезме-тугызмы бүлмәле иркен-тоташ бер йорт иде заманында (хәзер дә әле саклана ул йорт, ләкин аны вак кына квартираларга бүлеп бетергәннәр). Соңыннан минем үземә дә күп булырга туры килде бу йортта.

Бүген исә әлсерәп барып җиткәч, башта үзем генә керергә булдым. Ничектер капчыклар, кәрзиннәр күтәреп, капыл гына икәү барып керүне яхшысынмадым. Йорт иркен булса да, торучылары да аз түгел, аннары монда бөтенесенә Срур тутакай хуҗа, ә ул хөрлеккә, бәйсезлеккә өйрәнгән горур хатын – ничек кабул итәр бит әле безне? Мине күргәч тә, ул:

– Бәй, кайдан килеп чыктың әле син болай? – дип, гаҗәпләнүен яшермичә каршы алды. (Күптән түгел миңа бер килеп китәргә туры килгән иде бит инде.) Мин аңа Дәүләкәннән Казанга барырга дип бер иптәшем белән юлга чыгуыбызны, ләкин иптәшемнең поездга утыргач кына кинәт авырып китүен аңлатырга тырыштым.

– Нинди авыру ул тагын? – дип сорады Срур тутакай, җәһәт кенә.

– Бизгәге кузгалды.

– Бизгәк кенәме? Эч авыруы була күрмәсен! Шушындый эсседә. Ә кайда соң ул иптәшең?

– Капка төбендә калды әле, – дидем мин, уңайсызланып кына.

«Йөрисез шунда, җәфалар!» дигәндәй тамак кырып куйды Срур тутакай, аннары миңа коры гына:

– Алып килгәч инде, урамда калдырмыйлар, туганым! – диде. – Бар, чакыр, урын табарбыз!..

Әлбәттә, башта ук мин бу йортта безне кабул итәчәкләрен белеп килгән идем, ләкин бит безнең ише «саладан килүчеләр»дә, гадәттә, тыйнаклык дигән нәрсә кирәгеннән артыграк була… Ярый, бигайбә, тизрәк чыктым да әйберләрне күтәреп, Фәтхелисламны ияртеп кердем. Безне зур кухня янәшәсендәге кечкенә, караңгырак бер бүлмәгә урнаштырдылар… Монда салкынчарак та иде. Тыштагы кызудан соң безгә бер мәлгә рәхәт тә булып китте. Ләкин бераздан Фәтхелисламны тагын калтырата башлады. Бүлмәдә җыештырып куйган тимер карават тора иде – мин Фәтхелисламга чишенеп шунда ятарга куштым. Ул, ботинкаларын гына салып, юка одеял астына кереп ятты. Мин өстенә кыска сырмасын да капладым.

Бу йортта ике изге җан бар – берсе аның Рокыя тутакай (атакайның бертуган сеңлесе, ә Срур тутакайның апасы була), икенчесе – җизнинең әнисе Һаҗәр әби. Рокыя тутакай шушы йортның бөтен йөген тартучы, бик кече күңелле, миһербанлы хатын – ул шунда ук Фәтхелисламга сөт тә кайнатып кертте, өстенә тагын бер чиста одеял да бирде. Һаҗәр әби исә ниндидер дарулар, үләннәр китерде, үзенең бәрхеттәй йомшак тавышы белән ашыкмыйча гына егетнең хәлен сорашты, аннары тәҗрибәле карчык буларак үзенчә дәвалый да башлады. Фәтхелисламның хәле күпмедер вакыттан соң чынлап та җиңеләйде, дер-дер калтырануы бетте-басылды, температурасы да төште булса кирәк. Дөрес, иптәшем шактый ук йомшап, хәлсезләнеп калды, ләкин яңадан бу зәхмәте кузгалмаса, безгә иртәгәдән ничек тә чыгып китәргә кирәк.

Кичкырын, җизни дә эштән кайткач, мин алар янына чыктым. Верандага караган иркен бүлмәдә чәй табыны әзерләнгән иде. Ике якка киң итеп ачылган зур ишектән куе бакчаның төрле үлән, чәчәк, алма исләре белән бергә кызуы инде сүрелгән, кичке талгын һава да кереп тора. Әйбәт вакыт, күңелле вакыт. Әмма кайчан булган иде соң бу?.. Күптән, бик күптән шул инде… Чәй янында җизни белән Срур тутакай миннән ни өчен болай кинәт кенә Казанга барырга теләвемне сораштылар. Мин аларга теләгемне булдыра алган кадәр аңлаттым һәм яхшырак аңласыннар өчен теге газета игъланын да эчке кесәмнән чыгарып күрсәттем. Алар игъланны укыдылар, бераз уйланып тордылар, ләкин «юкка, туганым, кузгалгансың» дип әйтмәделәр. Мин әзрәк сизәм инде – аларны миннән рәссам яки һәйкалтараш чыгармы икән соң дигән шик борчый иде бугай. Әмма җизни дә, Срур тутакай да минем укырга омтылуымны һичшиксез хуплыйлар иде. Әгәр мин шушы теләп барган җиремә керә алсам, бу да бик әйбәт, бу да бик күркәм эш булачак, инде моның кебек махсус мәктәпкә керүе читен икән, Казанда уку йортлары бетмәгән, шуларның берәрсенә керергә тырыш, диделәр алар миңа сак кына. Иптәшем турында да сораштылар һәм ахырдан икебезгә дә максатларыбызга ирешүне теләделәр. Яхшы сүз – җан азыгы! Минем рух-дәрт бердән күтәрелеп киткән иде бу тын, җылы кичне туганнар белән бер табында утырганда.